|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2009 Җәмгыять
МИНЕМ СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР(Нәсер)
Сәлам дустым. Мин кайттым. Ә син мине үлгән дип уйлап, һәйкәлгә чәчәкләр китерә идең... Мин бүген дә унсигездә, инде алтмыш дүрт ел үтсә дә унсигездә.
Дөньяны кочасы, тормышны яратасы, якты хыялларны чынга ашырасы, каядыр очасы, биеккә-биеккә күтәреләсем килгән вакытта мин чит ил туфрагында ятып калдым. Мин тормышны өзелеп сөя идем. Хисләрем саф, яшьлегем чәчәк аткан иң гүзәл чорында Туган илдән еракта яу кырында ятып калдым. Мин яшәргә хаклы идем, мин яшәргә тиеш идем. Унсигездә үлеп буламы?! Минем бик-бик нык яшисем килде. Беләм, яшәү кыйммәт бер нәрсә, яшәү шулай кыйммәт булганга җиңү өчен бирдем мин аны.
Кичер мине, Илем! Синең газиз туфрагыңнан читтә калуым өчен. Су коенган күлләр, җиләк җыйган тугайлар, ялан тәпи йөгереп узган яшел чирәмлекләр, ат саклаганда яккан төнге учаклар – сезне бик теләсәм дә кабат кайтып күрә алмавым өчен кичерегез. Илебезне саклап, халкыбызны яклап, без ут эчендә тереләй яндык, үләсемне белә торып күкрәгем белән дошман амбразурасын капладым. Утлы ядрәләр алдыбызда шартлап, пулялар яңгыры тәннәребезне теткәләп, яшь йөрәктән соңгы тамчы каныбыз тамганда да без, Ватан, сиңа тугры калдык. Бик теләсәк тә, Җиңү көнендә горур атлап, Туган ил, сиңа кайта алмадык, кичер.
Кичер мине, Әнкәй! Вакытында туган нигезгә кайта алмавым өчен. Йокысыз төннәрең, борчулы көннәрең өчен. Синең моңлы күзләреңә карап, чал чәчләреңнән сыйпап юата алмавым, картаймыш көнеңдә терәгең була алмавым өчен кичер, әнием кадерлем...
Кичер мине, Сөеклем! Ялгызлыкта үткән яшьлегең өчен. Озак көттереп тә яныңа кайта алмавым, хыялларыбызның тормышка ашмавы өчен, кичер. Җирдә чын сөю барлыгына икеләнүчеләргә дәлил итеп мин Сине күрсәтер идем. Гомер буе мәхәббәткә тугры булып калган изге җан, озын чәчләреңнән иркәләүче назлы җил булып кайттым мин синең яныңа. Хыялыңда гына булса да башыңны кайнар күкрәгемә куй һәм үзеңне сагынып сыкраучы йөрәкнең тавышын тыңла. Син миңа алтмыш дүрт ел элек ничек якын булсаң, бүген дә шулай кадерле. Чөнки мин бүген дә унсигездә.
Утлы еллар аша мин кайттым. Алтмыш дүрт елдан соң унсигездә килеш сагышлы җыр булып, озын юллар аша, утлы еллар кайтавазы булып мин кайттым.
Кешеләр, еллар аша без сезгә эндәшәбез. Без кайдадыр еракта калмадык, мин Туган илгә мәрмәр сыннар, моңлы җырлар аша кайттым. Кышларын акрын гына ап-ак карлар яуганда шул кар бөртекләре арасында, язларын бер-берсен куышып агучы гөрләвек тамчыларында, җәйләрен сызылып аткан таңда сайраучы сандугач тавышларында, көзләрен алтын яфраклар арасында безнең җаннар күбәләктәй очып йөрерләр. Фани дөньядан киткән якыннарыгыз өчен дога кылганда безне дә искә алыгыз сез. Унсигез яшендә илен саклап чит илдә үлеп калучыларның моңа хакы бар. Онытмагыз безне, кешеләр, онытмагыз! Ватан өчен гомерен биргән унсигез яшьлекләрнең моңа хакы бар.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|