27.05.2015 Җәмгыять
Болгарда ниләр булып ята?
“Шәп бит бу! Тарих белән танышыр, күңел белән ял итәр өчен менә дигән урын! Карагыз әле, нинди искиткеч хозурлык!” – дип сокланып йөрде Минтимер Шәймиев Болгарда. Инде ничәмә-ничә тапкыр күргән, һәр урыны белән таныш булган кешедә – һаман соклану хисе! Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам кабул итү көнендә ике дистәгә якын түрә, галим, төзүче белән бергә Минтимер Шәймиев изге җирдә җәелдерелгән төзелеш, яңарту эшенең ничек баруы белән кызыксынды.
21 май – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам кабул иткән көн. Аны берничә ел элек галимнәр бик төгәл санап чыгарды. “922 елда Болгарга килгән Әхмәт ибн Фадлан, шул елның 16 маенда булган вакыйганы үз юлъязмаларында тасвирлаган. Тәүдә ничек язылган, шул ук көнне билгеләргә кирәк дигән фикер яңгырады, әмма санап карагач, бу эштә астрономнар да катнашты, 922 елның 16 мае хәзерге календарь буенча 21 майга туры килә булып чыкты. Төгәл датасын үзем санап чыгардым. Галимнәр белән килешеп, шушы көн рәсми бәйрәм буларак игълан ителде”, – дип сөйләде инженер, җәмәгать эшлеклесе Раил Имамов. Быел бу көнне шау-шулы бәйрәмнәр оештырылмады, әмма Болгарда барысы да мәш киләләр иде.
Болгарда ярты ел булмасаң, үзгәрешләрне сизәсең. “Ак мәчет”кә күз салсаң да, аһ итәрлек, утыртылган алмагачлар – шау чәчәктә. Болгарның һәр почмагында эш кайный. Хәзерге вакытта елга порты янындагы ярны ныгыту эшләре бара. Ел саен Идел күтәрелеп, ярны юып төшерә, аны таш белән ныгыту кирәк, дип аңлата белгечләр. “Берничә айдан бу урынны танымассыз да, шау чәчәккә күмелеп торачак, – дип сөйләде археология институты директоры, галим Айрат Ситдыйков. – Елга портыннан өскә таба менсәң, нәкъ Хан сараена барып җитәсең. Бу – ханнар йөргән сукмак. Ул таштан салыначак, ә ике яклап Болгар ханлыгы белән идарә иткән ханнар исемнәре, аларның идарә итү еллары чокып язылган булачак. Алмыш ханнан башланачак, Казан ханлыгына нигез салган Мәхмүд белән төгәлләнәчәк. Алар төгәл ничәү була: унсигезме, азракмы – әйтә алмыйм, әлегә бу турыда тарихчылар бәхәсләшә. Моннан тыш яр буенда урнаштырылган мәгълүмат такталарында Болгар, Алтын Урда чоры белән бәйле булган шагыйрь, галимнәрнең иҗаты тәкъдим ителәчәк. Бу – ачык һавада татарларның язма мәдәнияте музее.
Быелдан Болгарда Һөнәрчеләр шәһәрчеге эшен җәелдерәчәк. Без барганда, йоннан кул эшләнмәләре белән мәш килүчеләр, хәрби кораллар ясап, алардан атып карарга тәкъдим итүчеләр дә үз урыннарын тапкан иде. Аларга тиздән чүлмәк ясаучылар, тимерчеләр, күн эшләнмәләрен җитештерүчеләр, зәркәнчеләр, тукымадан кием тегүчеләр һ.б. кушылачак. Болгар нинди һөнәрләр белән дан тоткан – барысы да биредә тәкъдим ителәчәк, дип ышандырдылар.
Тагын бер мактанып сөйләрлек эш – археология лабораториясе бинасы. Дөрес, бу бина инде узган елны ук салынды, һөнәрчеләрне кабул итте, ә быелдан ул уку-укыту базасы буларак эшен җәелдерәчәк. Ул мәктәп, югары уку йортлары укучылары, галимнәр өчен эксперименталь остаханә буларак эшләячәк. Лаборатория белгечләрне кабул итәргә әзер, барлык шартлар тудырылган. Кер дә укы, эшлә!
Түрәләр барып караган тагын бер урын – киләчәктә 292 кешене кабул итәрлек итеп төзеләчәк кунакханә. Бинаның проекты да кызык, урыны да шәп, дип ышандыра төзүчеләр, чөнки аны XIV гасырдагы Ак пулатка охшатып күтәрәчәкләр. Өстәвенә әле янына Болгарның атаклы мунчасын да төзиячәкләр. Татарларда мунча мәдәнияте борынгыдан ук булган, дип хәрабәләрне күрсәтеп йөргәнче, аны төзеп, кешеләргә тәкъдим итәргә кирәк. Бик отышлы урында урнашкан ул, беренчедән, тарихи мәйданга терәлеп тора дигәндәй, бер якта – урман, икенче якта киң Иделгә манзара ачыла. Ял итәргә менә дигән урын!
“Бер көнгә килеп, Болгардагы тарихи корылмаларны, музейларны карап бетереп булмый. Берничә көнгә килеп, барысы белән дә иркенләп танышу кирәк. Хәтта татарстанлыларга да бер көнгә килү авыррак, ә читтән килүчеләр күбәйсә? Туристларны кабул итәр өчен, республиканың йөзе булырлык кунакханә кирәк. Киләсе елда туристлык сезоны башлануга өлгертәсе иде. Бу кунакханәнең исеме ничек булыр, белмим, бәлки, Кәрвансарай исеме туры килер, аны җәмәгатьчелек хәл итәр”, – дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Бу көнне Болгарда “Борынгы Болгар җирендә – балалар” дип исемләгән фестиваль-марафон да булды, түрәләр, анда да кереп, балаларның күңелләрен күрде. Болгарда тиздән, 14 июньдә “Изге Болгар җыены” булачак, инде чатырлар корылган, 50 меңгә якын кеше килү көтелә, дип әйтәләр.