|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2015 Милләт
Юк минем сыйныфташларымМөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен яратып укыйм. Алардагы геройларның гадәтләре, эш-гамәлләре, уй-кичерешләре шулкадәр якын: алар арасында үз авылым кешеләрен, күршеләрне, хәтта үземне таныгандай булам. Мәсәлән, “Бәхилләшү” повестенда мондый урын бар: “Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең наданлыгын ныграк сизә барды. Утызынчы елларда ул башлангыч мәктәптә, аннан ТБУМда укып йөргән иде: иллә дә туган телгә өйрәтмәгәннәр икән аны укытучылар ул елларда! Менә бит хәзер ничек сөйләшәсе икән. Менә бит культуралы кеше ничек шәп сөйләшә ул. Һай, һай, һай, һай...” Исламгали агай, улы Габделхәмиттән килгән хатны укыгач, шулай уйлана. Минем дә, Исламгали агай кебек уйланып, үземне бик надан итеп тойган чаклар булгалый. Мәсәлән, радиодан гаять сәнгатьле интонация белән һава торышы турында хәбәр итәләр: “Көндез – 5-7, төнлә белән 9-11 градус салкын булачак”. Көндез һәм төнлә сүзләре – вакыт рәвешләре. Ни өчен төнлә сүзе янына белән бәйлеген өстәргә кирәк – аңламыйм. Көндез белән, былтыр белән дип әйтмибез ләбаса. Төнлә белән дип әйтү дә дөрес түгел. Әлбәттә, белән сүзе вакыт мәгънәсен белдерү өчен кулланыла, ләкин исемнәр, исем фигыльләр янында. Мәсәлән, кич белән, кайту белән һ.б. Татар радиоларында орфоэпик нормалар еш бозыла, алып баручылар үз сөйләмнәренең стилистик ягына булса да игътибар итсеннәр иде. Соңгы вакытларда матбугатта сердәшче дигән сүз күренгәли башлады. Авылдаш (бер авылдан, ягъни авыллары уртак), бүлмәдәш (бүлмәләре уртак), сердәш (серләре уртак) сүзләре бар. Ә -чы,-че кушымчалары һөнәрне, эшчәнлек төрен күрсәтә торган сүзләр ясый. Тәрбияче, игенче, сатучы һ.б. Сердәшче кем була микән?
Телевизордан “Татарлар” тапшыруы бара. Түбән Кама шәһәре мәктәпләре турында сөйлиләр. Хәбәрченең: “Ана теле дәресләре ике төркемгә бүлеп укытыла: рус һәм татар балалары өчен”, – дип әйтүе мине гаҗәпләндерде. Бер үк дәрес рус баласы өчен дә, татар баласы өчен дә ана теле дәресе була алмый бит инде. Әлбәттә, бу очракта сүз татар теле дәресләре турында бара һәм шулай дип әйтергә кирәк иде. Татар балалары аны – ана теле буларак, ә рус балалары дәүләт теле буларак өйрәнә.
...Шәһәребез урамнары буйлап йөргәндә, рус, татар, инглиз телләре буенча фәнни хезмәт язарлык материал тупларга мөмкин. Сөендерә торганнары да, кәефне кырырдайлары да очрый. Мәсәлән, сәүдә үзәгенә, кафега бик матур татар сүзе белән – “Миләш” дип исем биргәннәр. Ләкин берсендә күзне ертып керердәй эре хәрефләр белән “Миляш” дип, икенчесендә “Милэш” дип язып элгәннәр. Татарстаннан читтәге берәр төбәктә шундый язу күрсәң (анда, мөгаен, дөрес язылган булыр иде әле), бәлки сөенер дә идең: монда да татар сүзләрен ишетеп беләләр, хәтта кулланалар икән дип. Ләкин Татарстан башкаласы Казанда бу инде татар сүзе булып түгел, ә наданлык билгесе булып күренә. Ә хәрефен яза белүче табылмаганмы, әллә бүтән сәбәпме? Инглиз сүзләре дә күп очрый шәһәребездәге атамаларда, аларны русча хәрефләр белән язып элүче юк бит.
* * *
Мин авылда туып-үсеп, гомер буе авылда яшәгән төрле буын кешеләре белән дә, шәһәр татарлары белән дә аралашам. Арада эшчеләр, укытучылар, журналистлар, язучылар һ.б. һөнәр ияләре бар. Төрле темаларга сөйләшергә туры килә, шул исәптән, сәламәтлек турында да. Берсеннән дә “хастаханәдә ятып чыгарга туры килде”, “сырхауханәдә чират зур иде”, “шифаханәдә ял итеп кайттым”, “даруханәдә дарулар бигрәк кыйбат” кебек сүзләр ишетергә туры килгәне юк. Алар больницада яталар, поликлиникада чиратларда утыргалыйлар, җай килсә, санаторийда ял итеп кайтырга мөмкиннәр, аптекалардан төрле бәягә дару алалар. Шулай дип сөйләшәләр. Әлбәттә, язмабызда аерып күрсәтелгән сүзләр татар теленең сүзлек составында бар һәм урыны белән, әйтик, газета битләрендә, элмә такталарда алар кулланыла да. Еш кына хаталар белән яки урынлы-урынсыз. Бигрәк тә хастаханә, сырхауханә, шифаханә сүзләрен дөрес кулланмау очрый. Аларны дөрес куллану өчен хаста, сырхау, шифа сүзләренең мәгънәләрен белергә кирәк. Хаста да, сырхау да – авыру (чирле) сүзенең синонимнары. Ләкин авыру белән авыру арасында аерма була. Нык авырып, урында ятарга мәҗбүр булганда хаста диләр. Хаста кешегә даими ярдәм, белгечләр дәвалавы кирәк. Андыйларны, гадәттә, хастаханәгә, ягъни больницага салалар. Сырхау кеше врачлар киңәшен тотып, аларга күренгәләп торып, алар билгеләгән даруларны кулланып, үзе дә дәваланырга мөмкин. Сырхау сүзенең мәгънәсе рус телендәге недомогание сүзенә туры килә. Бу очракта ул сырхауханәгә, ягъни поликлиникага барып йөри. Ә шифа – сәламәтлеккә файда дигән сүз. Сәламәтлекне ныгытыр өчен, шифаханәгә барып кайтырга була. Монысы инде санаторий. Бу сүзләрнең кулланылышы турында язучылар күп булды инде. Ә хаталарның әле һаман беткәне юк.
Газета-журналларны күп укыйм, басма вариантларын хуп күрәм. Бөтенесен дә яздырып яки сатып алып бетереп булмый, шуңа сайтларына да еш керәм, район газеталарыныкын да караштырам. Еш кына авыруларны яки һәлакәткә юлыгучыларны район үзәк шифаханәсенә китерүләре турында хәбәрләр очрый. Район үзәк хастаханәләре була. Төгәл белмәгәч, больница дип кенә язарга кирәк инде. Күп дистә еллар актив кулланылышта булган больница, поликлиника, класс һ.б. сүзләр татар теленең сүзлек составыннан чыгарып ташланмаган бит. Аларның мәгънәсен һәр татар кешесе аңлый һәм сөйләмдә куллана, ул сүзләр татар теле кагыйдәләре буенча килеш, тартым, сан белән төрләнә.
* * *
“...Люба белән без уку алдынгыларының район слетында таныштык. Җиденче классны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге “сыйнфый дошманнар”ны хәтерләтә) тәмамлаган чак”, – дип яза Камил Кәримов “Тургайлы болытлар” романында.
Сыйныф сүзе бүген күбрәк рус мәктәпләрендә, анда да рус төркемнәрендәге татар теле дәресләрендә кулланыла. Мәсәлән, болайрак. “Бигрәк яратам инде шул 9нчы Б классын. Беренчедән бирле укыткангадыр инде. Шуклары да, укырга бик яратмый торганнары да бар. Барыбер яратам үзләрен. Хәзер шул класста дәресем була әле”, – дип сөйли татар теле укытучысы. Шулай сөйләшкән укытучы класска керә дә, рус балалары белән татар теле дәресе үткәрә. Исәнләшеп, хәлләрне, кәефләрне сорашкач, “Бүген сыйныфта кем кизү?” “Сыйныфта кемнәр юк?” һ.б. шундый сорауларга җавап алына, тактага һәм дәфтәрләргә “Сыйныф эше” дип язып куела. Шулай ук ел фасылы, һава торышы белән бәйле сөйләшүләр булып ала. Алар өйрәнелгән сөйләм берәмлекләрен ныгыту өчен кирәк. Аннары дәрес, темага бәйле рәвештә, үз җае белән (җайсызлыклары да булгалый, әлбәттә) дәвам итә, төгәлләнә. Дәрес беткәч, укытучы үзе яраткан 9нчы Б классы белән саубуллашып чыгып китә.
Мәктәпне тәмамлавыма 30 ел була. Без 30-40 еллар элек татар мәктәпләрендә укыдык. “Класс җитәкчесе”, “классташ” дип сөйләштек. Хәзер дә очрашкалыйбыз, шулай сөйләшәбез. Безнең әти-әниләр, хәзер 70 яшьтән узган авыл кешеләре дә шулай сөйләшә. Гомумән, авылда сыйныф дип әйткәннәрен ишеткәнем дә юк.
Монысы сүз башындагы темадан читкәрәк китү булып тоелырга мөмкин. Язуымның сәбәбе шул: рус балалары өчен чыгарылган татар теле дәреслекләре татар кешесе сөйләмдә кулланмый торган әлеге хастаханә, сырхауханә кебек сүзләргә бай. Әле ярый соңгы елларда чыккан дәреслекләрдә диалекталь дәү әни, дәү әти сүзләре юк диярлек. Элегрәк чыгарылганнарында: “Толя авылны ярата. Анда аның дәү әнисе, дәү әтисе яши” кебек текстлар да шактый очрый иде. Рус баласына бабушка сүзенең тәрҗемәсе –Кәби, дедушка сүзенеке бабай дип өйрәтү дөрес.
Сөйләмдәге хаталарны тикшерү кемнәргәдер бик вакчыллану булып тоелырга да мөмкин. Татарча сөйләшәбез – бик яхшы диярләр. Әлбәттә, яхшы. Ә газета-журналлар, радио һәм телевидение теле – ул инде гади сөйләм стиле генә түгел. Аларга таләп зуррак, чөнки алар зур аудитория – укучылар, тыңлаучылар белән эшли.
Гөлфәния НӘҖМИЕВА |
Иң күп укылган
|