поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.05.2015 Җәмгыять

Тарзан кайтавазы яки нәрсә күрсәтсәләр, шундыйга әйләнәләр

Олырак буын кешеләре хәтерлидер әле. 1950 елларда авыл-шәһәр клубларында, кинотеатрларда читтән кайтарылган кинофильмнар күрсәтә башладылар. Шулар арасында халыкның мөкиббән китеп караган маҗаралы «Тарзан», «Робин Гуд маҗаралары» кебек фильмнар да бар иде.

Ул елларда авылларда халык күп яшәде, колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торды. Яшьләр үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаш­ты. Айга бер үзләре әзерләп берәр спектакль яки концерт куялар иде. Атнага бер күчмә кино килә. Халык шуны зарыгып көтеп ала иде. Ул фильмнар аклы-каралы, кадр астына русча титрлар язылган. «Тарзан» киносы булганда, клубка халык сыймый иде. Ул кино кызык, мавыктыргыч иде, әмма тора-бара төрле хәлләр күренә башлады. Хыялый малай-шалайлар, урманга барып, Тарзан булып уйнап, агачтан агачка сикерәләр, шунда егылып имгәнүчеләр дә булды. Безнең Төгәлбай авылы белән янәшә Кошки дигән авылдан МТС­та механик булып эшләүче Аксеновның 11 яшьлек малае һәм тагын өч малай, Африкага барып, Тарзан булабыз дип, Идел буендагы пристаньга чыгып китәләр. Үзләренчә, пароход белән Әстерханга хәтле барып, аннан Африкага джунглига барып, чыгу планын коралар. Боларны пароходка кертмиләр. Шуннан әтиләренә телефоннан шалтыратып әйтәләр, тегеләре килеп ала.
 
Безнең Төгәлбай авылында өч мәчет бар иде. 1930 еллардан соң алар мәчет булып эшләүдән туктала. Берсенең манарасын кисеп – клуб, икенчесеннән мәктәп ясыйлар. Өченчесенең манарасын кисми генә амбар ясыйлар. Манарага менү юлы бар иде. 15-16 яшьлек малайлар манарага менеп, Тарзан булып кычкыра башлый. Халык моңа ризасызлык белдерә, динне мыскыл итәләр дип, шикаять белдерәләр. Шуннан соң менү юлын такта белән томалыйлар. Аның манарасы давылда 1961 елда үзе авып төште. Дингә ирек биргәч, халык шунда мәчеткә йөри башлады. Янына таш мәчет салып куйдылар.
 
Тарзан булып уйнаган артистның олы яшькә җитеп, хәерчелектә вафат булуы турында матбугатта хәбәрләр булган иде. Кино гына булса да, халык күңеленә ничек тәэсир итә! Ленин да бит, юкка гына: «Сәнгатьнең барлык төрләреннән безнең өчен иң әһәмиятлесе – кино», – дип әйтеп калдырмагандыр шул. Ул заманда чыккан барлык кинолар халыкны уңай якка, патриотлыкка, туган илгә мәхәббәт, намуслы хезмәткә юнәлтелгән рухта эшләнгәннәр иде. Әнә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча чыккан фильмны карап, романын укыган күп кенә яшьләр медицина өлкәсен сайлап, халык сәламәтлеген саклауга өлеш кертте. Фильмнар күбрәк шундый темаларга кагылышлы булсын иде. Экраннар безнең тормыш рәвешенә туры килми торган чүп-чар фильмнар белән тулган. Чит илләрдән арзанга алып, файда ясамакчылардыр инде. Әмма аның зыяны күпкә артыграк.


Сөләйман ШАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»