поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.05.2015 Җәмгыять

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән каратист кыз Эльвинаның әнисе белән әңгәмә

Казаннан Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән балалар белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Инде хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне иртән Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл һәлакәтендә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов һәм 12 яшьлек спортчы кыз Эльвина Фәттахова һәлак булды.

Бер айга озатасыңмы әллә?

– Эльвина әлеге ярышка бару өчен бик тырышты. Россия бе­рен­­челегендә катнаша алмам, дип елады да хәтта. Казандагы ярышларда өченче генә булган иде. Тренеры: “Казанда синдәй уңыш­ларга иреш­кән кыз юк. Син бармыйча кем барсын?” – дип юатты үзен. Ярышларга кызымны гел әтисе озатып йөрде. Улым Раушан да – спорт остасына кандидат. Ул да каратэ белән шө­гыльләнә. Бу юлы да барысы да гадәттәгечә булды. Юлга чыгар алдыннан өстәл янына җыелдык. Юлга кузгаласы булгач, кызымны көч­ләп диярлек ашаттым. Күп итеп ризык әзер­ләдем. “Әни, син мине бер айга озатасыңмы әллә?” – диде балам. Автобуска утырыр алдыннан кәефе яхшы иде. Турнирдан җи­ңеп кайту турында хыялланды. Автобуска да иң беренче булып Эльвина менеп утырды. Урыны ишек­тән соң икенче рәттә, бер генә утыргычлы иде. Әле шул вакытта, кызымның урыны уртагарак эләк­­те, димәк, куркынычсызрак, дип тә уй­лап куйдым, – дип сөйли кыз­чыкның әнисе Гөлшат Фәттахова.
 
Алар юлга төнлә кузгала. Ә ир­тәнге якта Гөлшат ханым хәлләрен бе­лергә дип ире һәм кызына шалты­рата башлый. Әм­ма җавап би­рүче булмый. Улы Раушан да әтисе һәм сеңлесенең тавышын ишетә алмый. Бары иртәнге сәгать сигезләр тулып киткәч кенә Мар­сельнең телефоныннан җавап ки­лә. Трубканы бер белмәгән чит кеше ала һәм Казаннан киткән авто­бусның куркыныч авариягә эләк­кәнен әйтә.

– Ул вакытта ирем аңын югалткан булган. Баш мие сел­кенгән, кабыргалары сынган. Аны Казанга кай­тардылар инде, – ди Гөлшат ханым. – Кызыбызны соңгы юлга оза­тыр­га дип өйгә дә чыгып керде, әмма хәле кабат авыраеп китте. Ул да, Эльвинаны саклый алмадым, дип үзен гаепли. Мин дә: “Ник җибәрдем икән?” – дип үземне би­тәрлим.

Күзләр генә тигәндер

– Авырга узганымны белгәч, әле УЗИга кадәр үк кыз бала алып кайтасымны аңладым. Күңелем сизде. Ак чәчле булачак дип көт­тем. Эльвинаның туганда чә­че ап-ак иде. Аннары гына сарылана баш­лады, – дип искә ала Гөлшат. – Кы­­зымның шулкадәр тырыш, сә­ләт­ле бала икәнен әле генә аң­ладым. Минем өчен ул гади генә бер кызчык иде. Мин аның шө­гыльләрен мавыгу итеп кабул иттем. Башка балалар да шундыйдыр дип уйлый идем. Интернеттан карап кулдан сабыннар ясый иде. Полимер балчыктан бизәнү әй­бер­ләре дә эшләде. Әле язын пәл­тәмә туры китереп зәңгәр алкалар ясаган иде. Те­гәргә дә бик яратты. Менә бу күлмәкне гим­назиядә технология дәресендә тек­кәннәр. Тукымасын бергә алсак та, итәк читендәге челтәрне үзе сатып алган.

Ул вакытта кыз әлеге теккән киемен әнисенә алып кайтып күр­сәтә. “Кара, әни, моны итәк итеп тә киярмен. Аннары сарафан ясарга була”, – ди ул. Гөлшат бу вакытта әлеге киемгә артык игътибар бир­мәсә дә, хәзер исә кы­зы­ның нәни куллары кагылган итәк-сарафанны кадер­ләп саклый.

Эльвинаның бер генә минуты да буш узмый. Бию белән дә шө­гыль­­ләнә, җырларга да ярата. Бер урын­да тик утырмас шук бала була. Ә каратэ буенча ирешкән уңыш­лары санап бетермәслек. 12 яшь­лек сабыйның 46 медале генә бар! Ә мактау кәгазьләре, дипломнары күпме?! Гимназия уздырган бер генә чара да аннан башка үт­ми. “Татар кызы” конкурсы, “Сөм­белә” бәйрәмнәре, фәнни-гамәли кон­фе­ренцияләр, олимпиадалар гел уңыш кына китерә аңа. Кыз­чык­ның яратып җырлаган җы­рын­да исә: “Кош­ларның гомере бик кыска, канатларын кагып күк­кә очалар да китәләр”, – дигән сүз­ләр бар. Әй­терсең, үзе хакында җыр­лаган.

Песи дә елый икән


Эльвина бар дөньяны яратып яшәгән. “Минем моңа кадәр песи елаганын күргәнем юк иде. Без бит аны кызганып урамнан алып кердек. Кызымны ярата иде ул. Иртән Эльвина мәктәпкә кит­кәндә ишек­кә кадәр озата бара да артыннан гел мияулап кала. Эльвинаның мәе­тен алып кайткан көнне песи бүл­мәдән чыгып чапты. Үпкәләгән сы­ман үз оясына кереп ятты. Хәзер әнә гел елап тора. Баласын югалткан кебек нидер эзли”, – ди Гөлшат ханым.

Бүтән мин булмыйм

20 нче гимназиянең 5А сыйныфы укучылары өчен Эльвинаны югалту бик авыр хәсрәт була. “Китапларны тапшырганда да ашыкты ул. “Зилә Хәбировна, әйдәгез, мин алдан тапшырыйм әле. Алайса, мин бүтән булмыйм”, – дип тә ялгыш әйтеп куйды”, – ди Зилә Әбелханова. Хәер, ялгыштырмы, монысын белеп булмый.

– Эльвина 12 яшьтә генә булса да, күп кенә өлкәннәргә үрнәк булып торырлык бала иде. Әтисе белән әнисе балалары өчен барлык мөмкинлекләрне тудырдылар. Гөлшат ханым кызының сә­ләт­ләрен үстерү өчен хәтта эш­тән дә китте. Эльвина якты янып, тиз сүнгән йолдыз булды”, – ди гимназия директоры Рәхимә Арс­ланова.

Кызымны чәчәккә күмделәр

Эльвинаны әтисенең туган ягы Биектау районының Юртыш авылында җирлиләр. “Кызымны озатырга кеше күп килде. Ди­мәк, минем бала кеше телендә булса да яшәячәк әле. Кем дә булса, еллар узгач, сабыемны искә төше­рә­чәк”, – ди кызның әнисе.


     
Раушан – әнисенең ышанычлы терәге      

Эльвинаны 21 май көнне төнлә алып кайталар. Ә иртән аның бе­лән саубуллашырга килү­челәр фатирга сыймый. “Кызымны чә­чәк­кә күм­деләр. Рәнҗеп кенә кит­мәсә иде инде нәни кошчыгым. Баламны якын итеп озатырга килгән, авыр вакытта минем хәлемне белеп торган барлык якыннарыма, танышларыма, изге күңелле кеше­ләргә мең рәхмәт! Аеруча гимназия директоры Рәхимә Арслановага чиксез рәхмәтлебез. Аллаһы Тә­галә бер­кемгә дә бала хәс­рәт­е күрергә язмасын, – ди Гөл­шат. – Барысы да ничек тә булса яр­дәм итәр­гә тырыша. Тик беркем дә ­ба­­ламны кайтарып бирә алмый. Бар­лык булган байлыгымны бирер идем дә бит...”

Малайларга ярдәм кирәк!

Эльвина укыган 20 нче гим­назиядә директор урынбасары булып эшләүче Ландыш Фатый­хованың да 11-12 яшьлек ике улы каратэ белән шө­гыль­ләнгән. Ильяс белән Нияз да ава­риягә оч­раган автобуста була. Балаларны моңа кадәр ярышларга Ландыш ханым үзе озатып йөри. Әмма бу көнне ул эшеннән китә алмый. Шулай язгандыр, күрәсең. Авыр җәрәхәт алган малайлар әле дә реанимация бүлегендә дә­валана. Хәзерге вакытта Ландыш ханым Түбән Новгород өл­кә­сен­дә, сабыйлары янәшәсендә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетларга акча күчерә ала:
Яндекс Деньги
№ 410011975952759
Киви +79600450031

Саннарга күз салсак


Хәзерге вакытта Татарстанда “Игътибар – балалар” дип аталган акция бара. 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк бу чара балалар катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрен ки­сәтү өчен эшләнелә. Ник дигәндә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы аварияләрнең күбесе нәкъ менә җәйге чорда теркәлә икән. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгъ­лү­матларга караганда, соңгы дүрт айда респуб­ликада балалар катнашындагы 135 юл-транспорт һәлакәте ачыкланган. Нәтиҗәдә  дүрт бала үлгән, ә 138 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Бактың исә, соңгы вакытта җәяүле балалар катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре дә арта башлаган. Әлеге очраклар балалар катнашындагы барлык аварияләрнең 58 процентын тәшкил итә. Саннарга килгәндә исә, соңгы дүрт ай эчендә шундый 78 авария очрагы теркәлгән. Бер бала үлгән, ә 80 нәни төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Пассажир балалар катнашында исә 50 юл-транспорт фаҗигасе ачык­ланган: өч бала үлгән, 51 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе өлкәннәрне бик тә игътибарлы булырга чакыра. 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен штрафлар күләме 3 мең сум тәшкил итә.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 74 | 30.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»