|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2015 Шоу-бизнес
Иркә ни өчен Сабантуйларда җырлаудан баш тарткан?Сабантуй – гади халык өчен ял итү, күңел ачу бәйрәме булса да, артистлар өчен ул – җиң сызганып эшли торган чор. Ә менә эстрадабызның популяр җырчысы Иркә быел бер Сабантуйда да катнашмаячак. – Быел аеруча күп чакырулар кабул иттем: утыздан артык җиргә чакырдылар. Әмма барысыннан да баш тартырга туры килде. Өченче тапкыр әни булырга җыенам бит! Бер айдан азрак вакыт калып бара, шуңа күрә чыгыш ясаудан туктадым. Аллага шөкер, үземне яхшы хис итәм, – диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.
Мәгълүм булганча, Иркә тормыш иптәше Артур белән 12 яшьлек Айсылу һәм 1,5 яшьлек Әминә исемле ике кыз үстерәләр. Хәзерге вакытта җырчы балалары белән туган авылы – Аксубай районы Яңа Ибрайда ял итә. "Ярты айдан артык авылда торабыз инде. Авылда бик рәхәт, саф һава. Дусларым шәһәрдә кызу дип зарланды. Үз әнием янында рәхәтләнеп ял итәм..." – диде Иркә.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|