|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2015 Икътисад
Татарстанда министр хатыннары акчаны шәп эшлиТатарстан түрәләре 2014 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам итә. Халык мәш килеп бакчада казынган, ял иткән көннәрдә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте вәкилләренең былтыр күпме акча эшләве, милке, гаилә әгъзаларының кереме турында билгеле булды. Бактың исә, республикада Президенттан да күбрәк акча эшләүче министрлар бар икән. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов инде икенче ел рәттән хатыны Гөлсинә ханымга караганда күбрәк акча эшли. Былтыр ул 11,8 миллион сум керем алган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – бер миллионга күбрәк. Гөлсинә Миңнеханова узган ел 8,2 миллион сумга якын акча эшләгән. Республика башлыгының бернинди милке дә юк. Хатынының исә йорты, ике җир кишәрлеге, кунак йорты, фатиры һәм машина урыны бар. Боларга тагын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге 222 квадрат метрлы фатир һәм машина кую өчен ике урын да өстәлгән. Шунысы да бар: Миңнехановлар гаиләсендә бер генә шәхси машина да теркәлмәгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов – республикадагы иң бай түрәләр исемлегенең өченче баскычында. Татарстанның иң бай министры сәнәгать һәм сәүдә тармагын җитәкли. Узган ел вице-премьер Равил Зарипов 33,3 миллион сум акча эшләгән. 2013 ел белән чагыштырганда, ул өч тапкыр күбрәк керем алган. Ә менә хатыны былтыр нибары 84 мең сум акча эшләгән. 2013 елда ул, милек сатуын исәптә тотып, 2 миллион сумнан артык керем алган булган. Керем дәрәҗәсе буенча икенче урында – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Узган ел ул 21,3 миллион сум керем алган. 2013 ел белән чагыштырганда, министр дүрт тапкыр күбрәк акча эшләгән. Керемнең зур өлеше милек сатудан килгән икән. Башка байлыклары белән беррәттән, министрның транспорт чаралары исемлеге дә саллы. Роман Шәйхетдиновта машина, мотоцикл, квадроцикл, кар автомобиле һәм көймә исәпләнә. Министрның хатыны гаилә казнасын 11,7 миллион сумга баеткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ирләре дәүләт хезмәтендә эшләүче бай хатын-кызлар исемлегенең икенче баскычына күтәрелгән.
Беренчелек исә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллинның хатыны кулында. Хәер, бу – яңалык түгел. Нотариус булып эшләүче ханым моңарчы ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәкләрдәге идарә башлыклары гаиләләре арасында иң бай хатын-кыз буларак билгеле иде. Узган ел ул 38,5 миллион сум акча эшләгән. Аның милке дә шактый. Ә менә Рәфис Хәбибуллин исеменә берни дә теркәлмәгән булып чыга. Былтыр министр 4,3 миллион сум керем алган.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның хатыны да өйдә тик утыра торганнардан түгел. Былтыр ул 3,4 миллион сум акча эшләгән. Гүзәл Халикова “Максимилианс” рестораннар челтәре милектәше буларак мәгълүм. Аның фатиры һәм машинасы бар. Премьер-министр исә былтыр 4,8 миллион сум керем алган. Илдар Халиков – фатир һәм ике машина кую урыны хуҗасы. Аннан вице-премьер Васил Шәйхразиев (9,6 миллион сум) һәм беренче вице-премьер Алексей Песошин (5,1 миллион сум) да уздырган. Соңгысының фатиры да, йорты да, җир кишәрлекләре дә – хатыны исемендә. Алексей Песошинның бары көймәсе һәм моторы гына бар икән.
Хакимиятнең башка вәкилләре былтыр 2,5 миллионнан алып 4,5 миллион сумга кадәр акча эшләгәннәр. Министрлар арасында иң аз керемле булып икътисад министры Артем Здунов санала. Ул 2 миллион сум акча эшләгән. Хәер, Артем Здунов узган ел ахырында гына министр итеп билгеләнде. Ә менә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хезмәттәшләреннән акча белән түгел, шәхси транспорт чарасы белән уздырган. Аның очкычы бар.
Казан мэры Илсур Метшин да уртача керемлеләр исемлегендә. Былтыр ул 4,6 миллион сум акча эшләгән. Ә менә аның хатыны чын-чынлап гаилә тоткасы булып тора. Былтыр Гөлнара ханым 86,6 миллион сум керем алган. Түбән Кама мэры Айдар Метшинның узган елгы кереме турында әлегә мәгълүмат юк. 2013 елда исә җитәкче үзе – 2,1 миллион, ә хатыны Наилә ханым 39,4 миллион сум акча эшләгән булганнар. Узган елның көзендә Чаллы мэры итеп билгеләнгән Наил Мәһдиевнең дә кесә ягы калынайган. 2013 елда урман хуҗалыгы министры вазыйфасында ул 7,1 миллион сум керем алган булса, былтыр әлеге күрсәткеч 10,3 миллион сумга җиткән. Наил Мәһдиевнең хатынының кереме күрсәтелмәгән.
Федераль дәрәҗәдәге түрәләр һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларының кереме хакында хәбәр иткән идек инде. Чагыштырып карау өчен кайбер түрәләрнең байлыгын исегезгә төшерәбез. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2014 елда 9 миллион сум акча эшләгән. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев былтыр 8,1 миллион сум керем алса, ил Президенты Владимир Путин аннан азрак – 7,7 миллион сум акча эшләгән. Безнекеләр белән чагыштырганда, шаккатарлык та түгел.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|