|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2015 Җәмгыять
Эх син, кеше...Әллә олыгаела инде шунда, әллә башка нәрсә – күптән түгел ямь-яшел чирәмдә, ата-анасы сагыннан ерак китми генә, тырыша-тырыша шул чирәмне йолкырга маташкан сап-сары каз бәбкәләрен күреп, исем китеп тордым. Кечкенәдән бәбкә саклап чиләнеп үскән авыл баласы булсам да, күзгә яшьләр килде, малакаем. Соңгы елларны без бит ятим, атасыз-анасыз инкубатор бәбкәләре генә күрергә өйрәнеп беткән инде. Ә монда – тулы гаилә. Горур ата каз, балаларым дип ысылдап торган ана каз һәм бер дистәләп сап-сары бәбкәләр. Язның иң матур күренешедер инде ул чирәм йолкырга өйрәнүче сары йомгак-бәбкәләр...
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|