поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.05.2015 Әдәбият

Соңгы әманәт (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

"Укырга рәхәт, гади, кызыксындыручан, бик теләп укыдым. Түземсезлек белән ахырын көтәм," - дип язалар комментарийларда Сәмига Сәүбанованың "Соңгы әманәт" хикәсе турында. Ниһаять, язманың ахырын эләбез.

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=11773

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=11795

Авыл кырмыска оясын хәтерләтә. Әле генә җир тетрәгәндәй тоелган вакыйгаларны да бер якка этеп, бүтәннәре килеп чыга һәм әбиләр әйтмешли, бер кешенең дә сандыгы буш түгел, һәркемнең үз кайгысы, үз борчуы.

Гөлүсәнең дә әтисе кайгысын аракы белән юуудан туктады, оныклары да күзгә күренеп үсә башладылар.
 
Кая гына барса да, Индүснең күз алдынан ике тамчы су кебек бер-берсенә ошаган малайлар китми. Моңа хәтле балага исе дә китмәгән егетне әллә нишләттеләр алар. Аның да өйләнеп сөйгәне белән яратышып кына ятасы килү түгел, ә балалар үстерәсе, аларны җитәкләп йөрисе, күккә чөясе килә башлады. Тик кемгә өйләнергә? Белгән кызлары арасында үзенең баласына әни булырдайлары күренми иде. 
 
Гөлүсәләргә кереп, аның улларын уйнатырга ияләшеп киткәч кенә:
 
- Син безгә алай еш кермә, яме, Бүләкләреңне дә ташыма. Кешедән яхшы түгел, - диде.
 
- Кешедә минем ни эшем бар? 
 
- Балаларны да үзеңә ияләндермә. Күреп торасың бит, аларның әти дип әйтәселәре килә. 
 
- Мин аларны уйнатам гына бит.
 
- Алар күңел ача торган уенчык түгел. Син үзеңнекеләр белән уйнарсың инде.
 
Дөрес әйтә Гөлүсә. Дөрес. Үзенекеләр турында уйларга вакыт. Күптән вакыт...
 
Күпмедер вакыт түзеп йөрде ул. Эштә чагында җиңелрәк. Ә ял вакытларында өйгә кайткан чакта күз барыбер күрше ишегалдына төшә. Башка да төрле уйлар килә. Әллә... Кайткан саен әнисе кемнеңдер өйләнгәнен, кемнәрнеңдер гаиләсе тагын бер җанга артканын  әйтеп , күңелгә ут салып кына тора.
 
- Өйләнми йөргәнгә кайгырма әле әни, аларның күбесе ничә кат аерылып, ничә кат өйләнде бит инде, кайсы хатынының усаллыгына түзә алмыйча эчә башлады, – дип сүзне уенга бормакчы була ул.
 
- Шундыйлар арасында харап була күрмә, дим бит . Безнең авылда андый кеше  бер Хәким генә иде. Ул да акылга утырды әнә, дәваланып кайтты . Акылга утыргач, хатыны да әйбәтләнде. Йорт салып йөриләр әнә. Җилбәзәк кызлар шәһәрдә инде. Артларыннан күзәтеп торучы әти-әниләре булмагач, тәртәдән тиз ычкыналар .
 
- Шәһәрдә тәртипсез йөреп булмый анда. әни. Анда акыл белән яшәсәң дә таман гына. Ә җилбәзәкләр кайда да бар. Андыйларны ата-ана гына тота алмый.
 
Әнисе күз яшьләрен сөртеп алды.
 
- Гөлүзә кебек киленем булса иде , дип теләгән идем дә соң... 
 
- Ярар, әни, борчылма. Хатынсыз калмам әле. Берәр балалы хатын булса да табармын үзеңә. Оныклар сөясең килсә рәхәтләнеп сөярсең.
 
- Әллә безгә әйтмичә генә бала таптырып йөрисеңме , юньсез!
 
- Син нәрсә, әни! Шаярырга да ярамый!
 
- Сүзеңнең ата-анасы юк. Ә болай кем белә? Гомер итәрдәй хатын булса, баласын да яратырмын. Ирне ир, ата-ананы  хаклап кына тора торган булсын. Мин үзем дә... Мин үзем дә әтиеңә чыкканда карынымда син бар идең ! 
 
Менә бусы яңалык! 
 
Илгиз башта бер сүз әйтә алмыйча торды. Аннан соң башына барып җитте. Димәк... 
 
- Әллә минем әти башка кеше идемени? – диде ул телен көчкә әйләндереп.
 
- Әйе...
 
- Ә әти... Нишләп бергә булмадыгыз? Начар кеше идемени?
 
- Бик әйбәт кеше иде ул. Тик аерылышырга туры килде.  Чит ил кешесе иде ул. 
 
Индүс берара ни әйтергә белмичә аптырап торды. Бераздан:
 
- Яраткан кешеңнән аерылышу бик кыен булгандыр, әни, - генә дия алды.
 
- Әллә ни фаҗига ясамадык тагын. Икебез дә яшь, без  ярамасын да, аерылышасыбызны белдек бит. Мин анда китә алмый идем, ул монда кала алмады... Шуңа күрә балага узудан да сакландык. Без бер көн белән яшәдек. Алдагысын – алда карарбыз, дип уйладык. Ә аерылышасы көнне саклану җитәрлек булмагандыр инде. Синең әтиең бүтән кеше, балам.
 
Менә ни өчен ул  әтисенә ошамаган икән! 
 
- Әти... ул белә идеме?
 
- Ул минем авырлы икәнемне белеп өйләнде. Без аның белән бик әйбәт яшәдек, улым.
 
- Син аны яраттыңмы соң?
 
- Яратмасам, аңардан тагын биш бала тапмас идем.
 
- Нигә сөйләдең син миңа моны әни?
 
- Моны син белергә тиеш дип уйладым . Бу серне үзем белән алып китәсем дә килмәде. Моңа хәтле бу турыда авыз ачып беркемгә дә әйткәнем юк иде. Син беренче кеше, балам. Әтиең дә төпченеп сорамады. Белгән кадәресе дә җиткән иде.
 
- Ничек очрашканыгызны сөйлә әле, әни?
 
- Кайсы белән?
 
- Үземнең әтием белән инде. Мондагысы белән!
 
- Мин кайтып эшли башлаганда ул мәктәп директоры иде. Миннән унбиш яшькә олырак, хатыны ике баласын калдырып юл фаҗигасында үлгән. Тол ир. Ә мин әле синең белән йөкле икәнемне дә белмим. Белеп алгач, аптырап калдым, нишләргә дә белмим. Ирсез бала табып булмый бит инде. Миннән генә калмаган, дип төшерергә уйладым. Ничек кенә кешегә белдермичә эш итәргә? Казанда танышларым аша хәл итәргә уйладым һәм бер атнага җибәрүләрен сорап, директорга кердем. Ә ул : “Уку елы башланганда нинди китү ул”, ди. Җибәрергә уенда да юк. Сәбәбен аңлатырга туры килде. “Төшермисең, - ди , - мин аны үземнеке итеп үстерәм, чык миңа кияүгә, мин сине күптән яратам”, димәсенме... Аптырадым да калдым. Ә ул әйтә: “Беренче баласын төшереп, күпме кеше бала таба алмыйча интеккәнен беләсеңме? Син мине яратмыйсың, беләм. Балаң хакына риза бул. Теләмисең икән, соңыннан аерылышырбыз”, диде. Мин риза булдым. “Бәлки яратырсың да, мин алай ярамаслык кеше түгел бит”, диде. Башта әле без бер өйдә генә яшәдек, арабызда ул-бу булмады. Аннан яшәп киттек и
нде. Дөрес әйткән, әтиең теләсә нинди кыз яратырлык чибәр кеше иде.
 
- Берәү дә шикләнмәдеме?
 
- Кем шикләнсен? Ул бит миңа әллә кайчан “Бүтән беркая да китмисең, үзебезгә генә кайтасың”, дип йөрде. Институттан үзе үк килеп  алды . Аннан соң  кемнең кемдә эше бар соң? 
 
- Ә миңа әти тиешле кеше... Кайда ул хәзер?
 
- Кайда булсын? Үз илендәдер, гаиләсе, балалары бардыр. 
 
- Бер тапкыр да хәбәрләшмәдегезме?
 
- Юк. Ник кирәк иде бу? Барыбер берни дә үзгәрми бит. 
 
- Бер тапкыр да күрәсең килмәдеме?
 
- Юк. 
 
- Әгәр сиңа чит илгә китәргә мөмкин булса, киткән булыр идеңме?
 
- Яшь чагында җүләр буласың. Бәлки киткән дә булыр идем. Ярый әле китмәгәнмен. Син аңа бик ошагансың, улым.  
 
Бу сөйләшү Индүснең күңелен астын өскә китерде. Ул моңынчы үзенә балачагыннан билгеле булган бер яссылыкта гына яшәде. Монда аңа барысы да таныш, барысы да якын иде. Кинәт яссылык киңәйде, ул аның соңгы ноктасының кайда туктаганын да әйтә алмый. Моңарчы барысы да гади һәм аңлаешлы иде. Ә хәзер - әллә кайда еракта кайсыдыр илдә бөтенләй башка телдә сөйләшүче әтисе, туганнары булуы аны тетрәндереп җибәрде. Анда да аның туганнары, монда да... Монда кендек каны тамган җир, ә анда моңарчы барлыгын да белмәгән туганнарыныкы. Анда аның барлыгын да белмиләр.
 
Ул үзенең дөньяга килүенә  сәбәпче булган кешене күз алдына китерергә тырышты. “Син аңа ошагансың”, диде бит әнисе. Азмыни бер-берсенә ошаган кешеләр? Әйтәм аны, җыен карга арасында бер чәүкә баласы шикелле - башка туганнарына бөтенләй дә ошамаган. Кара тут йөзенә , дулкынланып тырпаеп торган чәчләренә бөтенләй туры килмәгән  зәңгәр күз. Исеменә хәтле Индүс. “Нигә андый исем бирдегез “, дип кызыксынгач, “шундый кушамат такмасыннар өчен”, дигән иде әтисе. Кылыч борын.Таныш булмаган кешеләр тиккә генә тау халыкларына ошатып эндәшмәгәннәрдер бит. Түгәрәк бит, калын иреннәр... Нинди милләттән, кайсы илдән булган аның әтисе? 
 
Әнисе аның алдына фотоалбом эчендәге конверттан берничә фоторәсем өстәлгә таратты.Анда моннан чирек гасыр элек төшкән фотодан нәкъ үзенә ошаган егет елмаеп тора иде.
 
- Ул Һинд кешесе иде.  
 
- Чит илдә укытырлык булгач, әти-әниләре акчалы кешеләр булгандыр инде. 
 
- Шулай булгандыр. Ул чагында моны сорарга башыма да килмәгән. Бай яшибез, йортыбыз да сарай кебек дигәне бар иде барын...
 
Их, әни! Әйтмәгән булсаңчы... Хәзер аның дөньясы икегә бүленә бит инде. 
 
Егет фоторәсемдәге кешегә әти итеп карый алмады әле. Ул бүтән дөнья кешесе. Аның Индүскә бөтенләй дә катнашы юк. Ул барыбер дөньяга килгән булыр иде, менә бит ул туган, үскән, аңардан башка да бик шәп яшәгән! Дөрес, зур йортта түгел , гап-гади авыл йортында үсте. Бакча артындагы болынлыкта кәшәкә сукты, каз-үрдәк бәбкәләрен саклады, кич көтүдән кайтканда сусыл үләнгә алданып, кайтмый калган малларны шуннан эзләде. Һәм тагын әллә нәрсәләр... Әнә әтисе күптән түгел генә җирләнгән зират... Ул аның чардуганын буяп, чүпләрен утап, күпьеллык чәчәк үсентеләре утыртты. Анда бит кешеләрне күмәрлек җире дә юк, аларны яндырырга утын алыр өчен акчасы җитмәгән кешеләр дә аз түгел... Ә утын бик кыйммәт икән...Эштән берәү анда барып кайткач, Ганга елгасында янып бетмәгән мәетнең йөзеп йөрүен шаккатып сөйләгән иде. Берәр хәерченең яндырып бетерерлек утын алырга акчасы җитмәгәндер инде. Таулардан агып төшкән бу елгадагы су беркайчан да бозылмый - үзеннән-үзе чистара икән. Тагын әллә нәрсәләр... Анда байлар гына түгел, урамда 
яшәүче хәерчеләр дә күп, химаячеләр табышларының бер өлешен  аларның тамагын туйдырыр өчен сарыф итәләр һәм башкалар һәм башкалар ... Ашарга ризыкны бамбук яфрагына салып бирәләр, ашаганнан соң аларны бер урынга өеп калдыралар. Соңыннан сыерлар ашап китә икән. Сыерга табыналар, алар өчен ул изге санала, Теләсә кайда ашыкмыйча сыерлар йөри, аларны куучы юк, ә үлеп китсә, бөтен җирен чәчәк белән бизәп, махсус урында яндырып, көлен Ганга елгасына сибәләр... Аның күз алдыннан ак күлмәк-чалбар кигән һинд егетләре белән саридан һинд кызлары үтте. Гөлүсәгә дә килешер иде ул сари дигәннәре... Анда бит кабер казырга да җир юк!
 
- Әти белә идеме аның һинд егете икәнен?
 
- Белә иде. Тик без аның турында бүтән беркайчан да искә алмадык. Ул сине үзенеке итеп кабул итте. 
 
- Әни нишләп миңа сөйләдең боларны? Сөйләмәсәң дә була иде бит!
 
- Элекләрне мин  дә шулай уйлый идем. Абыйларың белән яшь арабыз әлләни булмаса да мине әни дип йөртәләр. Мин дә аларны үги итмәдем. Хәзер дә үз дөньялары булуга карамастан “Әни, ни эшлисе бар ”, дип якын итеп торалар. Миңа әллә нәрсә кирәкми, шул сүзегез  җитә. Кайгы-хәсрәтсез генә яшәгез. Нишләп сөйләргә уйлаганмындыр, үзем дә белмим. Бу Гөлүсә әллә нишләтте мине . Күрәм бит, синең дә күңелең тыныч түгел...
 
- Айдар – сволочь!
 
- Ул да болай булыр дип уйламагандыр! Аны да бик гаепләп бетермә. 
 
- Дус кызы дисең бит...
 
- Иң авыр җәрәхәтне дуслар гына ясый. Чөнки йомшак ягыңны яхшырак беләләр... Менә шулай улым. Ул һинд егете белән мин дә  улыбыз туасын уйламаган идек... 
 
Әнисе белән булган бу сөйләшүне ул беркем белән дә уртаклаша алмый иде. Аның каравы аларның икесе генә белгән уртак сере барлыкка килде. Шул ук вакытта ул бу турыда кабаттан сүз кузгатырга да курыкты. Әйе, кайдадыр аның бу дөньяда барлыгын да белмәгән , үзенең дөньяга килүенә сәбәпче булган кеше бар. Һинд киноларындагыча ул бай җиһазлы зур сарайда яшидер, аның үзенә ошаган балалары бардыр, саридан киенгән һинд хатыны ирен бик яратадыр. Әнисе сөйгән кешене яратмый буламы соң? Тирә-ягында гөлләр-чәчәкләр күптер, ә урамнарда бамбук агачлары үсәдер... Аңа туган тиешле балалары да кайсы табиб, кайсы юристлыкка укыйлардыр. Аларның кем белән гаилә корырга тиешлекләрен дә, туй хасиятләрен дә әти-әниләре әллә кайчан хәл итеп куйгандыр. 
 
Әгәр ул анда яшәсә? Ул үзенең туен күз алдына китерде. Менә аның кәләше. Әле аны бер тапкыр да күргәне юк , анда яшьләр өйләнешкәнче бер-берсен күрмиләр дә, белмиләр дә. Алар өчен барысын да атасы-анасы хәл итә. Тик нишләптер ул кәләш киемендәге һинд кызы урынында Гөлүсәдән башка кызны күз алдына китерә алмады. 
 
Әгәр аңа хәзер кайда яшисен сайларга кушсалар? Нишләр иде микән?
 
Юк, үзе бер тапкыр да булмаган, кинолардан карап, китаплардан гына укып белгән бу ил аңа бөтенләй ят, бөтенләй чит. Андагы гадәт-йолалар да аның өчен түгел. Аның әтисе дә, туганнары да, сөйгән яры да монда.  Ул монда дөньяга килде, теле ачылды, яланаяк йөгереп йөрде. Каз-бәбкәләрен, тавык чебешләрен саклады, монда әтисе , әбисенең-бабасының кабере. 
 
Әнисе моны тиккә сөйләмәде бит. Белә бит ул улының үзен кая куярга белмичә йөргәнен. 
 
Икенче кайтуында ул тагын Гөлүсәләргә керде. Гөлүсә игезәкләрне  өстәл янына утыртып, кашыктан ашатып утырта иде.
 
- Әбекәй ачуы килгән кешегә, игезәк бала тапсын, дип кенә тели торган иде. Нигә алай дигәнен менә хәзер белдем инде, – диде ул елмаеп. – Бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар, тыныша да алмыйлар. Гел карап кына торырга туры килә.
 
Индүс балаларның башыннан сыйпап, аларның кулына һәркайсына аерым машина тоттырды.
 
Малайлар уенчыкны күргәч, ашауларын да оныттылар.
 
-  Әйттем бит инде, балаларны ияләштермә, дип.
 
- Ә бусы сиңа, - диде ул кулындагы төргәкне тоттырып.
 
- Нәрсә бу? 
 
– Чык миңа кияүгә, Гөлүсә. Мин сезне бик яратам. Сине дә, балаларны да. Мин аларны үз улларым итеп үстерермен
 
- Нәрсә бу? – диде Гөлүсә аптырап.
 
- Туй күлмәге. Балалар бакчасында чагында ук алам дигән идем бит.
 
- Онытмагансың икән әле.
 
- Йә, киеп кара әле. Таман булмаса, алыштырырбыз, диделәр.
 
- Юк, юк. Туй күлмәген кияү егетенә күрсәтеп кияргә ярамый, - диде Гөлүсә. Син юкта гына киеп карармын. Ярамаса, әйтермен.
 
Бу аның ризалыгын аңлата иде.
 
* * *
 
Аннан соң аларның тагын ике улы туды. Гөлүсәнең үзенә ошаган кыз да алып кайтасылары килә Индүснең. Әллә дим... Әнә бит серле генә елмаеп йөри башлады, күкрәкләре дә калкыбрак киткәндәй, үзе дә түгәрәкләнгәндәй...
 
Ә Айдар...
 
Авырый дип ишетелгән иде шул. Моңа әлләни игътибар да итмәгән иде. Кеше авырмый тормый. Тик шулай  көтмәгәндә генә... 
 
Бу тормыш дигәнеңне аңламассың да. Менә ул да Айдарның игезәкләрен үзенеке итеп үстерде. Үзеннән аермалы буларак, тууларына кемнең сәбәпче булуын беләләр алар. Әмма моңа хәтле бер тапкыр да әти дип аңа тартылганнары булмады. Гаиләдә аның турында яхшы яктан да, начар яктан да телгә алмадылар. Балаларыңны үстерәм, алиментын түлә, дип тә тинтерәтмәделәр.  Тормышы җайлы гына , тавышсыз-тынсыз гына бара иде шикелле. Тик тыныч кына булмаган, димәк. Гөлүсәнең, әти-әнисенең, игезәк балаларның күз яшьләре, рәнҗүе төшкәңдерме, әллә авылдашларының каргышымы? Теге хатын да үзе табибә була тотып, ник саклану чарасын күрмәгән? Араларын бозар өчен махсус шулай эшләгәне шыр тиле кешегә дә ачык бит! Аннан соң... Бәлки ул хатын да гаепле булмагандыр? Һәркем үз бәхете өчен үзенчә көрәшә. Шулай килеп чыккан икән, хәзер берни дә үзгәртеп булмый инде. Гаеплене табудан берни үзгәрми. Җенси тотнаклык, сафлыгыңны саклау кызларга гына түгел, егетләргә дә менә кайчан кирәк икән. Терсәк якын да тешләп кенә булмый.  Гомере аз калган, ди 
бит... Тыныч кына яшәмәгән димәк... Хәл итеп булмый торган хатасы кара хәсрәт булып төерләнеп, җанын ашаган, төзәтеп булмас чиргә әверелгәнме әллә?... “Бәхилләшәсе килә”, диде бит.
 
Тик торганда, бер сәбәпсез әҗәл чиренә дучар буламыни әле яшәргә дә яшәргә тиешле кеше? 
 
Балалары үзләренең дөньяга килүенә сәбәпче кеше белән  бер тапкыр да күрешеп сөйләшкәннәре юк бит! Бу хатынга да яшәве җиңел булмаган, димәк. Югыйсә килмәс иде. Соңгы амәнәт...Аны үтәмәсә ул үзе дә соңыннан үкенәчәк бит. Менә күрергә мөмкин булсын иде әле һиндстандагы әтисен. Юк, аннан әти буласы кешене эзләү эскерттән инә эзләү белән бер . Аннан соң аның барлыгын белмиләр дә, белмәгәч кирәге дә юк. . Ә монда ул бар, җирнең читендә дә түгел. 
 
Икенче көнне ул гаиләсен алып  теге хатын калдырган адрес буенча Айдар янына китте.

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 22.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»