|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2009 Юмор
РАЗВЕ БУЛА БУ ЗАМАНДА ИНТЕРНЕТСЫЗ???
– Исәнмесез!
– Исәнмесез.
– Бу “Матбугат.ру”мы?
– Әйе.
– Сездә минем турыда язма чыккан икән...
– Әйе шул.
– Ә аны ничек укырга була?
– Интернетыгыз бармы соң?
– Әлбәттә! Ничек инде бу заманда интернетсыз?!
– Алайса, безнең сайтка керегез дә карагыз.
– Ә анда ничек керергә?
– “Матбугат.ру” дип безнең адресны җыегыз...
– Кайда?
– Сезнең браузер нинди?
– Браузер? Хм...
– Зәңгәр е хәрефле рәсем бармы?
– Әйе.
– Шуңа басыгыз да, адресында “матбугат – нокта – ру” дип языгыз.
– Рус хәрефләре беләнме?
– Латин белән.
– Зур хәрефләр беләнме?
– Кечкенә.
– Тәк... Яздым.
– Ачылдымы сайт?
– Юк. Бер-бер артлы ниндидер сайтлар ачыла башлады. Һәм алар явно “Матбугат.ру” түгел...
– Алайса вирус эләккән инде компьютерыгызга...
– Вирус? Хм... Кайдан эләккән икән?..
– Соң компьютерыгыз интернетка тоташкандыр бит?..
– Әлбәттә, ничек инде бу заманда интернетсыз?!
– Димәк, шуннан эләккән.
– Хм... Алай икән. Хәзер нишләргә инде?
– Сезгә кирәкле язманы электронка аша җибәрә алам. Электронкагыз бармы?
– Әлбәттә! Ничек инде бу заманда...
– Адресын әйтегез.
– Электронканыңмы?
– Әйе!
– Ой, мин аны хәтерләмим. Балаларым язып биргән иде инде... Хәзер... Кайда әле ул... Менә таптым... Языгыз: мамка... түгәрәк эчендә “а” хәрефе... кечкенә хәрефләрдән барысы да... латин белән...
– Язып алдым. Хәзер җибәрәм. Бераздан шалтыратыгыз, ничек ачып карыйсын аңлатырмын.
– Ии, килсен генә – үзем карар идем әле...
– Юк, ул бик авыр процедура, Сез аны үзегез генә башкарып чыга алмассыз, дип уйлыйм...
– Ник?
– Чөнки интернетта эшли белмисез бугай...
– Нинди эшли белмәгән? Разве була бу заманда интернетсыз???...
--- |
Иң күп укылган
|