поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2015 Шоу-бизнес

Безнең Игорьнең җырын «Казан егетләре» башкара

Беркөнне «Казан егетләре» төркеме җырларын тыңлап утырам. «Тик ни бирә әнкәй бездән киткәч, барып күрү аның каберен, әйдә, дуслар, әни исән чакта, белик әле аның кадерен!» Тукта, чү, бу бит безнең Игорьнең «Әни кадере» җыры. Игорь Жидяевский минем сыйныфташым иде, ул башта бу җырның текстын язды, әле кайбер урыннарын бергәләп төзәтеп тә утырган идек, аннары көен дә иҗат итте. Авыл клубында, мәктәп сәхнә­сендә еш кына башкара иде ул әсәрне. Бу җыр «Казан егетләре»нә ничек килеп эләккән соң? Игорь бит инде күптән арабызда юк.

Кызыксынып, «Казан егетләре» төркеменә шалтыраттым. Баксаң, Игоребез «Казан егетләре» төркеме егете Илнат Фәрхуллин белән таныш булган икән. Класс­ташым берара Казанда троллейбус йөртүче булып эшләде. Шул чакта эшеннән бер концертта катнашырга кушканнар аңа, бу чарага «Казан егетләре» дә килгән булган. Алар шунда танышып, дуслашып киткәннәр.

– Игорь шундый гади, аралашучан, ихлас егет иде. Аның әнисе Роза апа белән дә бик якын танышлар без, бер очрашуыбыз вакытында Игорь үзе иҗат иткән «Әни кадере» җырын биреп калдырды. Кызганыч, ул җырны үзе үлгәннән соң гына яңгырата алдык, бу җырыбыз аның рухына дога булып барсын, – ди Илнат.

Игорь Казанда озак эшләмәде. «Казан минем өчен түгел, тырышкан кеше авылда да яши ала, кайтам мин, авылда яңа тормыш башлыйм, өйләндем, йорт салам», – дигәне истә аның. Кызганыч, 28 яшьлек егетнең хыяллары тормышка ашмый калды, ул фаҗигале төстә арабыздан китеп барды.

Мәктәп елларыннан ук Игорь актив егет булды. Шигырь яза, җырлый, спектакльләрдә теләп катнаша, дәрте ташып тора. Әнисе белән яши торган йортта кечкенә генә студия дә оештырганнар иде алар. Концертлар куйганда еш кына шунда репетицияләр ясый идек. Берара Игорьнең җырларын «Болгар радиосы»ннан да яңгыраттылар. Ләкин классташым: «Җырчы булу максатым түгел. Бары сагышларымны таратыр өчен генә җырлыйм», – дия иде.

Игорьнең кинәт үлеме барыбызны да тетрәндерде. Балыкка дип киткән була ул. Әмма икенче көнне машинасы белән суга баткан килеш табалар аны. Игорьнең ничек машинасы белән суга төшеп китүен бер Алла белсен! Без – классташлары, улын ялгызы гына тәрбияләгән әнисе Роза апа, Игорьнең хатынын да бу хәбәр кайгыга салды.

Игорьнең фамил­иясе Җидяевский. Әтисе поляк булган аның, әмма ул үзен гел татар, мөселман дип санап йөрде. Язган шигырьләре дә ана телендә иде аның. Үләр алдыннан исемен дә Илнур дип алыштырган булган икән. Роза апа улының үлеме белән әле дә килешә алмый. Онытылып торыр өчен гел ни дә булса эшләргә тырыша ул, хәзер менә улының җырын тыңлап юана. «Казан егетләре» төркеме башкарган «Әни кадере»н нәкъ Игоре җырлый кебек.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»