29.05.2015 Җәмгыять
50 сумга төшкән кеше гомере
Баулыда – җәнҗал. Тыныч кына яшәп яткан калада көтмәгәндә зур гауга купты. Базарда бәрәңге саткан 82 яшьлек Зәйнулла Әбрәев йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аның үлемендә Баулы шәһәренең Үзәк базары хуҗаларын гаеплиләр, әлеге хәбәрне бөтен илгә тараттылар. Баулыда “ВТ” журналисты да булып кайтты, гауганың нәрсәдән чыкканын, кемнең гаепле һәм җәзасы нинди булырга тиешлеген ачыкларга тырышты. Һәр якның үз хакыйкате.
“Акчаң юк икән, ычкын моннан!”
Бу вакыйга, дөреcен әйткәндә, инде онытыла да башлаган булган. Әмма җәмәгатьчелек әлеге хәбәрне Интернетка чыгарып селкегәч, тавыш зурга китте. Хәзер Баулы базарыннан куып чыгарылган бабай һәм аның үлеме турында федераль каналлар да зурдан кубып сөйли.
Ә хәлләр болайрак була. 16 май иртәсендә Зәйнулла бабай Әбрәев шәһәрнең Үзәк базарына юл тота. Аны биредә барысы да таный, үз кеше санала ул. Бабай үзе бәйләгән каен, имән себеркеләрен, үз бакчасында үстергән бәрәңге, чөгендер, кишерен сата торган була. Бу юлы да ул ,15 сутый җирендә үстергән бәрәңгесе әрәм калмасын дип, аны машинасына салып иртәнге сәгать 7ләргә базарга килеп баса. Аның кебекләр биредә шактый, хуҗалыкларында артып калганын ник сатмаска? Пенсиягә өстәмә керем кесәне тишми бит. Аннары вак-төяк белән сату иткәннәргә дә каныкмыйлар, алар өчен урамда өстәлләр тора, түләү сорамыйлар, пенсионерларга шундый мөмкинлек бар. Шулаен-шулай, әмма ул көнне базар контролеры артыгын кыланган, диләр.
Базарда сату итүчеләрдән акчаны Роберт Сәлимов җыя. Ул – базар директоры Рәйхан Сәлимовның бертуган абыйсы. Шаһитлар сүзләренчә, иртәнге сәгать 8 белән 9 арасында Роберт Сәлимов базарда торган Зәйнулла Әбрәевтән 50 сум акча таләп иткән. Ул көнне булган вакыйгалар турында безгә базарда сату итүче Инга Әхмәтҗанова сөйләде.
“Мин дә торам, Зәйнулла бабай да, башкалар да шунда. Роберт Сәлимов Зәйнулла бабай янына килде дә: “Бик күптәннән торасың, баеп беттең инде, акчаңны түлә, күпме сатарга була?” – дип җикеренә башлады. Бабай да җавапсыз калмады: “Мин – пенсионер, ветеран. Миңа ярый, бәрәңгене үзем үстерәм. Теләсәң, килеп кара, 15 сутый җирдә үзем тырышып үстерәм”, – диде. “Нинди ветеран ди син? Әйдә, тот та чиләкләреңне, ычкын моннан. Акчаң юк икән, торма монда”, – дип эт итеп сүкте, чиләкләре чәчелеп китте. Бабай агарынды. Мин: “Китмә, тор, сине куарга хокукы юк”, – дидем. Зәйнулла бабай: “Кызым, кысылма”, – диде. Әмма ул: “Мин моны болай гына калдырмыйм. Шикаять итәм”, – дип җыенып чыгып китте. Ә Роберт Сәлимов: “Теләсә кемгә әләклә!” – дип артыннан кычкырып калды. Бу хәлне үз күзләрем белән күрдем. Аннары ни ишетәбез: бабай инфаркттан үлеп киткән. Ул бик тере бабай иде, сәламәтлегеннән зарланмады, миңа да тартмаларны, капчыкларны ташышырга ярдәм итә иде. Аны Роберт Сәлимовның бабайдан 50 сум таләп итеп куып чыгаруы гына аяктан еккан. Робертка: “Син – кеше үтерүче”, – дип кычкырдым, шул сүзләрем өчен, телең озын, җавап бирәчәксең, дип куркытты. Янады миңа”, – дип сөйләде Инга Әхмәтҗанова.
Сүз уңаеннан, Интернетта шау-шу куптарган кеше дә әнә шул Инга була инде. Бу очрак турында журналистлар аның аша белде. Роберт Сәлимов белән Зәйнулла Әбрәев арасында тарткалаш килеп чыкканын базарда торган башка әби-чәбиләр дә раслый. Бер яклы гына буласы килми, әмма базарда Роберт Сәлимовны матур яктан сурәтләүчеләр табылмады диярлек, аны дорфа, сүгенеп сөйләшүче кеше дип искә алдылар. Әмма үзләренең исемнәрен дә әйтергә куркалар. “Шул 50 сумга калганмы алар?! Ничек оятлары юк, өлкән кеше бит ул?! Ике чиләк бәрәңгегә күпсенәләр”, – дип базар хуҗаларын сүгәләр.
“Чебеннән фил ясыйлар”
Акча җыючы контролерның үзен күреп сөйләшә алмадык, без килгәндә аны югары кан басымы белән хастаханәгә озатканнар иде. Без Үзәк базар директоры Рәйхан Сәлимов белән аралаштык. Ул Зәйнулла бабайның бәрәңгесе ике генә чиләк түгел, берничә капчык булган дип әйтә. Хуҗалар, бер кешегә якты чырай күрсәтсәң, башкаларыннан да акча таләп итеп булмый дип аклана.
“Бер-ике чиләк белән сәүдә иткән булса, бер хәл, без өлкәннәргә бераз артып калган товарны сатарга рөхсәт итәбез. Андыйларга күз йомабыз. Әмма мәрхүм бабай биш капчык бәрәңге белән килгән. Бу – инде коммерция. Менә аңа сүз әйтмәсәк, ә башкалардан акча сорасак, ул ничек була? Гадел түгел бит. Йә барысыннан да акча сорарга, йә берсеннән дә акча алмаска тиешбез. Урын өчен 50 сум акча – символик сумма гына. Без шул керемгә яшибез, бу бит – шәхси милек. Роберт абыйның ялгышлыгы: ул артыграк басым ясаган, сатучының китүен таләп иткән. Ул сукмаган да, этмәгән дә, чиләкләрне дә тибеп җибәрмәгән, алары Зәйнулла бабай бәрәңгесен үзе җыйганда чәчелеп киткән. Безнең өстә гаеп бар дип санамыйм. Контролер да үз эшен башкарган, акча җыю – аның вазыйфасы. Әйе, өлкәннәр кечкенә генә кыек сүзне дә авыр кичерә. Китмим дигәч, кул селтәп китәсе иде дә бит... Шулай тәмамланыр дип кем белгән?!
Ни өчен бу кадәр гауга куптарырга кирәк иде? Аңламыйм. Чебеннән фил ясап, федераль каналларны чакыртып, кайсыбер кешеләр гаделлек эзлибез, дип үзен каһарман итеп күрсәтергә, телевизор “йолдыз”лары булырга тели. Берәүләр – ак, икенчеләре – кара, дип сурәтләү бар. Нинди нәтиҗә ясап була? Абый бүтән эшләмәячәк. Ул да – өлкән кеше. Бу очракны Тикшерү комитеты тикшерә, җинаять эше ачылды. Барысы да ачыкланыр, безнең гаеп юк икәнен аңларлар дип өметләнәм. Роберт абый, үз чиратында, шулай ук Тикшерү комитетына гариза яза, яла ягу бит бу”, – дип сөйләде ул.
“Җәзасын алсын! Сабак булсын!”
Мәрхүм Зәйнулла бабай капчык-капчык бәрәңге сатмады, диләр базарда аның турында. Авыр капчыкларны күтәрерлек яшь егет түгел бит ул, дип аңлата аның хатыны Кәримә әби дә. Вакыйганың бу кадәр зур гаугага әвереләсен якыннары күз алдына да китермәгән.
“Кайтып керер төсле”, – ди Кәримә әби белән Тәкъминә апа
“Мин авыруым аркасында чыгып йөри алмыйм, өйдә генә утырам. Картым ул көнне чыгып киткән җиреннән бик тиз әйләнеп кайтты. Бәй, ник болай иртә дим? “Карчык, бүтән базарга бармыйм. Ник икәнен сорама да”, – диде. Үзе кызу сөйләшә, тәки аңлатмады ни булганын, мин дә сорамадым. Ипиен, сөтен, эремчеген куйды да чыгып китте. Ә икенче көнне урамда хәле начарайган. Ярый әле күрше шунда булган, егылып барган җиреннән тотып калган, хастаханәгә озатканнар. Реанимациягә яткырганнар. Аннары Әлмәткә алып киттеләр, анда яхшырак дәвалыйлар, дип аңлаттылар, ярдәм итә алмаганнар, җан биргән, Әлмәттән мәетен генә алып кайттылар”, – дип елап сөйли Кәримә әби.
Сүзгә кызы Тәкъминә апа кушыла. Ул үзе Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яши икән. Әтисенең хастаханәгә эләккәнен күршеләреннән ишетеп, тиз арада кайтып җиткән. “Базарда булган хәлне без соңыннан гына белдек. Әтинең сәламәтлеге начар түгел иде, тере кеше булды. Үзе машина йөртте, хуҗалыгын да карады, әнине дә тәрбияләде. Хасталанып ятканын хәтерләмим. Медицина китабын карасаң да, медосмотр белешмәсендә дә “сәламәт, машина йөртә ала”, дип язылган. Күрәсең, бу вакыйганы эчендә йөрткән инде. Кайтып барысын да сөйләсә, ачуын чыгарса, бу кадәр булмас иде, бәлки. Үзенә җыйган да җыйган. Өлкән кеше бик тиз рәнҗи бит. Аннары ул артык гаделлек яратучы кеше иде, гел ярдәм итәргә генә торды. Җәберләүне йөрәгенә якын алган, күрәсең. Яшим дип яшәде, көр күңелле иде ул. Эшен дә җиренә җиткереп эшләде. Дөресен әйткәндә, безгә бу камералар, бер-бер артлы сорауларга җавап бирүләр дә кирәкми. Оят инде, бер караганда, әмма кешеләр дә әтинең үлемен авыр кичерде, алар гаделлек булсын дип йөри”, – дип сөйли кызы.
Зәйнулла бабай белән Кәримә әби бер кыз тәрбияләгән, аларның өч оныгы, биш оныкчыклары бар. Оныклары бу эштә каты тора, бабайларын рәнҗеткән кеше хөкем ителергә тиеш, башкаларга сабак булсын, дип әйтә.
“Бабайны кире кайтарып булмый, әмма аны рәнҗеткән кеше җәзасыз калмаска тиеш. Суд каршына бастырыр өчен барысын да эшләячәкбез, болай гына калдырмаячакбыз, – ди Зәйнулла бабайның оныгы Рамил белән аның хатыны Лилия. – Алар бит хәтта килеп гафу да үтенмәделәр. Кешечә килеп хәлләрне дә белешергә мөмкин. Әлбәттә, алар барысын йомшартырга, акларга тырышачак. Акчалы кеше анысын булдыра ала, әмма барысының да авызын томалый алмаячаклар. Хакыйкать өстен чыгарга тиеш. Аның исеме, рухы хакына тырышачакбыз”.
Кешене кеше итеп күрә беләбезме?
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Светлана Самонина, Зәйнулла бабайның үлеме базардагы җәнҗалга бәйле, дип саный. Бу очракта әхлак аксаганын әйтә. “Базарда булган вакыйгадан соң бабай чирләп китәргә мөмкин. Күңелсез очраклар стресс тудыра, Зәйнулла Әбрәев шуннан соң чирләп киткән дип уйлыйм. Бу – безнең өчен күңелсез вакыйга. Яңарак кына матур итеп Җиңү бәйрәмнәрен уздырдык. Ә монда шундый хәл килеп чыкты! Өлкәннәргә, кешеләргә карата кешечә караш булмавы борчый. Өлкән кешеләрнең күңелләре нечкә, аларга мөнәсәбәт башкача булырга тиеш.
Әйе, закон нигезендә, контролер акча таләп итә ала. Кеше сату итә икән, 50 сумны түләргә тиеш, чөнки бу – базар кагыйдәсе. Кешеләр дә базар урыны шәхси милек икәнен аңларга тиеш, көн саен күпләп сатарга тиеш түгел. Без барысына да үзләрендә булган товарны сатып акча эшләргә мөмкинлек тудырдык. Ярминкәләр ел әйләнәсенә дәвам итте: ит, сөт, эремчек, яшелчә, кышка тозланган продукцияне сата алдылар, берсеннән дә акча алынмады. Район хакимияте базарда кагыйдәләр урнаштыра алмый, аларның эшләренә тыкшынмыйбыз, бары ничек эш итәргә дип киңәш кенә бирә алабыз. Без сүз әйтә башласак, эшмәкәрләр шунда ук Прокуратурага гариза яза. Аларның күсәге безнең башка төшә, үземә берничә тапкыр кисәтү булды. Әлбәттә, пенсионер, ветераннардан акча җыймау хәерлерәк. Алар бит 1 квадрат метр урынны алмый хәтта. Уртак тел табарга мөмкин иде. Бу вакыйганың әхлакый ягы мөһимрәк”, – дип сөйләде түрә.
Светлана Самонина Зәйнулла бабай Әбрәев гаиләсенә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре барганын, нәрсә кирәк булганын белешкәннәрен, аларга ярдәм итәчәкләрен әйтте. “Гаилә фәкыйрь түгел, бабай 17 мең пенсия алган, әбисе – 10 мең тирәсе. Йортлары тәртиптә, бабай тырыш кеше булган, малын тапкан, хуҗалыгын да, әбисен дә караган. Кирәк булганны эшләргә әзербез”, – диде ул.
Мәрхәмәтлек – сукыр бер тиен...
Баулы базарындагы вакыйга Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән. Бу хәлгә карата фикерен ул океан артындагы Перудан җиткерде: “Өлкән кешенең үлеменә китергән дорфалык, җансызлык ачуны чыгара. Зәйнулла Әбрәев гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Мондый хәл ничек булырга мөмкин икәне башыма сыймый. Безнең гореф-гадәтләр, тәрбия өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга өйрәтә. Бу хәлне тикшерергә әмер бирдем, гаеплеләр үз җәзасын алачак. Барлык муниципаль район, шәһәр башлыклары, министрлыклар, ведомстволар өлкәннәр белән эш алып баруны аерым контрольгә алырга тиеш. Республикада бүтән мондый очраклар булуы мөмкин түгел”.
.jpg)
Олыларга хөрмәт бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да гадәти хәл булырга тиеш тә бит...
Чынында эшләр ничек булганын, бабайның үлемендә кем гаепле булганын читтән карап бәя бирү авыр. Анысын ачыклауны Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә калдырыйк. Җинаять эшләре ачылды, белгечләр базар эшчәнлегендә кимчелекләр барлыгын ачыклады.
Әмма бит 50 сумда гына түгел хикмәт. Бу вакыйганың артында кешенең кеше белән нинди мөнәсәбәттә булганы ярылып ята. Кешегә кешечә карашмы бездә? Яратабызмы без бер-беребезне, кадерлибезме, саклыйбызмы? Әллә без яхшы яшәгән саен мәрхәмәтлек дигән төшенчәне онытып барабызмы? Акча, мал артыннан да артык чабуламыйбызмы? Югыйсә ачлык, сугыш күргән халык бит без... Авырлыклар, михнәт шулай тиз онытыламы икән?
Әле күптән түгел генә Крондштат шәһәрендә шундый очракка охшаган вакыйга булды. Ленинград блокадасы ветераны, 81 яшьлек Рауза Галимова “Магнит” кибетендә май урлаган дип полициягә озатылды. Татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады, гарьлегеннән җан бирде. Шул очрак барыбыз өчен дә сабак түгел идеме? Инде моны аңламаганнарны Прокуратура, Тикшерү комитеты, Роспотребнадзор тикшерү белән генә төзәтеп булмый.