поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2015 Мәдәният

Рамил Курамшин: «Без үзебезне үзебез генә саклап кала алабыз»

Әле быел гына чыга башлавына карамастан безнең «Атнакич» сәхифәсендә кемнәр генә кунакта булмады: җырчылар, рәссам, тренер, журналист, диктор... Бүген без сәхифәбезгә атаклы баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны кунакка чакырдык.

Чыннан да, уйлап карасаң, бер генә сабантуй да, туй да, концерт та, кичә дә, мәҗлес тә, очрашу да гармунчыдан башка үтми. Ярты гасырга якын иҗат гомерендә Рамил Курамшин атаклы җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Зифа Басыйрова, Таһир Якупов, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимоваларның моңын халыкка җиткерешкән, алар белән бергә ярты дөньяны гизгән шәхес. Рамил абый кызыклы әңгәмәдәш тә. Аның белән җыр-моң хакында гына түгел, ә сәяси хәлләр, әдәбият-сәнгать, тормыш-көнкүреш вакыйгалары хакында да рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин. Чөнки аның һәр кешегә, һәр күренешкә карата үз фикере бар, ни уйлаганын турыдан-туры әйтә. 

Рамил Курамшин баянчы гына түгел, ә җырчы һәм композитор да әле. Үзе уйнап үзе җырлаучылар, көй чыгарырга маташучылар татар эстрадасы өчен зур яңалык түгел анысы. Саный китсәң, андыйлар бүген байтакка җыела. Әмма аларның күбесе я баянчы буларак, я җырчы буларак үзешчәннәр дәрәҗәсендә генә. Ә Курамшинның сәхнәдә чыгышлары профессиональ баянчы белән профессиональ җырчыныкы. Композитор буларак иҗат ителгән җырлары да югары дәрәҗәдә. Иҗатын баянчы буларак башлап җибәргән Рамилнең җырлый башлавына 20 елга якын мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның баянчысы булып эшләү дә тәэсир иткәндер, әлбәттә. Әмма нинди рольдә генә чыгыш ясамасын, Рамил Курамшин безнең өчен иң беренче чиратта сихри моң илчесе, татар җырының әллә ничә гасырлардан килгән бизәкләрен киләчәккә илтүче бер вәкиле.

– Рамил абый, «Кайчан уйный башладың?» – дип сорасаң, гармунчыларның күбесе: «Үземне белә башлаганнан бирле», – дип җавап бирәләр. Ә менә Сез кайчан иң беренче тапкыр кулыгызга гармун алдыгыз? Гармун дигән сихри инструментта уйный башлау өчен иң башта аның булуы, музыкаль мохиттә яшәү дә кирәктер дип беләм...

– Әйе, дөрес әйтәсең, моң дигән әйбер, аны тою сәләте ул нәселдән килә. Әтием Сөләйман мәктәптә җыр-музыка дәресләре укытучысы булгач өйдә гармуннар байтак иде. Мин аларның иң кечкенәсен шул ике-өч яшьләр тирәсендә «шыңгырдата» башладым бугай. Миңа биш, абыем Рафаилгә җиде яшь тулып, аның мәктәпкә укырга керергә әзерләнеп йөргән матур җәй көннәренең берсендә әти безгә «хромка» дип аталган ике рәтле гармун сатып алды. Әти абый белән миңа берничә көй өйрәтте һәм шул җитә калды: без абый белә көн саен шул гармунда ярыша-ярыша уйный башладык. Мәктәптәге концертларның берсе дә бездән башка үтми иде. Аннан соң инде баянга, аккордеонга да күчтек, өлкәнрәк сыйныфларда укыганда абый белән безне авыл яшьләре кичке уеннарга, концертларга да чакыра башладылар. Әйтергә онытканмын: татарның каймагы дип йөртелгән мишәр ягыннан бит мин: Сергач якларындагы Кучкай Пожары дигән авылдан. Син спорт дөньясында кайнаган кеше буларак белергә тиеш: татарлардан беренче Олимпия чемпионы, көрәшче Шәгъзам Сафин безнең авылда туып үскән.

– Абый белән ярыша-ярыша уйный идек дисең. Минем, оятыма каршы, Рафаил Курамшин дигән гармунчы хакында ишеткәнем юк...


– Мин Казанга абыйга караганда иртәрәк килдем, биредә музыка училищесын тәмамлагач, филармониядә баянчы булып эшли башладым. Ә абыем авылыбызда урта мәктәпне тәмамлагач, Арзамас шәһәрендәге педагогия институтына укырга керде. Бер ел укыгач аны армиягә алдылар. Шунда өч ел хезмәт итеп кайткач, ул укуын дәвам итте. Институтны тәмамлагач берничә ел укытучы булып эшләде. Шуннан соң язмыш аны Казанга китерде һәм ул 1972-75 елларда Татар дәүләт филармониясендә баянчы булып эшләде. Күренекле җырчылар Габдулла Рәхимкулов һәм Флера Сөләймановаларның баянчысы сыйфатында гастрольләрдә йөрде. Шушындый җырчыларыбызга уйнап, ул чын милли моңнарыбыз мәктәбен үтеп, баянда уйнау осталыгын камилләштерде. Тормышның кайбер кыенлыклары аркасында абыйга Мәскәүгә китәргә туры килде. Әлбәттә, ул анда да музыка белән элемтәсен өзмәде, мәктәптә җыр-музыка дәресләре укытты, башкаладагы татар җәмгыяте оештырган чараларда, концертларда әле дә катнаша. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исеме бар. Кыскасы, милләтебезгә, мәдәниятебезгә хезмәт итә.



Аталы-Уллы Курамшиннар триосы - унда әти уртада абый, сулда мин. 1950 ел.

– Рамил абый, Сез 20 елга якын мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров бригадасында дөньяны аркылыга-буйга айкаган музыкант. Илһам абый, әлбәттә, үзе белән ни җитте генә баянчыны ияртеп йөрмәс иде. Җырлап китүеңә дә аның йогынтысы булгандыр?

– Әле мәктәптә укыган чагымда ук радиодан ишетеп белгән Илһам абый Шакиров турында: «Их, үзен тере килеш бер күреп тыңласаң иде!» – дип хыяллана идем. Язмыш дигәнең бик кызык нәрсә икән ул. Аны тыңлау гына түгел, 20 елга якын бергә эшләп, бергә иҗат итәргә туры килде. Әгәр дә кемдер зур җырчы булыр өчен матур, көчле тавыш та җитә дип уйласа, бик нык ялгышыр. Чөнки халык улы булу, чын зыялы булу өчен үз телеңне камил белү, милләтпәрварлык, тарихыңны, халкыңның гореф-гадәтләрен яхшы белү, аның рухы, язмышы белән яшәү мәҗбүри.

Илһам абыйның тагын бер асыл сыйфаты турында ассызыклап әйтәсем килә. Ул беркайчан да заманга һәм мода агымнарына яраклашып, арзан, зәвыксыз, мәгънәсез, үзе әйтмешли, «шырдый-бырдый» җырлар җырламады. Аның репертуары тирән мәгънәгә ия, уйландыра, милли горурлык хисе уята торган җырлардан гына гыйбарәт. Аңа бит күп композиторлар үз җырларын тәкъдим итә иделәр, әмма ул аларның алда санап киткән таләпләренә туры килгәннәрен генә сайлап ала иде. Шушындый җырчыга баянда уйнап йөрүләре бер бәхет булса, искиткеч тирән акыллы, зыялы кеше белән фикер алышулары минем өчен зур тормыш мәктәбе булды.

– Рамил абый, Сез ярты гасыр татар музыкасы дөньясының эчендә кайныйсыз. Бүген дә күңелләрне дәртләндереп баянда «сиптерәсез», сезне төрле конкурсларда жюрида күрергә була. Моннан 20-30 еллар элеккеге белән чагыштырганда, бу өлкәдә алга китеш бармы? Сезне бүген нәрсәләр борчый?

– Турысын гына әйткәндә, күңелне һич кенә дә куанычлы хисләр биләми шул. Әйе, төрле конкурслар да уздырабыз, эстрадага да яшьләр элеккеге кебек берәмләп түгел, ә «пачкалап» киләләр. Тик аларның күбесе нигә килгәнен, нәрсә эшләргә килгәнен аңлап бетерми шул. Бүген татар җаны өчен илаһи нәрсә булган «моң»ның нәрсә икәнен белмәгән җырчылар «йолдыз» булып йөриләр. Рәтләп нотаны да белмәгән кайберәүләр, ни татар, ни урыс җырлары язып, үзләрен композитор дип атыйлар. Андыйларга иң элек Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов җырлаганны тыңлыйсы иде.

– Сез гомер буе юлда дигәндәй, гастрольләрдә күп йөрдегез һәм хәзер дә йөрисез. Артист халкы арасында кызыклы, маҗаралы хәлләр дә еш очрый. Шуларның бер-икесен искә төшермәссезме?

– И-и, туганым, кызык хәлләрне искә төшерсәң, үзе бер китаплык җыелыр иде. Халык җырчыларның, артистларның гаилә хәлләре белән бик нык кызыксына бит бездә. «Фәлән артист өйләнгәнме?», «Тегесенең ничә баласы бар?» кебек сорауларны һәркайда биреп кенә торалар. Бервакыт аларга җавап бирүдән туйгач, мин бер хәйлә уйлап таптым. Клубта зур гына плакат кәгазенә иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар яздым һәм фатирга килеп керүгә шул кәгазьне өстәлгә җәеп куям да: «Абый, апа! Миңа сорауларыгыз булса, менә бу кәгазьдә барысына да җаваплар бар», – дип әйтә башладым. Хуҗалар көлешә-көлешә җавапларны укыйлар һәм мине бүтән интектермиләр иде.

– Рамил абый, өйдә ничә баяныгыз бар?

– Икәү. Берсе зур концертларда чыгыш ясар өчен, икенчесе «халтурага», ягъни вак-төяк мәҗлесләрдә уйнау өчен.

Алтынчы сыйныфта укыган чак.1960 ел.

– Сәгатьләр буе фәлән килолы баянны күтәреп җырчыларга уйнап-басып торыр өчен ай-һай нык сәламәтлек кирәктер?


– Мин филармониядә эшли башлаган чорда баянчылар урындыкка утырып уйныйлар иде. Аннан соң басып уйнау модасы китте. Баян бер потка якын авырлыкта, ягъни 13-14 кило чамасы. Күз алдыгызга китерегез: Илһам абыйның концертлары өчәр сәгатьтән артыкка сузыла иде. Көненә икешәр концерт куйган чаклар да күп булды. Алты сәгать буена баянны күтәреп сәхнәдә басып тору (басып тору гына түгел, уйнау) бер дә җиңел эш түгел.

– Газета укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?


– Дөньяда бүген илләр дә күп, халыклар да. Узган халык санын алу вакытында Русиядә кайбер халыкларны берничә өлешкә бүлгәләү күзәтелде. Шул исәптән безнең татарны да. Бүген һәр халык үз мәнфәгатьләрен хәл итү белән мәшгуль. Шуңа күрә дә без үзебезне үзебез генә саклый алабыз. Менә шул хакта онытмаска иде.


Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ 18 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»