поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2015 Сәясәт

Фәндәс Сафиуллин: «Декларация кабул ителгән көнне сыерлар савылмады»

Татарстан дәүләтчелегенең 25 еллыгы уңаеннан, 1990-1999 елларда – Татарстан парламентында, 1999-2003 елларда Россия Дәүләт Думасында депутат булган Фәндәс Сафиуллин белән әңгәмә.

– Фәндәс Шакирович, кемдер Татарстан пар­ламентаризмының, кемдер Татарстан бәйсезлегенең 25 еллыгын бәйрәм итәчәкбез, ди. Ни өчен әлеге вакыйганы төрле сүзләр белән атыйлар?
 
– Төрле сүзләргә, төшенчәләргә мөнәсәбәт үзгәреп тора, бүген яхшы дип макталып әйтелә торган сүзләргә, бераз вакыт үткәч, икенче төрле караш урнаша. Әмма аның төп мәгънәсе, әһәмияте үзгәрми.
 
– Суверенитет алу уе беренче булып кем башына килде икән?

 
– Аны беркем дә әйтә алмас. Суверенитетның да мәгънәсе үзгәреп килде бит. 90 нчы елларда, Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителгән чорда, суверенитет дигән сүз булды, ә аңа кадәр ул башка төрлерәк әйтелеп килде – Татарстанга союздаш республика статусы бирү. СССР барлыкка килгән 1922 елдан бирле татар җәмәгатьчелегендә Татарстанны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү омтылышы булды. Әмма бу эш барып чыкмады. Татарстан үзенең халкы, икътисади роле, тоткан дәрәҗәсе, тарихи нигезе белән союздаш республика булырга лаек, башка республикалардан ким түгел иде. Татарстанга шуны булдыртмас өчен, бер чара таптылар: союздаш республика булсын өчен, аның чит ил белән уртак чиге булырга тиеш.
 
– Ә 25 ел элек алынган суверенитетка нинди мәгънә салынган иде?

 
– 1990 елгы сай­лауга барганда, үземнең сайлау алды программасында төп максат – Татарстанга союздаш республика дәрәҗәсен бирүне алга кую иде. Мин генә түгел, 90 нчы елның язында ТАССР Югары Советының 12 нче чакырылышына сайланган 250 депутатның яртысы диярлек шул шигарь белән чыкты. Безнең суверенитет идеясенең төп мәгънәсе: СССРда халыкларны тигез хокуклы итү һәм тигез хокуклы халыклар берлеге итеп үзгәртү. Без башка автоном республикаларны да – башкортларны, якутларны – барысын да, суверенитет турында декларация кабул итеп, союздаш республика булсыннар өчен көрәшүләренә өмет иттек. СССР заманында халыклар төрле сортларга бүленгән иде. Иң югары сорты үзенә союздаш республика булдыра ала, аннан түбәнрәге – автоном республика, аннан да түбәнрәге – автоном өлкә, соңыннан – автоном округ, бишенче сорты – бернәрсәгә дә хокукы булмаган Идел буе немецлары, Кырым татарларының автономиясе сугыш вакытында бетерелеп, халыклары сөргенгә сөрелгән иде. 90 нчы елдагы безнең көрәш илдән чыгып китеп, аны җимерү түгел, СССР кысаларында безне руслар, кыргызлар, башка союздаш республикалар халыклары белән тигез хокуклы итүгә бәйле иде.
 
– Суверенитет алу шау­кымы кайчанрак башланды?

 
– 1989 елда Татар иҗ­тимагый үзәге оешкач, ул идея җәмәгатьчелек хәрәкәте формасын алды. Ә ­сәяси көрәш рәвешендә Югары Советның 12 нче чакырылыш башында булды. 1922 елда төзелгән СССР шартнамәсен яңарту турында 1991 елның августында яңа Союз шартнамәсенә кул куелырга тиеш иде. Татарстан анда принципиаль таләп белән чыкты: без Россия составында түгел, мөстәкыйль рәвештә имза салырга тиеш. Ахыр чиктә, СССР Президенты Михаил Горбачев риза булды, әмма, ни кызганыч, ике союздаш республикаларның житәкчеләре катгый рәвештә каршы чыкты: Казахстан җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев белән Үзбәкстан башлыгы Шәрәф Рәшидов. Шушы яңа союз договорына кул куярга бер атна кала, ГКЧП – түнтәрелеш булды. СССР таралгач, безнең декларациянең көче дә бермә-бер кимеде.
 
– Татарстан суверенитеты турында декларация ничек төзелде?

 
– Декларациягә биш проект кертелде: оппозициянеке дә, рәсми проект та бар иде, Кәрим Тинчурин театрының ул чактагы режиссеры Дамир Сираҗиев белән Разил Вәлиев төзегән тагын берсе бар иде. Бишесеннән уртак проект ясалды, моның өчен килештерү комиссиясе төзелде.
 
Килештерү комиссиясенә биш проект авторлары, галимнәр, тарихчылар, юристлар кертелде. Ул чактагы Югары Совет рәисе Минтимер Шәймиев комиссиягә 29 кандидат тәкъдим итте. Шулар раслангач, депутат Анатолий Васильев микрофон янына чыкты да, өстәмә рәвештә депутат Сафиуллинны тәкъдим итәм, диде. Башкалар, аны хуплап, кул чаптылар. Тавышлар саны иллегә илле бүленмәсен өчен, килештерү комиссиясендә кеше саны так булырга тиеш, ә мин комиссиягә керә калсам, бу кагыйдәне бозар идем. Шәймиев бер шарт куйды: депутатларның берсе генә булса да каршы тавыш бирсә, мине комиссиягә үткәрмәячәкләр. Берсе дә каршы чыкмады. Шәймиев комиссиягә 31 нче кеше булып керде. 
 
Августның 29ында бер тәкъдим керттем: республиканың яңа атамасы совет та, социалистик та түгел, «Республика Татарстан» булырга тиеш. Америка үзен капиталистик дип атамый бит, ни өчен без үзебезне социалистик дип атарга тиеш әле?! Әлеге тәкъдимне депутатлар кул чабып хуплады, әмма Минтимер Шәрипович риза булмады. Килештерү комиссия­се утырышы тәмамлангач, Дамир Сираҗиев: «Фәндәс, синең тәкъдимне декларациягә кертик әле», – диде. Ничек кертәсең, аны үткәрмәделәр бит, дим. Әйдә минем белән дип, машинисткалар янына алып китте. Алар караламага язылган текстны машинкада бастырып, күбәйтәләр иде. Дамир машинисткаларга: «Текстта бер сүз төшеп калды, шуны өстәргә кирәк», – диде. Нәтиҗәдә, ике урынга Татарская советская социалистическая республика – Республика Татарстан, дип кыстырып куйды. Депутатларга таратылгач, берсе дә, хәтта Шәймиев тә игътибар итмәде.
 
Ул чакта Югары Советтагы бәхәсләрне бөтен республика тыңлады, телевидение, радио аша турыдан-туры трансляция барды. Халык сәясәткә ябышкан иде, берничә айда халыкның сәяси аңы 10 елда үсми торган итеп үскән иде. Декларация кабул ителгән көнне беркем эш белән шөгыльләнмәде, халык телевизорларга ябышып, сыерлар да савылмады. Декларация кичке 10 сәгать 45 минутта кабул ителде.
 
– Декларация кабул ителгәннән соң, урамга чык­кач, ниләр булды?

 
– Ирек мәйданы шыгрым тулган иде. Мин икенче ишектән шыпырт кына чыгып киттем. Декларация кабул ителгәндә, халык берөзлексез телеграммалар җибәрде, залда утырганда китереп кенә тордылар. Декларацияне Югары Совет кына түгел, бөтен халык кабул итте.


Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»