поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2015 Мәгариф

«Умники и умницы»да катнашкан Айдар Шәйхин: «Баш эшләсен өчен җәяү йөрергә кирәк»

Беренче каналда баручы «Умники и умницы» тапшыруында республикабызны таныткан, тарих фәне буенча Россия олимпиадасында җиңү яулаган Айдар Шәйхин Татарстандагы сәләтле балалар өчен бердәнбер гуманитар гимназия-интернатында укый. Әлеге гимназия Актанышта урнашкан, Айдар белән күрешү өчен шунда бардык.

Гимназия дүрт ел элек кенә ачылса да, даны тирә-якка танылырга өлгергән инде. Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә килеп укучылар җитәрлек, шул исәптән Казахстан, Таҗикстаннан да укучылар бар. Барлыгы 160лап бала белем ала. Укучыларны 5 нче сыйныфтан кабул итә башлыйлар. Читтән килүчеләр өчен махсус интернат та булдырылган. Анда укучылар бушка яши.
 
Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ренат Миргаязов әйтүенчә, төп максат – сәләтле балалар өчен уңышка омтылыш уяту.Укучыларга белем алу, мөмкинлекләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
 
– Мәктәпләрдә гел шулай бит инде ул: сыйныфта кемдер күбрәк белергә тели, дәресләрдә гел кул күтәрә, сораулар бирә, икенчеләре игътибарсызрак була. Гимназиягә әнә шул актив, белемгә омтылган, фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән кызыксынган укучыларны җыябыз. Алар арасында да конкуренция булдыру мөһим, сәләтле балаларның офыклары тагын да киңәергә, талантлары тагын да артырга тиеш, дип саныйбыз. Укучыларыбыз – республика, Россия күләм бәйгеләр призерлары. Гимназияне тәмамлаган укучылар арасында Казанда IT-паркта эшләүчеләр, үз эшен ачучылар да җитәрлек, – ди Ренат.
 
Гимназиянең директоры Артур Галиәхмәтов исә биредә бер ел гына эшли. Үзе дә Актаныш якларыннан.
 


Ринат Миргаязов: "Төп максат – сәләтле балалар өчен уңышка омтылыш уяту".

 
– Туган ягымда шундый көчле гимназия булуы белән горурланам. Якташларыбыз истәлегенә багышлап, республика күләмендә күп кенә чаралар, фестивальләр, бәйгеләр уздырабыз. Гимназиядә бик тәҗрибәле югары категорияле укытучылар белем бирә. Әйтик, химия фәне укытучысы Рузилә Гарипова әле быел «Ел укытучысы» исеменә лаек булды, – ди директор.
 
Гимназия КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә күп кенә түгәрәкләр эшли: журналистика, гарәп графикасын өйрәтү, робототехника, җыр, бию буенча дисеңме... «Инглиз чәршәмбесе» дә үзенчәлекле уза, һәр атна бу көнне укучылар үз фикерләрен инглиз телендә җиткерә, чит телдә аралаша. Гимназиянең үз телевидениесе, радиосы, «Ак җилкән» дип исемләнгән газетасы да чыгып килә.
 
Гимназиянең беренче катында «Ак җилкән» газетасына хәбәрчеләр кирәк, дигән игълан эленгән, кызыксынып, «редакция»гә юл тоттым. Газета чыгару бүлмәсен укучылар «бункер» дип йөртәләр. Бункерда түбәтәйле егетне очраттым, бу Айдар Шәйхин үзе булып чыкты. «Гимназия газетасының версткасын эшләгәндә, «Шәһри Казан» газетасыннан үрнәк алдык, соңгы арада басманың бизәлеше нык үзгәрде, яхшырды», – дип искәртте Айдар.
 
Тумышы белән ул Актаныш районының Әтәс авылыннан. 3 нче класстан бирле тарих белән кызыксына икән инде.
 
Россия күләмендә узган тарих фәне буенча олимпиадада җиңү яулау әлеге фән буенча БДИдан азат итә икән. Хәер, имтиханнардан болай да курыкмыйм, ди Айдар. Шуңа да репетиторлар белән дә шөгыльләнми, өстәмә әдәбиятны әллә кайчан укып чыккан инде. Аның «Умники и умницы» тапшыруында катнашуы белән дә кызыксынам. Уенның берничә этабында җиңеп, ул бәйгенең чирек финалына чакырылган.
 
– Бу тапшыруның чиста шоу түгеллеге сөендерде. Анда барысы да гадел. Әзерләнү барышында гыйлемемне арттырдым. Күп дуслар таптым. Соңгы турда тимер юллар темасына багышланган сорауларга җавап бирүе авыр­рак булды. Мине күбрәк дәүләтләр тарихы кызыксындыра. Алга таба исә диннәр тарихын өйрәнергә телим, Татарстанда әлеге өлкәнең киләчәге өметле, – ди Айдар.
 
Егет түбәтәй киеп йөри, сүз уңаеннан, «Умники и умницы»­да да ул түбәтәен салмаган. Егет гарәп язуын белә, Коръәнне укый, диндә.
 
– Белемгә омтылу нә­селдән киләдер. Әти тракторчы иде, әни сыер савучы, үз вакытында белем алу мөмкинлеге булмаганга дипломсыз калган, ә фикерләү дәрәҗәсе бик югары, – ди Айдар.
 
Ул көненә алты чакрым җәяү йөри. Иртә белән интернатта яшәүчеләрне мәктәп автобусы илтсә дә, Айдар җәяү китә. Хәзер менә велосипедка күчкән.
 
– Баш яхшы эшләсен өчен, җәяү йөрергә кирәк, – ди.
 
Айдарның чит илдә белем алырга мөмкинлеге булса да, Казанда калырга исәбе.
 
– Иң зур хыялым зур дәрәҗәләргә ирешү, чит илләрдә белемне тирәнәйтү дә түгел, беренче чиратта, безне кеше иткән, биш баласын аякка бастырган әниебезгә яхшылык эшлисем килә. Әнидән еракка китәсем килми, аны кайгыртып тору – безнең олы бурычыбыз, – ди Айдар.

Сүз уңаеннан, Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» исә 26 майдан укырга килергә теләүчеләрне җыя. Гимназиягә талантлы балалар бишенче сыйныфтан кабул ителә.


Актаныштагы бер бинага Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның "Без – булдырабыз!" сүзләре язылган.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»