поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2015 Әдәбият

Тамчы күз яше (ХИКӘЯ)

"Матбугат.ру" укучылары хикәяләр ярата булып чыкты бит әле. Моңарчы эленгән әдәби әсәрләрнең берсе дә игътибарсыз калмады. Мактавы да булды, конструктив тәнкыйте дә. Игътибарыгызга тагын бер хикәя. Гүзәл Галләмова иҗат җимеше бу.

– Күзеннән бер тамчы яшь тә чыгармады дип гаҗәпләнеп сөйләделәр сине иреңне җирләгәндә. Шулай каты күңелледер дип уйламаган идем... Ничек кенә булмасын, сөеп кавышкан, утыз ел гомер иткән ирең иде ич ул синең!
 
Гөлзидә җавап бирергә ашыкмады. Шулай уйлап кына җавап бирергә өйрәнгән иде ул.
 
– Ишетәсеңме син мине? – дип, иңбашыннан селекте элекке дусты Ризалә. – Ишетәсеңме?
 
Ишетте, ишетте... Хәер, ни дип җавап бирсен икән? Яшь бөртеге дә күрсәтмәде шул. Каты бәгырьлеме ул? Үзенә бәя дә бирә алмый. Катты аның күңеле, бозланып катты... Ә бит аның, кеше кайгы-борчуларыннан да күңеле йомшара торган иде. Ни гаҗәп, күңел халәтен үзе дә аңламый. Тоташ бушлык, дөньяга битарафлык анда. Вакыйгалар үзәгендә кайнарга яраткан каршындагы балачак дустын да ул, томан аша бик еракта күргән кебек кенә. Шулай томан аша тагын кайчан күргән иде соң әле ул, каршында ук торган Ризаләне? Ә-ә, әйе... Ул вакытта да дөньяга күзен ачып карарга, селкеткәләп уятырга тырышкан иде ул: «Йә шыр тинтәк, йә бик акыллы», – дип әйтәләр синең турында...«Ник алай дип әйтәләр? Кем әйтә?» - дип тә сорамады Гөлзидә. Бер тын карап торды да: «Әйтәләр инде ул, әйтәләр...», – дип, Ризаләне тагын да аптырашта калдырып, эш бүлмәсенә кереп китү җаен карады. Нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады ул, аңлады! 
 
...Сизә иде ул ире хыянәтен. Ир уртак түшәккә яткач, аркасы белән борылып ята торган булды. Кочакла инде дигәч тә, авыр агач ботагыдай кулын йә билгә, йә җилкәгә салган булды. Ирнең киң җилкәсенә карап: “Ни булды? Нигә салкынлык йөгерде арабыздан? Кемне уйлый ул?” – дип баш ватты ул, йокысыз төннәрендә. Тик бу сорауларны бирергә ашыкмады, берни белмәгәндәй: 
 
– Ник гел ул якка борылып ятасың син? – диде көннәрдән беркөнне, сөйләшергә җай эзләп.
 
– Беләсең ич, мин гел сул як белән йоклыйм, – дип акланды сүзгә күршегә кермәгән ире.
 
Гөлзидә максат куйса, мөгезеннән эләктерергә сәләтле иде үзе. Мебельләр торышын үзгәрткән булып, диванны – ире сул ягына, әмма Гөлзидә ягына карап ята торган итеп урнаштырды. Яңача урнаштыруларны күргән ир: «Эшең юк синең!» – дип битәрләде. Ләкин барыбер арты белән борылып ятты. Аңлашыла иде хатынга, ире ике ут арасында бәргәләнә: йөзенә туры карап сөйләшә алмый, үзен гаепле сизә кебек... Телефонын да үзеннән һич калдырмый: шалтыраткан-шалтыраган бер номерны бетереп бара... 
 
«Йә, Ходаем, инде айныды, кешечә яши башладык дигәндә миңа түгел икән бу ир - сөяркәгә икән», – дип әрнеде Гөлзидә. Ләкин хыянәт телгәләгән күңел халәтен җиде йозак артына яшерә белде. Тәмле итеп таба ризыкларын да пешерде, өс-башын да чиста тотты, сүтек-ертыгын текте. Эшкә йөрергә бияләйләр, оекбашын бәйләп кигезде. Боларны эшләгәндә хыянәте турында белүен, ничек җиткерәсен кат-кат уйлады. Ләкин гаиләгә иңгән тынычлыкны һич тә бозасы килмәде аның. «Әйтермен дә, әрләш-талаш башланыр, сөяркәсе янына да чыгып китмәс, ташламас та. Юк, болай җиңелрәк. Балалар хакы өчен! Туйган инде ул - мәгънәсез ызгышлардан», – дип, барысын да эченә йотты. Аек тормышның аермасы зур иде шул: улы белән кызы да гаилә низаглары тынгач, ничек ачылып киттеләр әнә, “әти” дип өзелеп эндәшәләр, шаяралар...
 
Ир, унбиш ел баш күтәрми эчкәннән соң, дәваланырга үзе барды. Шул көннән кычкырышуларга нокта куелып, матур гына яшәп ятышлары иде аларның. Балалар да әниләренең күзгә күренеп матурайганын күрделәр. Тик, нигәдер, гел уйчан әниләре. Әллә тыныч, бәхетле тормышына күз тидерерләр дип шатланырга куркамы дип уйлаган иде, улы Рияз. Әнисенең күңел халәте тиз аңлашылды аңа. «Синең атаң Факия апа белән йөри икән», – дип авызын ерды беркөнне, бер сыйныфташы. Кызлары Алия исә эшнең нидә икәнен очраклы гына, әнисенең телефоныннан смс укып белде. Укыгач, әнисенә тоттырды. «Гөлзидә! Ирең Факия белән йөри. Үзеңнән көлдермә! Решай! Сиңа яхшылык теләүче» диелгән иде анда. Гөлзидәнең йөрәге шашып типте ул мизгелдә. Ничек тә ныклык сакларга иде, чөнки күзен дә алмый,текәлеп кызы карап тора. Гөлзидә керфекләрен кат-кат тибрәтеп алды да: “Ә-ә-ә, йөрсен, йөрсен...” – дип, исе китмәгән кыяфәт ясаган булды. Шул рәвешле, соңлап кына килгән гаилә тынычлыгын саклап калырга тырышты ул. Татлы түгел иде лә бу яшерен әрнүләр, ялган кылынулар. Балалары каршында оста уйныймы ул – белә алмады. Кичерешләрне аңламас яшьтә түгел шул инде алар. 
 
Өйдә кеше булмаганда,уйларга бирелеп, тәрәзәләрдән карап моңланырга ярата башлады, Гөлзидә. Ләкин ялгыз гына калганда да еламаска көч тапты. Ходай аңа ныклык, ихтыяр көчен мулдан биргән иде шул. Әмма әрнү, рәнҗү хисләре генә һич тә китәргә теләмәде, күңеленнән. Кичерешләрдән шигъри юллар да туды.
 
Төбәлгән күз карашымда 
Кызыл шәфәкъ, агачлар шәрәлеге,
Ачы хыянәт: кимсенү, әрнү –
Күңел яраларым төзәлмәс мәңге, –
 
дип пышылдады ул, салкын тәрәзәгә кайнар маңгаен терәп. Нигә кешенең аек, чиста иренә күз сала икән бу бозык кыз-хатыннар? Югыйсә, исереп аунап ятканда, вакытлыча гына түгел – бөтенләйгә алып китсәләр дә ризалыгын бирер иде күк. Юк шул, синең чиста, аек ирең генә кирәк икән, чит хатыннарга... 
 
Әйе, улын башка чыгарган кебек, сөяркәсе кулына бирергә теләгән көннәре күп булды Гөлзидәнең, ире кабат эчә башлагач та. Тик сөяркә эреп юкка чыкты: акчасы булмаса, көчле иңнәре белән сине якламаса, иркәләп сөймәсә, нигә кирәк лыгыр исерек ир, сөяркәгә?! Ачы хыянәтле булса да, кешечә үткән аек карашлы улбиш ел гомер - гомернең матур еллары булып Гөлзидә хәтеренә уелып калдылар. Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми диюләре хак шул. Түзмәде ир рәхәткә, түзмәде - кабат үз юлына төште... Төште дә шуннан күтәрелә алмыйча мәңгелеккә китеп тә барды. Ни кызганыч, Гөлзидәнең ирен Кеше итәргә тырышканнарыбар да юкка булды.“Эх, балалартәрбияләргә бирәсе көч, балалар өчен бүләсе вакыт иде бит ул!” - дип өзгәләнде ул, үзенә тәнкыйть белән караган мизгелләрендә...
 
Ялгыз калу,әнә шулай,уйдан уйга сала иде. Гомер йомгагын сүтә-чорный хатирәләр кабат шул елларга барып тоташа иде.
 
«Нигә мин чамасыз артык эшемне яраттым икән?» – дип уйлады ул, улы белән кызының еллар артында калган балачакларын күз алдыннан үткәреп. –Балаларга вакытны күбрәк бүләсе булган, булган! Хөкүмәт эше икенче планда булырга тиеш иде синең өчен, Гөлзидә! Эш ул көннәрдән беркөн синеке булмый икән бит, ә син табып үстергән балалар үлгәннән соң да синеке!..Хаталардан беркем хали түгел дисәләр дә, әллә миндә күбрәк микән?..”
 
– Әни, анда сайлау комиссиясендә дежур торучы Хәнифә сайлау эше белән районга барасы икән. “Барыбер клубка килә инде, шуңда бер худтан минем урынга дежур да тора алмасмы икән”, – диде...
 
Юк дип әйтә белми иде Гөлзидә.
 
– Барәле, улым, шалтыратып әйт, торам дип әйтте диген, тынычлап барып кайтсын!
 
Үзе эчтән генә сызды. Икесен дә ничек алып барсын?! Түгәрәктә егерме бала белән шөгыльләнгәндә, ничек аларны калдырып, клубның әллә кайсы почмагындагы кабинетка йөри алсын икән... Җитмәсә, комиссиядә дежур тору чираты иртәгә үзенеке.
 
Мәдәни түгәрәкләр зур юанычы иде аның. Яратып, чын күңелдән бирелеп эшли иде ул клубта. Әллә яратканга, әллә инде чамасыз тырышканга – үткәргән чаралары зур уңыш белән уза иде. Бу юлы да репетиция уңышлы үтте. Йомыш белән чыккан бер бала кабинетта телефон шалтыраганын кереп әйтте. Районның сайлау комиссиясеннән тикшерүләре икән. Шөкер, постта дежур торганын теркәделәр – Хәнифәнең ышанычын аклый алганына, кәефе күтәрелде Гөлзидәнең. Түгәрәккә йөрүче кызлары да бит, әнә, җан-тән белән бәйгегә әзерләнәләр. Осталыклары күзгә күренеп арта. Аларның уйнаулары яхшы килеп чыккан саен, Гөлзидәнең дә күңеле канатлана – онытылып балаларча куана, әйтерсең үзе дә кыз бала. Дөнья тигез, рәхәт – иҗат дөньясы әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлеккә шулай үзенә суыра иде. Тик менә бу сайлау дигәннәре авыр йөк аңа. Беткәнмени, белемле хезмәткәрләр авылда, алты-җиде бөртек комиссиягә утыртырлык? Юк шул, күндәм, күпме төясәләр шуны тарткан үшән атлар кирәк җитәкчеләргә, чыгымлаган атка кайчан төягәннәрен күргәнең бар, әй, Гөлзидә?! Ярый
, өлгерә дә ул барысына, тик сайлаулар гына нигәдер йә 8 нче март алдыннан, йә Яңа ел алдыннан дигәндәй... Кем соң уйлап карасын, бу вакытларда Гөлзидәдә “урак өсте” икәнен. Хәер, мәдәният хезмәткәренең кайчан эш аты исемен күтәргәне бар: “клубны ача да яба, вәссәлам!” - диләр бит аның турында. 
 
Түгәрәккә килгән балалар таралышкач та, кайтырга ашыкмады әле ул. Үтереп ашыйсы килә. Ашауның да рәте юк. Йә стресстан чамасыз күп ашап ташлый иде Гөлзидә, йә ризык тамактан үтми. 
 
Улы да, кызы да кечкенәдән кул арасына керделәр - керүен, “моны мин эшләргә тиеш түгел!” дип ызгышулар булмады, эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар иде. Ләкин терлек-торыш тирәсендә йөрергә кечерәк булганга, ризалык бирми иде әниләре. Бүген дә, чәчеп-түгеп плитә тирәсендә сукмак салса да, ни дә булса пешереп куйгандыр әле кызы. Күрә иделәр, бөтен эш әниләре өстендә. Үзләре дә түгәрәкләргә йөриләр, чараларда еш катнашалар, шуңа, “эштә ник озак тоткарланасың” дип, канәгатьсезлек белдермиләр иде. Кызы бигрәк тә кечкенәдән кайгыртучан, йомшак табигатьле булды. Исерек аталарын сөйрәп китереп ташлаган саен, әнисенең чыраен күреп барын да аңлый, ни дә булса җиңеллек эшлисе килә: “Әни, әйдә, биш минутка гына ят әле менә монда! – дип, кечкенә йомшак куллары белән җитәкләп, ирексезләп диванга яткыра. – Яле, битеңә крем сөртим, картайгач, җыерчык та булмый, гел матур буласың…”. Әле башлангыч сыйныфта гына укыган кызыннан җылы сүз ишетү йөрәгенә шифа була, каткан күңеле йомшарып, күз читеннән кайнар күз яше тәгәрәп 
төшә. “Еларга ярамый, әни! Син үзең ич миңа еламаска, нык булырга кушасың, ә үзең? Син, әни, безнең сыйныфтагыларның әниләре арасында иң яше, иң матуры!..”
 
Күз читеннән мендәргә тагы “тып” итеп бер тамчы күз яше тама. Кемгә охшаган аның кызы, шулкадәр шәфкатьле, тынычландыра белә – нәни психолог диярсең.
 
…Сәгатькә күз төшерде, Гөлзидә. Йә, Ходаем, ничек тиз үтә бу вакыт, инде кичкә клубка эшкә барырга бер сәгать калган. Тиз-тиз киенгәндә өйдәге эшләрен күз алдыннан үткәрде. Бүгеннән соңга калмый үгезләрнең муенын кыскан чылбырларын бераз бушатырга дип уйлаган иде ул. Жәлли иде ул, хайваннарны. Аеруча,“Герой” исемле аты якын дусты булды. Гөлзидә яшьле күзләре белән төбәлеп эчен бушатканда, берсүзсез тыңлый, ара-тирә “аңлыйм мин сине” дигәндәй башын чайкап пошкыра иде. Ат башын кочаклап үз гомерендә күп эчен серен бушатты Гөлзидә. Ире йокы бүскәндә, туарып ашатты, эчертте...
 
Бүген дә кыл кыймылдамаган эш көтә иде. Кызы онга батып, табада печенье пешереп маташа. 
 
– Әни, әти һәрвакыттагыча, яме. Мин, аны урынына яткырган арада, бер табасы ялгыш көйде, моның. Абый спортзалга волейбол уйнарга китте.
 
Әнисе өс киемнәрен алыштырганда, теле-телгә йокмады Алиянең: 
 
– Син терлекләр карарга чыгасыңдыр инде. Мин, син керергә табын әзерлим. 
 
Кызының гөрләгән тавышыннан күңеле күтәрелде Гөлзидәнең. Сыерларны савып, барысын да ашатып кына керәм дигән Гөлзидә, үгезләрнең дә муенын бушатып алды. Ни гаҗәп, үгез кадәр үгезне буйсындыра ала, ирне адәм рәтенә кертә алмый иде хатын.
 
Арткы ишек ачылды:салкын һавага, өйдән чыккан җылы пар эченнән, шәл бөркәнгән кызы күренде.
 
– Әни, сәгать җиде тула. Әйдә, тизрәк, соңга каласың ату. 
 
– Хәзер, кызым, хәзер. Син көндез пешергән ашны да җылыт инде.
 
– Җылыттым, тәлинкәгә салдым.
 
– Ай, рәхмәт, кызым!

Дәвамы берничә көннән...
 

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 26.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»