18.05.2015 Ир белән хатын
Җырларда җырланган хыянәт
Бер хатын иренең икенче хатын белән йөрүеннән зарланып, әнисе янына килә.
– Бу бәладән котылу бик ансат, – дигән әнисе. – Юлбарысның 3 бөртек йонын йолкып ала алсаң, ирең синнән башка берәүгә дә күтәрелеп карамаячак.
Хатын сарык суйдырган һәм шул сарыкның итен һәр көнне юлбарыс яшәгән тауга илтә икән. Башта юлбарыс аны ырылдап каршы алса да, тора-бара ияләшкән һәм итне хатынның кулыннан ук ала башлаган. Һәм инде ул аның килүен көтеп тора икән дә, хатын күренү белән, койрыгын болгап, аның каршына йөгерә икән. Бервакыт юлбарыс, башын ризыкландыручысының тезләренә куеп, йоклап киткән. Шул чагында зирәк ханым юлбарысның 3 бөртек йонын йолкып алган.
– Менә, күрәсеңме, – дигән әнисе. – Син шундый юлбарысны буйсындыргач, иреңне дә яман гадәтләреннән биздереп, иркә җан иясенә әйләндерә аласың.
(Риваять.)
Хыянәт турында җырлар җырланып, легендалар, әкиятләр сөйләнеп кенә калмый. Бу сүз көндәлек тормышта күпләрнең җан ярасына әверелә. Чөнки әхлакый упкын чигендә, ата – улны, ана кызны белми торган заманда яшибез. Ышаныч беткән заманда. Дуска түгел, туганнарга да шикләнеп карыйбыз.
Хастаханәдә табиб көтеп чиратта утырганда, Наилә ханым сөйләгәннәр кызганыч тоелды:
– Күземә генә карап торган, игътибарлы, ихтирамлы ирем үлеп китте, – дип сүзен башлады ул. – Яшьтән спорт белән шөгыльләнде, музыка яратты – өйдә 4 уен коралы бар. Күңеленә сыймаган хисләрен көй-моң белән әйткән, күрәсең. Мин менә дәвалап булмаслык чир белән яшим, ә зарлануны, авыруның ни икәнен белмәгән ирем күнегүләр вакытында бакыйлыкка күчте.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, Наилә апа таныш түгел әңгәмәдәшенә күңелен бушатты. “Без – дүрт кыз туган. Арада мин генә гаилә бәхетенә тиенеп яшәдем. Барлык калган туганнарымның хыянәт кичереп, гаиләләре җимерелде. Бер сеңлемнең ирен массажист хатын “алып китте”. Ул ханымның чираттагы корбаны гына иде безнең кияү. Икенче сеңлемнең ире эштән юллама алып, җылы якка ял итәргә барып кайтты. Күчтәнәчләр, яңа тәэсирләр белән кайткан туганыбызны зурлап каршы алдык. Фотоларын карый башлагач, үзе төшкән тарихи урыннарда гел бер үк төрле хатын-кыз сумкасы күзгә чалынды. “Узып баручы бер ханымга мөрәҗәгать иткән идем, аның сумкасыдыр”, – дип акланды. Үзе йөргән барлык тарихи урыннарда бер үк хатын-кызның сумкасы “кадр”га эләгүе безне юкка шикләндермәгән. Үзе генә ял итмәгән, “юлдашы” булуы да ачыкланды, “служебный роман” булган аның. Аерылдылар да, тегенең белән бер түбә астында гомер итә хәзер.
Өченче сеңлемнең сабакташы гел өйләрендә кунак булды. Соңга таба гаилә бәйрәмнәрендә дә еш кына ул чакырулы иде. Ирсез генә бала үстерүче сабакташның баласы да безнең “кияү”неке булып чыкты. Гаиләсен ташлап, шул сөйрәлчеккә китте. Әлеге хатыны иренә тагын ике бала тәрбияләтеп, үзе ят ирләр белән чуалып йөрүен дәвам итә. Ялгышын аңлаган ире сеңлем янына кире килеп гафу үтенде. Тик башка ышанмый шул аңа сеңлем, гафу итә алмыйм, ди”.
Моңа аваздаш язмышлар адым саен. Авылларда да хыянәтләр гадәти күренеш икән. Үзебез кайтып йөри торган авылда бер тәрбияченең ире үлеп киткәч, тол калган ханым кайчандыр бергә укыган, тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән, бер коллективта эшләгән хезмәттәшенең ире белән “гүләйт итә”, ди. Укытучы, тәрбиячеләрнең авыл җирендә әхлаксызлык үрнәге күрсәтүе кызганыч...
Илдар Әбитов, психолог, психология фәннәре кандидаты:
– Хыянәтнең сәбәпләре күп төрле. Әйтик, бүген җәмгыятьтә никах һәм гаиләгә кагылышлы тәртипләр үзгәрде. Хәзер бик күп гаиләдә “кунак никах”, ягъни бер түбә астында аерым яшәү очраклары бар. Андыйлар “тыныч кына” башка партнерлар белән очрашып яши. Икенче сәбәп: өлкәнрәк буын арасында ешрак күзәтелгәне – “читтәге роман” ярдәмендә үз гаиләсенең проблемаларыннан качарга теләү һәм яңа тойгылар белән онытылып тору. Өченче, төп сәбәп: ир белән хатынның бер-берсеннән канәгать булмавы. Нигездә, аларның бер-берсенә ышанмавы, җенси әзерлексезлек (наданлык) яки үзара тыныша алмау. Санап үткән барлык сәбәпләр читтә элемтә эзләүгә китерә.
Хыянәтне булдырмый калу өчен нишләргә? Гадәттә, яңа роман вакытлыча гына уңай тәэсир тудыра, ә аннары үкенү хисләренә китерә. Шуңа күрә бу адымга барганчы киләчәктә тормыш иптәшең белән ни рәвешле яшәячәгең хакында уйларга кирәк. Үпкә-рәнҗү хисләре белән эш итүдән сакланырга, тынычланырга тырышырга кирәк. Гаепне төзәтү беркайчан да соң түгел, ләкин ялгышны булдырмый калу яхшырак.
Ренат Шәмсуаров, К.Тинчурин театры актеры:
– Минемчә, ирләр өйләрендә тапмаганны читтән эзли.
Рамил хәзрәт Фазлыев:
– Ир хыянәт итсә дә, хатын хыянәт итсә дә, азгынлык, имансызлык сәбәпче дип уйлыйм. Коръәндә: “Иманлы ирләргә – иманлы хатыннар, иманлы хатыннарга – иманлы ирләр, азгыннарга – азгыннар булыр”, – диелгән. Зина кылу зур гөнаһлардан санала. Бу гөнаһ аның үзенә генә түгел, бөтен нәселенә төшә. Зиначының урыны җәһәннәмдә.