• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 11.04 Премьера!"Мио,минем Мио" (6+), Кариев театры, 18:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
  • Өйгә килеп массаж ясыйм. Кыйммәт түгел. 8927650389
 
 

 
Архив
 

               

22.05.2015 Дин

Әҗерсез хәсрәт

Аллаһның илчесе Мө­хәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәллам) үзенең хәдис­ләренең берсендә: “Ният­ләнгән эшнең уңышлы төгәлләнүе өчен, аны яшерегез, чөнки чынлыкта һәр бәрәкәт иясенең үз көнлә­шүчесе бар”, – дип киңәш бирә. Икенче бер хәдистә көнчелекнең һәр адәм баласы күңелендә борнап ята торган чир булуын искәр­теп: “Өч нәрсә бар, алардан һичберәү котыла алмас: начар уй, көнчелек һәм яман юрау”, – ди.

Кешеләр арасында аерма шунда: изгелек ияләре калебнең бу өч чирен һәрдаим дәвалау бе­лән мәшгульләр һәм, бу шөгыльләрендә уңышка юлы­гып, йөрәкләрен чис­тартуга ирешәләр. Нәфес коллары исә әлеге хисләр­дән күңелләрдә карурманнар үстерә һәм без хезмәт коллективларындагы коллегалар арасында, күрше белән күрше арасында, хәтта ки карындаш туганнар арасында сүнми торган ялкынлы конфликтлар кү­рәбез. Кайбер очракларда бу конфликтлар шул дәрә­җәгә җитә: бөтен халыкка фаш булалар, югары оешмалардан тикшерүләр китә, газетадан журналистлар ча­кырыла, әмма каршылык бик сирәк очракларда гына уңай хәл ителә. Көнчеләр үз арсеналларында булган бар­лык ысулларны эшкә җи­гәләр: җыелышларда җәнҗал куба, коллективта үз мәнфәгатьләрен яклаучы төркемнәр барлыкка килә, югары оешмаларга аноним әләк-шикаятьләр ява. Ка­рый­сың: шактый дәрәҗәле кешеләр – талант ияләре,  астыртын ниятләр белән бер-берсен батыру өчен, бер оешмадан икенче оешмага чабалар. Хезмәт коллективында гадәттә үзенең уңышлары, тышкы кыяфәте, хәтта тату гаиләсе белән башкалардан аерылып торучы шәхесләр көнчеләр һөҗүменә юлыгырга мөм­кин. Мондый һөҗүмнең үз термины да бар, фәнни телдә ул “моббинг” дип атала.

Моббинг объектына әй­ләнгән шәхеснең хәле кызыгырлык түгел. Аңа юкка-барга да бәйләнергә тырышалар, психологик яктан юкка чыгарырга омтылалар. Бернард Шоу тиктомалдан гына: “Көнләшү­челәрнең күплеге куркыта, юклыгы сагайта”, – димәгән. Көнчеләр терроры гомуми эшкә һәр­вакытта да зыян сала: спорт командалары җиңелүгә дучар була башлый, иҗат коллективлары деградация кичерә, матди байлыклар җитештерү­че­ләр зыянга эшләргә тотына. Шуңа күрә акыллы җитәкче – тренермы ул, директормы,  кол­лективның рухи саулыгын кайгыртырга мәҗбүр. Күп кенә Көнбатыш илләрендә моббинг оештырган өчен җәза бирә торган махсус законнар да кабул ителгән. Германиядә, мәсәлән, хез­мәт килешүенә һәм контрактларга моббинг турындагы махсус пункт кертел­гән һәм әхлакый зыянны кап­лату өчен зур гына акчалата компенсация түләтү ихтималлыгы да каралган. Кү­рәбез, татарлар – көнче халык, бер-берсен батырырга ярата дигән раслау миф кына ул. Көнчелек, баш­калар­ның уңышын күралмау – барлык халыклар вәкил­ләренә дә хас сыйфат.

Көнләшүчеләр игътибарына юлыккан шәхеснең хәле мөшкел, әмма көнче­ләрнең үз хәлләре аныкыннан да яманрак. Борынгы Рим шагыйре Овидий: “Көн­че җәфалый һәм үзе дә җә­фа чигә”, – дигән. Кемгәдер уңыш елмайган өчен хәсрәт чигүченең хәлен күз алдына китерегез. Кайгы өчен сәбәпләр даими табылып тора, чөнки көнчелекнең бер сыйфаты – азны күп итеп күрү, татар халкы бу хакта: “Күрше тавыгы күркә булып күренә”, – ди. Бу сыйфат хөсетле күңелне даими хәсрәттә тота. Әбү-әль-Фә­раҗ атлы гарәп әдибе һәм галиме: “Ни өчен көнчеләр һәрва­кыт хәсрәттә? Чөнки аларны үз уңышсызлык­лары гына түгел, бүтәннәр­нең уңы­шы да интектерә”, – ди. Гарсиан-и-Моралес исә аны: “Көнче бер генә тапкыр үлми, көндәшен мактаганнарын ишеткән саен җан бирә”, – дип куәтли. Борынгы грек комедиографы Менандр: “Көнләшүче – үз-үзенә дошман, ул бит үз ирке белән сайлап алган газаптан интегә”, – дип бәяли. Көнчелеккә иң тулы бәяне бирүче һәм аның иң зур зыян икәнен аңлатучы Әбү Ләйс Сәмәрканди хәзрәтлә­ре. Ул әйтә: “Явызлыклар ара­сында көнчелектән дә зыянлырак булган нәрсә юк, чөнки көнчегә биш җәза ирешер: киселми торган (бет­ми торган) кайгы; әҗе­ре-файдасы булмаган хәс­рәт; макталмый торган хурлыклар; Аллаһы Тәгаләнең ачуы; Аллаһтан аңа ярдәм ишекләре ябылу”.

Көнчеләр һөҗүменә юлык­кан шәхескә алардан котылуның иң уңай ысулы – игътибар итмәү, һәрвакытта да яхшы кәеф белән йөрү. Үз күңелеңдәге көнчелек­тән котылуның да юллары бар һәм гади. Сенека бу хакта: “Башкаларныкы белән чагыштырмый гына үз өле­шебездән канәгать булыйк, зуррак бәхетне күрүдән газапланучы бит беркайчан да бәхетле була алмый. Башыңа үзеңнән алда баручылар турында уй килгәндә, үзеңнән артта калучылар турында уйла”, – ди. “Юга­ры­га карап фикер йөрт, түбәннәргә карап шөкер ит”, – дигән татар акылы да шул җөмләдән. Иман иялә­ре өчен көнчелекне йөгән­ләү­нең иң яхшы ысулы – нигъмәтләрнең Аллаһтан икәнен һәм үз өлешеңнең син дөньяга килгәнче үк тәкъдир итеп билгеләнеп куелганын аңлау. Синең өле­шең котылгысыз сиңа булачак, аңа беркем дә кул суза алмаячак, югалтканың исә синеке түгел. Һәр югалтуда исә риза булып сабыр иткәннәргә зур әҗерләр бар. Әҗерләрнең иң зурысы – күңелен көнчелектән арын­дырып бүтәннәрнең уңы­шына сөенгән, югалтуларына көенгән кешегә. Бу дөньяны да ул рухи ләззәт белән тыныч үткәрә, ахи­рәте дә аның өметле. Пәй­гамбәр (салаллаһу галәй­һис­сәлам) бервакыт сәхабә­ләрнең берсен оҗмах әһе­ле дип игълан итә. Габдулла бин Гас атлы сәхабә оҗмах әһеле дип игълан телгән кардәшенең өенә барып анда өч көн яши, аның гамәл­ләрен өйрәнә, әмма һичбер артык гамәл тапмый. Шуннан соң ул исән чагында ук оҗмах иясе булып табылган бу кешедән оҗмахка кайсы гамәле сәбәпле керүен сорарга мәҗбүр була. Җавап бик гади: “Мин үземнең күңелемдә мөсел­маннардан һичберәүгә явыз­­­лык тапмыйм һәм Ал­лаһы Тәгалә аңа биргән нигъ­мәтләргә хөсет­лек кылмыйм”. Вакыйганың хик­мәте шулдыр ки, бәхетле буласың һәм уңышка ире­шәсең килсә, күңелдәге ки­нәне һәм хөсет­лекне үтер.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 69 | 20.05.2015
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar