поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.05.2015 Медицина

Түрәләр табибларга сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып баруны тыя

Табиблар өчен тәртип кагыйдәләре булдырылган. Түрәләр медицина өлкәсендә эшләүчеләргә үз эшчәнлекләрен рекламаларга, хезмәттәшләрен башкалар алдында хурларга, сәламәт булмаган тормыш алып барырга тыя. Кем дә кем буйсынмый икән, билгеле, башыннан сыйпамаячаклар. Исегездә булса, соңгы вакытта табиблар җәмәгатьчелек тарафыннан утлы табада еш биетелде.

Операция вакытында фотога төшкән яки реанимациядә аңына килмичә яткан кешене табиб кыйнаган видеолар Интернетка эләгеп, зур шау-шу куптарган иде. Кемдер хөкем ителде, башкалары эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Мондый очраклар кабатланмасын өчен табибларга тәртип кодексы булдырылган. Ә сез ничек уйлыйсыз: табибларны бу рәвешле тәртипкә өйрәтеп буламы, әллә мондый кодекс чыгару кирәк түгелме?

Наилә ГАЙНАНОВА, хатын-кызлар табибы:

– Табиблар укуларын тәмамлаганда Гиппократ антын әйтә, алар үзен ничек тотарга икәнен белә. Аннары бу һөнәрне очраклы кеше­ләр сайламый, гаиләсендә ата-анасы, туганнары табиб икән, бу өлкә белгече үзен ничек тотарга икәнлеген шәйли. Дөрес, безнең арабызда да барысы да актан пакь түгел, шәфкать туташлары, регистратура хезмәткәр­ләре дә бар бит, яшьләр бу һөнәрнең нечкәлекләрен дә белмәскә мөмкин. Мәсәлән, алар эшкә алынганда бу кодекс белән танышып, имза куя икән, белмәдем, күр­мә­дем, ишетмәдем, дип җа­ваплылыктан кача алмаячак. Безгә дә әхлак нормаларын, этика кагыйдәләрен искә төшерергә яки өйрәтергә туры килә. Табиб – күпләргә үрнәк, алар башкаларны сә­ламәт тормыш алып барырга өндәүче. Шуңа күрә начар гадәтләре бар икән, аны яшерү хәерлерәк. Анысын тыю дөрес.

Рамил ХӨСНЕТДИНОВ, инженер:

– Яшәү дәверемдә бер тапкыр да дорфа табибларга очраганым булмады. Гел ярдәм иттеләр, үземне үлем­нән коткардылар, көчләрен, вакытларын кызганмадылар. Аларны җирдәге фә­реш­тәләргә тиңлим. Тәртип­кә өйрәтәсе түгел инде, ә эш хакын арттырырга кирәк. Күпләр ике сменада эшли, чөнки акча җитми. Ә төрле фотоларга төшүләргә кил­гәндә, була инде андый хәл, алар да бит кеше, үзебезнең дә төптән уйлап бетермәгән чаклар була.

Сүрия УСМАНОВА, элеккеге депутат, җәмәгать эшлеклесе:


– Кодексны укып чыкмадым, яхшымы, начармы – әй­тә алмыйм. Шулай да аның булдырылуы артык түгел, дип саныйм. Табиблар, шәф­кать туташлары арасында төрлесе була. Мәсәлән, үзе­нең абруен күтәрер өчен пациент каршында моңа кадәр дәвалаган табибны хурлау күренешләре бар. “Кем ясый инде шулай итеп операцияне? Кем мондый дарулар эчәргә кушты?” дип тезеп китәргә мөмкиннәр. Бе­рен­чедән, кешенең күңе­ленә шик сала, икенчедән, үзенең кеше белән әңгәмә алып бара белмәвен күр­сәтә. Бер дә килешми торган га­мәл. Хата бар икән, кешегә белгертмә, күңелен төшер­мә, аны табибка әйтүең хә­ерле. Гому­мән, бу кодекс без­гә, пациентларга, кирәк. Андый-мон­дый очрак булса, “Медицина хезмәт­кәрләр­е Кодек­сы”­нда фәлән языл­ган, дип хокукларны яклаганда кулланырга мөм­кин. Бу барыбер, азмы-күп­ме, хокук-нор­матив документы булып саналачак.

НУРЗАДӘ, җырчы:

– Медицина хезмәткәр­ләре арасында мәрхәмәтлек дигән төшенчә югала бара, ничектер барысы да акчага корылган дигән хис туа. Әй­бәт табиблар юк дип әйтмим, бар алар, ләкин аз. Дорфа сөйләшүче шәфкать туташлары, табибларны, аларның ягыннан игътибарсызлыкны күрдем. Әни йөрәк чиреннән өзелергә торганда гамьсез эш итүләрен дә яхшы хәтер­лим. Кимендә авырулар белән ничек аралашырга кирәклеген киртләп куйсалар, начар булмас иде.


Ватаным Татарстан
№ 71 | 23.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы