поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2015 Мәгариф

БДИ: Укучылар күбрәк нинди фәннәрне сайлаган?

БДИның төп дулкыны башланды: кичә чыгарылыш укучылары география һәм рус әдәбия­тын­нан имтиханнар тап­шыр­ды. Таләпләрнең катгыйлануы һәр укучыга аңлатылса да, Интернет-сайтларда аларның башын әйләндерергә теләү­челәр аз түгел. Рособр­надзор башлыгы Сергей Кравцов андый игъланнарга алданмаска киңәш итә.

– Быелгы БДИ тестларын Интернетта сату тәкъ­дим­нәре – ялган өчен акча талау гына. Алар аны юнь бәя­дән дип кызыктырмакчы бу­ла. Мондый сайтлар исем­леге хокук саклау органнарына җибәреләчәк, – ди ул.

Республиканың мәга­риф өлкәсенә күзәтчелек итү департаменты башлыгы Гөл­нара Габдрахманова бел­­дер­гәнчә, видео җай­лан­малар БДИ барышын гына күзәтеп калмыйча, имтихан материалларын пункт­­­ларга тапшыруны да, тестларны тикшерүгә җи­бәрүне дә игътибар үзәген­дә тотачак. Имтихан бирү пунктларында кесә телефоннарын ачык­лау өчен металл эзләгечләр кулланылачак. Ә инде сы­нау­да тотылганнар аны бары икенче елда гына тапшыра ала.

БДИны тапшыру авыр дисәләр дә, башка елларга караганда, быелгы укучыларга мөмкинлекләр аз тудырылмады. Математика сынавын җиңел һәм катлаулыга бүлү, инглиз те­леннән “сөйләм” өле­шен кертү, мәҗбүри фән­нәрдән “2ле”­не төзәтү мөм­кин­леге, вузларга кер­гәндә укудагы казанышларны (инша нәтиҗә­ләре, ГТО нор­малары, алтын медаль) исәпкә алу... Болар барысы да укучылар файдасына. Уку алдынгыларына уңышлары өчен 20 баллга кадәр өстә­лергә мөмкин. Инглиз те­ленә кагылышлы яңалык мәҗбүри түгел, әмма аны сайлау югары балл тупларга яр­дәм итәчәк. Имти­ханның язма өле­шендә иң югары балл – 80. Ә телдән өлешен тапшырып, тагын өстәмә 20 балл җыярга була. Шулай итеп, 100 балл туплау мөм­кин­леге бар.

Математиканы ике бас­кычлы итү гума­нитарий­ларның хә­лен җиңеләйтә. Вузларда математика имтиханы нә­тиҗәләре таләп ителгән очракта, аның профильле дәрәҗәсен сайларга ки­рәк, ә база өлеше – аттестат алу өчен. Укучыларда инде математикага карата сораулар да туып өл­гер­гән. “Әгәр аның профиль дәрәҗәсен бирә алмасам, база өлешен тапшырырга ярыймы?” – дип кызыксынучылар бар. Про­филь им­тиханында 27 баллны туп­лый алмаган очракта, резерв көнендә аның икесен дә тапшырырга була.

Кайберәүләр чик балларга үзгәрешләр кертүгә, ягъни киметелүгә өметләнә. Ләкин Рособрнадзорда андый адымга барырга җыен­мыйлар. Чик баллар рус теле, физика, биология, хи­мия­дән – 36, математикадан – 27, информатикадан – 40, тарих, рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, җәм­гыять белеменнән – 42, чит телләрдән 22 дип бил­геләнгән.

БДИ белешмәсе дүрт елдан соң гына гамәлдән чыга. Аны 2011 елда тапшырганнар шул нәтиҗәләр бе­лән вузга укырга керә ала әле. Көллиятне тәмамлау­чыларга югары уку йортына бару өчен БДИ күрсәт­кечләре таләп ителми. Алар­га вуз сынауларын үтү дә җитә.

Татарстанда география сынавын – 300гә якын, рус әдәбиятын исә меңнән артык укучы тапшырган. Го­мумән, БДИны барлыгы 18 меңнән артык укучы бирә­чәк. 28 майда исә укучыларны рус теленнән сынау кө­тә. Имтиханнар 26 июньгә кадәр дәвам итә.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 72 | 26.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»