поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2009 Бәйрәм

“ТАТАР РАДИОСЫ”: ҮЗЕБЕЗ ТУРЫНДА ҮЗЕБЕЗ (ФОТО)


7 май. Бу дата кояшлы, җылы яз аеның бер көне буларак кына түгел, ә хәзерге заманда радио көне буларак та билгеләп үтелә. Шуңа күрә бүген без эшләре радио-телевидение белән бәйле барлык кешеләрне, коллегаларыбызны бәйрәм белән тәбриклибез. Һәм Радио көне уңаеннан без, “Татар радиосы” хезмәткәрләре, үзебез турында үзебез сөйләргә булдык. Сез көн саен радио аша ишеткән тавышлар кемнеке, алар тормышта нинди шәхесләр икәнлеген, радио эшләсен өчен тагын кемнәр нинди көч түккәнлеген беләсегез килсә, алга таба укыгыз.

Барысы да исәнләшүдән башлана. Сез 519 1005 телефонын җыюга, “Хәерле көн, Татар радиосы” дип ягымлы исәнләшү ишетәсез. Бу – радионың сәркатип-администраторы. Шушы ук тавыш радиоуеннарда катнашучы җиңүчеләрне дә сәламли, шушы ук туташ сезгә бүләкләр тапшыра. Туташның исеме Ләйсән Гыйлфанова. Биредә 2003 елдан бирле эшләүче Ләйсән белеме буенча биолог, “Татар радиосы” коллективына ул очраклы рәвештә килеп кергән. Элек эфирда уза торган “Бәхетле мизгел” рубрикасына шалтыратып сәлам юлларга теләүче Ләйсәннең тавышы радио алып баручыларда кызыксыну уята. Ләйсәнне тавышын яздыртып карарга чакыралар, менә шуннан башлана да инде...

 

Безнең коллектив турында сөйләүне дәвам итәбез. Ләйсән бездә берәү генә түгел, икәү! Аларны бутарга ярамый, берсе администратор булса, икенчесе стажлы алып баручы. Ләйсән дип исеме белән генә эфирга чыгучы кызның кияүгә чыкканчы фамилиясе Гайнетдинова иде, ә хәзер Ямалетдинова. Ләйсән эфирда 2001 елдан, радио оешканнан бирле эшли. Элегрәк сез аны “Аулак өй”, “Таң батыры” тапшырулары алып баручысы буларак белгән булсагыз, хәзер исә ул “Сине эзлим”, “Төнге кайтаваз” тапшыруларын алып бара. Белеме буенча татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы. Ләйсән моннан берничә ел элек “Татар радиосы”нда музыкаль мөхәррир ролен дә башкарды. Әлеге алып баручы кызыбыз, эфирдан 2 елга югалып торса да (ана булу бәхетен тоеп, кызчыгын тәрбияләде ул), үзенең яраткан эшенә кире әйләнеп кайтты. Һәм бүген сез Ләйсәннең мөлаем тавышын радиодан шимбә, якшәмбедән тыш һәркөн ишетә аласыз.

 

Алып баручылар, ди-джейлар арасында егетләргә чират җиткәнче, кызларыбыз турында шактый о-о-озак кына сөйләргә туры килер. Ни өчен дигәндә, “Татар радиосы”ның даими эфирында барлыгы 4 кыз һәм нибары ике егет кенә эшли. Ә сишәмбе һәм шимбә төннәрендә нинди ир-егет тавышлары ишетелә соң, дигән соравыгызга җавапны шулай ук соңрак бирербез.

 

Димәк, тагын бер алып баручы кызыбыз – Алия Фәизова. Арча кызы. Радиога әле күптән түгел генә килде дип әйтмәкче идем, санап карасаң, хәйран вакыт узган икән бит. 2007 елдан бирле радиода. Алия табибә. Шәһәр хастаханәләренең берсендә терапевт булып эшли. Ике эшне берьюлы алып баручы Алия, үзенә энергияне шоколад ашап туплый. Алия Фәизованың тавышын сез күбрәк иртәнге эфирда ишетә аласыз, шулай ук “Ремонт” тапшыруы кысаларында ул сезгә ремонт ясау нечкәлекләрен, бакча эшенең асылы турында җентекләп аңлатыр.

Күптән түгел генә радио коллективына тагын бер кыз өстәлде. Айсылу Лерон. Айсылу  телевизион алып баручы буларак күпләргә таныш. Хәзер исә КДУның журналистика факультетын тәмамлаган кыз, телевизион тапшырулардан тыш, радиода да эшли башлады.

 

Тагын бер кызның исеме – ул... мин генә калганмын икән. Исемем Гөлназ Сәфәрова. Радиода мин  2004 елдан бирле эшлим. Үз-үзеңне артык мактап та, артык сүгеп тә булмау сәбәпле, кайбер лирик чигенешләрдән баш тартырга туры килер. КДУның журналистика факультетында укыганда без, булачак яшь журналистлар,  МКМЧларында практика үтәргә тиеш. Радиода практика үтеп йөри-йөри шулай даими алып баручыга әйләнеп киттем дә. Мин сезнең белән эфирда көн саен аралашам. Ә менә тагын бер алып баручыбыз – Ризәлә Исмәгыйлева тавышына сусаганнар байтактыр, мөгаен.  Ризәлә Исмәгыйлева радиода 2001 елдан бирле эшләп килде. Аның турында үткән заманда әйтүем, ләкин бу әле Ризәлә апаның радиодан бөтенләйгә китүен аңлатмый. Икенче улы Ильяс туу сәбәпле, Ризәлә Исмәгыйлева декрет ялында. Тиздән, бик тиздән, без аның мөлаем тавышын эфирдан ишетә алырбыз дип уйлыйм...

 

“Татар радиосы” коллективы турында күбрәк белергә теләгәннәр, тыңлагыз. “Татар радиосы” эфирын уртача  39 %  ир, 61 % хатын-кыз тыңлый (“Геллап Медиа” тикшеренүләре буенча). Димәк, тыңлаучылар арасында хатын-кызлар күбрәк килеп чыга. Ә хатын-кызлар радио аша күбрәк ир-ат тавышын ишетергә тели. Ир-егетләребез рәте, ди-джей З.Зиннуров киткәннән соң, кыскарып калды. Алып баручы егетләр турында сөйли башлагач, сүзне башларбыз “Татар радиосы”ның аксакалы Булат Бәйрәмовтан. Булат, син радиода ничә ел әле? 10, 20, 30? Арттырам, барлыгы радиода ул 8 ел. Булат Бәйрәмов чын фамилиясен радиодан яңгыратырга теләми, гаилә хәлен дә бәлки яшереп йөргән булыр иде дә... Аның хатыны танылган җырчы Ләйсән Гыймаева икәнен белмәгән кеше калмагандыр инде. Ләйсән җырларында да гел Булат турында җырлый күк... Булат Бәйрәмов сезгә шулай ук “Акча капчыгы”, “ББшоу”, “Капкын” уеннары аша күптән таныш. Бер сүз белән әйткәндә, радиоветеран!

 

Радиода эшләүчеләрнең әле яртысы турында гына сөйләдем. Алга таба атлыйк. Төнге, иртәнге эфирларның алыштыргысыз алып баручысы – Әбри Хәбриев, чын исеме Данияр булса да, аңа үз исеме белән эндәшүче сирәк. Әбри исеме аңа би-ик туры килә. Әбри Хәбриев күп тыңлаучыларны “Баҗайлар”, “Т@T”, “Әбри ирбәсе” тапшырулары белән җәлеп итте. Ди-джейлыкка өстәп, ул әле музредакторның урынбасары да. Шуңа күрә “Татар радиосы”нда яңгыраган җырлар буенча сораулар туса, шалтыратыгыз, языгыз Әбригә... яисә музыкаль редакторның үзе янына рәхим итегез...

 

Радионың музыкаль редакторы – эфирда яңгыраган җырлар өчен җавап бирә. Музыкаль политика аның өстендә. Гыймадиева Гөлшат исем-фамилиясе сезгә, бәлки, бер нәрсә турында да сөйләмәс, әмма әлеге кызның элек “Курай” радиосында алып баручы булып эшләгәнен әйткәч, кызыксынуыгыз арта төшәр. Үзенең хис-кичерешләрен радиотыңлаучылар белән бүлешеп утырган Язгөлем (ди-джей буларак кулланган исеме), хәзерге вакытта “Татар радиосы”нда җырлар аша шулай ук сезнең белән аралаша.

 

Чиратлаштырып барыйк, сүз егетләр хакында. Радиоэфирда сишәмбе көнне минем белән “Мәхәббәт төне” тапшыруын алып баручы егетнең исеме Илшат Исхаков, радиодан тыш, бүтән өлкәдә эшли ул. Ә атнага бер тапкыр уен алып бару – аның өчен әлегә хобби булып тора. Шул ук сүзләрне һәр шимбә төнге эфирда Алия белән эшләүче Ильяс турында әйтеп була. Җор телле егет көчле интузиазм белән “Татар радиосы” тыңлаучыларын “уятып”, елмайта. Якшәмбе төннәрендә сез шулай ук ике ят егет тавышын ишеткәнсездер. Булат Бәйрәмов белән беррәттән “Өч борын” уенын Роберт Исламов, Фәнил Вакказов алып баралар иде. Әлегә тапшыру билгеле бер сәбәпләр аркасында тукталып торды, ләкин яңа сезоннан, ягъни көздән сез аларны, бәлки, тагын ишетә алырсыз да.

 

Бездә дә җырлый белүче егетләр бар. Җырлый да, реклама, тапшырулар да яздыра. Менә, мәсәлән, бүгенге тапшыру аннан башка берничек тә эфирга чыга алмас иде. “Татар радиосы”ндагы күпчелек анонс, тапшыру, рекламалар аның студиясендә языла. Ул Илдар Арысланов дип әйтсәм, шулай ук “Кем соң ул? ” ише сорау туар. Коллективтагы кушаматы һәм сәхнә исеме “Хомай”! Таныдыгызмы?

 

Музыкаль, тапшыру редакторлары белән беррәттән “Татар радиосы”ның техник директоры турында онытып, әйтми калдыра күрмик. Зу-у-ур Равил Рушанович, минемчә, Равил абыйны  радиотехниклар арасында белмәүче кеше юк. Төрле төбәкләрдә безнең радио тотсын, тиешле дәрәҗәдә эшләсен өчен ул командировкалардан кайтып керми. 2005 елдан “Татар радиосы”  88,8 FМ ешлыгында Зәйдә, ә 2008 елдан, “Татар радиосы” 97.7 FМ ешлыгында Әлмәттә, 101.8 FМ ешлыгында Төмәндә эшли башлады. Шуңа өстәп, безне интернет челтәре аша чит илләрдә дә яратып тыңлыйлар. Франция, Германия, АКШ якларында яшәп ятучы милләттәшләребездән килгән  сәламнәр моңа дәлил булып тора. Алга таба без бүтән төбәк-шәһәрләрдә дә үз җырларыбызны җиткерә алырбыз дип ышанып калабыз һәм моның өчен, әлбәттә, көрәшәчәкбез!!

 

“Көрәшә” дөнья хәлләре белән “Яңалыклар”. Нинди мәгълүматны эфирга бирергә, кайсын ничек итеп тыңлаучыга тәкъдим итәргә икәнен “Яңалыклар” редакциясенең баш мөхәррире Гөлнар Шакирова хәл итә. Бу исемне даими радиотыңлаучылар таныш түгел дип берничек тә әйтә алмый инде. Гөлнар Шакирова радио эшли башлаганнан бирле, ягъни  2001 елдан эшли. 6  ел дәвамында Гөлнар яңалыклар алып баручы иде. Журналистика факультетын тәмамлаган Гөлнар Шакирова хәзер инде эфирда эшләми, ул редактор вазыйфасына күтәрелде, иң кайнар яңалыкларны сәгать саен туплап, алып баручыларга тапшыра.

 

Яңалыкларның алыштыргысыз алып баручысы Марат Касыйм. Кайчандыр театраль факультет тәмамлаган Марат, элек сәхнәдә лирик спектакльләр уйнап йөргән булса, хәзер инде җитди, түбән тавышлы, аналитик яңалыкларны анализлап тыңлаучыга тәкъдим итүче алып баручы. Марат, театрал икәнлеген инде күптән оныткан булса кирәк, ни өчен дигәндә, ул “хыялый” анонсларны да “яңалыклар” тавышы белән яздыра. Бүген, 7 май – радио көне уңаеннан, без Маратка кайчандыр театрал булганлыгын исенә төшереп, шигырь укытып карарга булдык. Моны да булдыра Марат. Марат Касыймны сез шулай ук “Автоновости” тапшыруы аша да беләсез. Шуны да әйтергә кирәк, Марат Касыйм татар халкы өчен җанын да фида кылырга әзер. Кыскасы, татар җанлы Марат Касыйм “Татар радиосы”нда эшләгәндә “Яңалыклар” миллилек төшенчәсен югалтмас!

 

“Яңалыклар” тапшыруын Марат Касыйм белән беррәттән Резедә Шакирова да алып бара. Дөньяда булып торган хәлләргә төптән анализ ясаучы, үзенең аналитик фикере белән яңалыкларны җөпләп баручы Резедә турында сүз. Ул  КДУны тәмамлап, Төркия башкаласы  Анкара шәһәренең “Евразия” телерадиокомпаниясендә яңалыклар алып баручы булып эшләгән. Бу эшләгән урынында күпме акчалар тәкъдим итсәләр дә, туган як, татар теле үзенә тарту аркасында Резедә Татарстанга кайтып, 2007 елдан “Татар радиосы”нда эшли башлады. Ел дәвамында Р.Шакирова икътисад темасын яктыртучы “Биржа” тапшыруын алып барган булса, бу атнадан сез аның “Матбугат күзәтүе” дип аталган  яңа тапшыруын тыңлый алырсыз.

 

Амир Исламов – ул “Татар радиосы”ның ветераны түгел, легендасы. Күп еллар  радио алып баручысы булып эшләгән Амир Исламов эфирдан китүгә, күп тыңлаучылар яраткан ди-джеен югалтты. Амир Исламов, чын исем-фамилиясе Алмаз Миргаязов тавышын хәзер радиорекламалардан, анонслардан ишетергә була. Радио оешкан көннән бирле ул радио белән бераяктан атлый, дөресрәге, хәзер үзе радионы “атлата”. “Татар радиосы” директоры Алмаз Таһирович! Ул кадрлар туплый, музыка, тапшыруларны формалаштыра. Ул безнең БОСС!!!

 

Радиода эшләп киткәннәр исемлеге: Рафак, Сөләйман Нәзмиев, Румия, Нияз Рахман, Ясмин, Марсель Әскәров, Камил Бикмөхәммәтов, Зөлфәт Зиннуров, Сәрбиназ, Эльнар Яркәев, Фәнил Вакказов. Радио эшчәнлегенә үз өлешләрен керткәннәре өчен аларга зу-ур рәхмәт!!!

 

Безнең  радио ул җырлар, күңел ачу гына да түгел, “Татар радиосы” ул – милли йөзебез. Алып баручылар, редакторлар, реклама менеджерлары, тыңлаучылар – без бербөтен һәм бер фикердә.

 

Бүген, бәйрәм көнендә, теләкләрне без сезгә үзебез теләргә булдык! Кайда гына булуыгызга карамастан, сез радиоалгычыгызны 100.5 FM ешлыгына көйләп куясыз икән, Сез безнең кеше. Рәхмәт сезгә тыңлаганыгыз, шалтыратканыгыз, безнең белән бергә булганыгыз өчен!

 

 


Гөлназ СӘФӘРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 07.05.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»