поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.05.2015 Мәдәният

«Нәүрүз»-2015 спектакльләре: «Зилзилә» (ФОТО)

3 июньдә 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры сәхнәсендә Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында Н.Жанторин исемендәге Мангистау музыкаль-драма театрының «Зилзилә» спектакле күрсәтеләчәк. Театр тәнкыйтьчеләрен гаҗәпләндергән бу спектакль-эссе – режиссер-новатор Гөлсинә Мергалиеваның «иҗади импровизациясе, эксперименты, талпынуы».

Спектакль нигезендә немец классигы Стефан Цвейгның «Амок» новелласы, казах язучысы Мохтар Ауэзовның «Матәмдәге гүзәл» хикәясе һәм 2011 елның 11 мартында Япониядә булган цунами турында документаль чыганаклар ята.

Төрле жанрга караган ике әсәрне һәм реаль вакыйгаларны бер-берсе белән яраштырып, спектакль авторлары гаҗәеп кыйсса тудырган. Ул төрле вакыт яссылыкларында, материкларда, континентларда яшәүче өч хатын-кыз турында. Аларның барысын да бер нәрсә – һәлакәт берләштерә. Тышкы, табигатьтәге генә түгел, ә һәркемнең үз эчендә каршылык һәм табигать белән кеше арасында һәрдаим туып торучы низаг аркасында килеп чыккан эчке һәлакәт турында да сүз бара.

Эссе жанрының сайлануы очраклы түгел. Бу – тәнкыйтьчеләрнең спектакльгә каршылыклы бәя бирүенә сәбәп булган да, чөнки эссе – ул әдәби жанр, театр жанры түгел. Анда төп урынны автор карашы, уйлары, хисләре, ассоциацияләре ала. Спектакльнең режиссеры Гөлсинә Мергалиева, «Зилзилә»нең үзе өчен нәкъ менә шул эссе, спектакль-ачыш булуын әйтә. «Шул ук вакытта сәхнәдә барган вакыйгалар һәркемгә якын һәм аңлаешлы. Театр сәнгатенең җир йөзендәге һәр кешенең уйларын һәм хисләрен чагылдыруы мөһим», – дип саный Мергалиева.

«Зилзилә» спектакле Үзәк Азия театрларының V Халыкара фестивалендә гран-прига, Казахстан театрларының ХХ республика фестивалендә «Режиссер табышы» номинациясендә бүләккә лаек булган һәм башка фестивальләрдә җиңү яулаган.

«Зилзилә» спектакле 3 июньдә 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Билетларны Качалов театры кассасында һәм Интернетта – билет операторлары сайтларында сатып алырга мөмкин. Бәясе – 100 сумнан 500 сумга кадәр.
 
Исегезгә төшерәбез, XII «Нәүрүз» фестивале Казанда 1-5 июнь көннәрендә узачак. Казанның барлык театр мәйданчыкларында төрки дөнья театрларының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. XII «Нәүрүз»нең репертуары аеруча күптөрле: монда Шекспирның «Тискәрене буйсындыру»ы һәм «Тиит»ы, «Коркыт тәүбәсе», «Айрыз батыр» этник кыйссалары да, заманча драма да, милли драматургия классикасы да бар. Катнашучы спектакльләрнең режиссерлары арасында таныш исемнәр күп: Барзу Абдуразаков, Айрат Абушахманов, Фәрит Бикчәнтәев, Йонас Вайткус, Сергей Потапов һәм башкалар. Спектакльләргә билетларны Казан театрлары кассаларында, шулай ук Интернет аша сатып алырга мөмкин.

1

2

3

4

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы