поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2015 Сәясәт

Татарстан түрәләрен чыгыш ясарга өйрәтәчәкләр

Аудитория игътибарын җәлеп итү турында кайсы гына чыгыш ясаучы хыялланмый икән? Хәзер бу хыялны тормышка ашыру татарстанлылар өчен күпкә җиңелрәк булачак. Ник дигәндә, быелдан бездә “Халык алдында чыгыш ясарга өйрәнәбез” дигән проект старт ала.

Күпләр хәтерләгән “Клавиатурада соло” проекты авторлары идеясе бу. Ул Татарстан Хөкүмәте, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә тормышка ашырыла.

- Шушы проектның нәкъ менә Татарстанда тормышка ашырылуы гаҗәп хәл түгел. Татарстаныбызда кеше потенциалына зур игътибар бирелә. Гомумән алганда, кеше үз тормышында формаль булмаган белем дә ала. Алар арасындаа коммуникацион күнекмәләр, компьютерда эшләргә өйрәнү, клавиатурада хәрефләр җыю кебекләре бар. 2013 елда “Клавитурада соло” проекты уңышлы гына башлап җибәрелде. Аның ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеге артты, – диде мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.

2015 елда исә яңа - “Халык алдында чыгыш ясарга өйрәнәбез” он-лайн мәктәбе эшли башлаячак. Аның ярдәмендә чыгышны ничек әзерләргә, аны ничек башларга, әйтелгән сүзләреңне ничек дәлилләргә – шушы һәм башка шундый күнекмәләрне үзләштереп булачак. Шунысы кызык, күпсанлы биремнәр арасында ике көн дәвамында бер дә сөйләшмичә йөрергә дигән бирем булган. Ләкин бер җитәкченең соравы буенча аны алып атарга туры килгән.

Моннан тыш, “уку планы”на паразит сүзләрдән котылу, дикцияне яхшырту,  ышандыра торган сөйләм, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм ишетә белү, ашыкмыйча сөйләүгә өйрәнү, сүзлек запасын арттыру кергән. Шушы күнекмәләргә ия булыр өчен “Клавиатурада соло” курсы сайтында (solo.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк. Ә биремнәрне узар өчен интернетка тоташкан компютер, веб-камера һәм микрофон булуы зарур.

Проект авторы Владимир Шахиджанян исә әлеге проект дәүләт хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә һәркем өчен ясалганын билгеләп үтте.

- Татарстанда “Клавиатурада соло” проекты Татарстанның ул чагындагы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырылды. Республика лидеры: “Әгәр мин өйрәнгәч, ник әле башкалар да өйрәнә алмасын?” - дип әйтте ул. Дөрес, Рөстәм Миңнеханов “Соло” курсын порталда теркәлеп түгел, ә индивидуаль рәвештә узды, – дип сөйләде Владимир Шахиджанян журналистларга.

Республика түрәләре “Клавиатурада соло” проектында бик актив катнашты. “Халык алдында чыгыш ясарга өйрәнәбез” дә алардан башка узмаячак.

Бар күнекмәләрне дә үтәүчеләрнең кеше алдында чыгыш ясау дәрәҗәсе ике тапкырга артачак, дип белдерә оештыручылар. Видео, аудио һәм текст рәвешендәге 100 материалны эшләгәннән соң, алар он-лайн рәвештә Мәскәү вузлары укытучылары, фиололог, актер, режиссерлар алдында имтихан тотачак.

Татарстанлылар әлеге курсны бушлай узарга мөмкин. Ә менә башка төбәкләрдә яшәүчеләргә мондый мөмкинлек бирелмәгән. Гадәттә, курс өчен кешегә елына 2 мең сум түләргә кирәк. Республикага бу проект күпмегә төшкәнен Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре әйтмәде. Киләчәктә Татарстанның әлеге тәҗрибәсен башка төбәкләр дә кулланыр, дип өметләнә проект авторлары. Хәзерге вакытта проект рус телендә аралашуга гына багышланган. Аның татар теле өчен варианты да эшләнерме икәне әлегә билгеле түгел.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 27.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»