поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2015 Фаҗига

Күп сораулы фаҗига

Казаннан Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән балалар белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Өч ке­шенең, шул исәптән бер баланың гомерен өзгән һәлакәт ни сәбәптән килеп чыккан? Хәзер хокук сакчылары да, түрәләр дә әнә шуны ачыкларга тырыша. Хәер, төп сорау ул түгел. Иң мөһиме – мондый очракларны ничек булдырмаска?

Инде хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне иртән Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл һә­ла­кәтендә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов һәм 12 яшьлек спортчы кыз Эльвина Фәттахова һәлак булды. Автобуста алар барлыгы 21 кеше була, 12се – 11-14 яшьлек балалар. Команда Санкт-Петербургта узасы ярышларда катнашырга бара.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Ибраһимов 21 май көнне журналистларга болай дип сөйләде: “Әлеге фаҗига иртәнге сәгать 4 тулып 20 минутта Түбән Новгород өлкәсендәге Кстово райо­нының Яңа Ликеево авылы тирәсендә булган. “Мерседес” автобусы, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына килеп бәрелә. Йөк автомобиле йөртүчесе фа­җигане булдырмаска тырышып карый, әмма барып чыкмый.

Автобус исә кинәт кенә сулга каера башлый, тизлеген дә акрынайтмый, бернинди сигналлар да бирми. Шуңа күрә йөк машинасы йөртүчесенә автобус руле артындагы шофер йоклап киткән кебек тоела. Безгә килеп ирешкән мәгълү­мат­лар­га караганда, автобус рулен­дә 50 яшьлек машина йөр­түче булган. Аның эш стажы да җитәрлек, юл ка­гыйдә­ләрен дә сирәк бозган”.
Әти-әниләр, балаларын каратэ буенча ярышка җи­бәрү өчен, автобусны шәх­си транспорт компания­сен­нән үзләре яллаган, дип хәбәр ителә. Бу очракта билгеләнгән урынга кайчан барып җитәргә кирәген әйтәсең дә, кузгалып китү вакытын компания үзе билгели икән. Балалар мондый ярышларга барганда, министрлыклар, ЮХИДИ хез­мәткәрләре дә бу хакта хә­бәрдар булырга тиеш икә­нен дә әйтә Рөстәм Иб­раһимов.

– Әйтик, бу көннәрдә мәктәп тәмамлаучылар каядыр барып ял итә. Балалар экскурсияләргә чыга. Әмма кузгалганчы, ныклап уйларга кирәк. Законда барысы да язылган. Балаларны төнлә юлда йөртү тыела. Әгәр юлга чыгучы­ларның саны сигездән артып китә икән, алар махсус җайлан­малы автобусларда барырга тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары бер атна алдан безгә кая барасын әйтергә тиеш. Мөрәҗәгать итәләр икән, йә уңай җавап бирәбез, йә ни өчен озата алмаганны аңлатабыз. Болар барысы да законга нигезләнеп эш­ләнә. Озатып йөрү өчен федераль бюджеттан акча тү­ләнә. Бездә, гомумән, түләү­ле хезмәтләр юк, – ди ул.

70 процентын белми калабыз

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының мат­бугат үзәге җитәкчесе Ләйсән Сыраева сүзләренә караганда, алар ярышларга йөрүчеләрнең кая киткәнен белми дә кала икән. “Командалар төрле ысуллар белән ярышка бара. Ел башында спорт ярышларының бер­дәм календаре төзелә. Шул вакытта безгә төрле спорт федерацияләре, мәктәпләр үзләренә иң беренче чиратта катнашырга кирәкле дип санаган ярышларны күрсә­теп, язып бирергә тиеш. Проститутки Томск на сайте: dosug-tomsk.ru не благодари

Елына каратэ буенча 500 дән артык ярыш була икән, без аларны, матди хәлгә карап, кайсына җи­бәрергә кирәклеген ачыклыйбыз. Әмма барысына да җибәреп булмый шул. Кайчак безнең аша уза алмаганнар иганәче яки әти-әниләр акчасына юлга чыга. Әлеге очракны без белми дә калдык. Бары тик фаҗига булгач кына ишеттек”, – ди ул. Татарстан Мәгариф һәм фән министр­лыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммә­това: “Олимпиада вакытларында без барысын да белеп торабыз, оештырабыз. Әлеге чараны без оештырмадык. Бу хакта бел­мәдек тә, – дип аңлатма бирде. – Әмма сабыйларның гомере өзелү бик кызганыч”.

Кичә газетабыз хәбәр­че­се бу вакыйга буенча аң­лат­ма алырга теләп, башка рәс­ми оешмалар белән элемтәгә керде. Әмма тү­рәләр артыгын сөйләшергә җыенмый. Кайбер мәгълү­мат­ларга караганда, әлеге һәлакәттән соң тикшерүләр көтелә. ”Бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига, – диде ике көн элек Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөс­тәм Миңнеханов. – Бу хәлне тикшерү турында йөкләмә бирдем. Моның белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хө­күмәт комиссиясе шөгыль­ләнәчәк. Ни өчен автобус балалар йөртү өчен җай­лаштырылмаган булган, нигә төнлә юлга чыккан? Биредә сораулар бик күп. Бу җәзасыз калмас дип ышанам. Без хәлне җен­текләп тик­шерәчәкбез”.

“Кошларның гомере бик кыска”

Каратэ белән шөгыль­ләнгән малайлар арасында Эльвина бердәнбер кыз бала була. Казанның ул укыган Совет районындагы 20 нче гимназиясендә матәм көн­нәре игълан ителде. Бу кыз­ның сәләтле, уңган-булган икәненә үзем дә шаһит. Мәктәптә узган бер генә чара да аның матур җыр­ла­рыннан башка узмый иде. 16 май көнне узган җые­лышта да Эльвина сәхнәгә әллә ничә тапкыр менде. Кыз гел “бишле”гә генә укыган, төрле олимпиадаларда җиңүче булган. Аның һө­нәрләрен санап бетереп булмый. Соңгы арада еш җырлаган бер җырында “кошларның гомере бик кыска” дигән сүзләр дә бар иде...

Быел 11нче сыйныфны тәмамлаган абыйсы Рушан­ның сыйныфташлары, “Соң­гы кыңгырау” бәйрәмен әллә уздырмыйкмы, дип тә әйткәннәр. “Эльвина – якты янып, иртә сүнгән йолдыз ул. Күп кенә яшьтәшләренә генә түгел, кайбер өлкән­нәргә дә үрнәк итеп куярлык. Шушы яшендә 46 медале бар бит аның. Ул бик актив иде. Җаны-тәне белән гимназия өчен тырышып йөрде. Төрле чараларда катнашты. Рәсемнәр дә ясый иде ул. Куллары алтын иде сабыйның. Бу – безнең барыбыз өчен зур югалту”,– ди гимназия директоры Рәхимә Арсланова.

Киткәннәр кире кайтмый

Әлеге фаҗигадә 20 нче гимназиянең директор урынбасары Ландыш Фа­тыйхованың да ике улы була. Бу хәбәрне ишетү белән, Ландыш ханым балалары янына юл тоткан. Малай­ларның хәле уртача. Әлегә аларны өч көн урыннарыннан да кузгатырга ярамый икән.

Бәлагә очраган автобуста Эльвинаның әтисе дә була. Шөкер, аны Казанга кайтарганнар. Хәле ярыйсы, аягында йөри. Кичә кызы белән хушлашыр өчен хастаханә­дән дә чыгарып торганнар. Эльвинаны Биектау районында әтисе­нең туган ягында җирлә­деләр. Кичә Татар­станның каратэ федерациясе рәисе Искән­дәр Шагинны да соңгы юлга озаттылар. Ул башкаладагы Яңа татар зиратында җир­ләнде...

...“Кайда егыласыңны белсәң, мамык түшәр идең”, – диләр. Олылар уйлап бе­термәү аркасында, сабыйлар гомере өзелү бик кызганыч. Бу вакыйга ни белән бетәр? Гаеплеләр табылырмы? Әлегә тикшерү эшләре бара. Тик ни генә булса да, өзелгән гомерләрне кайтарып булмый. Ә менә мондый очраклар кабат булмасын өчен, нидер эшләргә мөмкин әле.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 23.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»