14.05.2015 Ир белән хатын
Гаилә таркала – кем гаепле?
Бүгенге көндә һәр бишенче бала тулы булмаган гаиләдә туа. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренең юыла баруы шундый аяныч нәтиҗәләргә китерә. Соңгы елларда туучы балалар саны арта бара дип сөенеп сөйләсәк тә, аерылышулар саны арту зур борчу уята. Яшьләр, кызганычка, гаилә тормышына әзерлексез килә.
Соңгы елларда әти-әниләргә һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә актуальлек алды. Ана капиталы, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һ.б. башлангычлар туучы балалар санын арттырырга мөмкинлек бирде. Әмма матди тотрыклылык ныклы гаилә өчен бик мөһим урын алып торса да, рухи кыйммәтләрне, гаилә институтын торгызу эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмый.
Гаилә сәясәте белән бик күп министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр шөгыльләнә. Әмма бу мәсьәләләр аерым бер үзәк кулына тапшырылырга тиештер. “Төрле органннар үзләренчә төрле проблемаларны хәл итәргә тырыша, әмма бердәм концепция юк кебек. Шунлыктан тиешле нәтиҗәләр дә ирешелми”, - дип саный Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева билгеләп үткәнчә, былтыр республикабызда 57 меңнән артык бала туган. 1999 ел – соңгы 20 елда иң аз балалар туган чор белән чагыштырганда, бу 60 проценка күбрәк. Тагын бер сөенечле сан - балаларның 56 проценты гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Димәк, бер балалы гаилә “модасы” юкка чыга бара.
Әмма ЗАГС идарәсе вәкиле сүзләренчә, һәр бишенче баланың тулы булмаган гаиләдә тууы борчулы күрсәткеч булып тора. Димәк, яшьләр тәрбиясе юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләргә, гаилә коруга җитди мөнәсәбәт уяту, бала табуга җаваплы карау мәсьәләләренә зур игътибар сорала.
Татарстан Фәннәр Академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флюра Ильдарханова үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсе белән таныштырып үтте. Аның сүзләренчә, балалы гаиләләрнең 32 проценты фәкыйрьлектә яши, гаиләдә икенче бала туу ана капиталы бирсә дә, гаиләнең матди хәлен икеләтә начарайта. Хәзер хәтта авыл җирлегендә дә күп бала табу гадәте югала бара.
Чыннан да, бүген күпбалалы гаилә дигән төшенчә, күбрәк тискәре мөнәсәбәт уята. Димәк, вәзгыятьне үзгәртү өчен зур гаиләләрнең матди хәленә дәүләт дәрәҗәсендә тагын да зуррак игътибар булырга тиеш. “Бүгенге көндә исә яшьләр нигездә ике бала турында хыяллана, - ди Флюра ханым. - Билгеле, бер балалы гаилә тибыннан читләшү дә шактый алга китеш. Әмма яшьләрнең өстенлекләре барыбер дөрес билгеләнмәгән. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, беренче урында алар өчен белем алу, икенче урында - карьера, өченче урында – ял, дүртенче урында – машина һәм бишенче урында гына гаилә. Элегрәк хатын-кыз беренче баласын 18-20 яшьтә тудырса, хәзер көнбатыш образга юл алабыз”.
Гаилә учагы кору кебек җитди адымга яшьләрнең әзерлексез килүе зур проблема булып кала бирә. Нигездә, егет-кызлар ниндидер идеаллар белән эш йөртә. Кавышып, бергә яши башлау белән бу идеаллар җимерелә. Нәтиҗәдә, аяныч аерылышулар статистикасы барлыкка килә.
Гаилә кыйммәтләрен саклауда, билгеле, массакүләм мәгълүмат чараларының ролен дә билгеләп үтмичә булмый. Кызганычка, гаилә темасы матбугатта бик сирәк күтәрелә. Гаилә мәсьәләләрен берьяклы күрсәтү, сөенечле вакыйгаларга тукталып, проблемаларны чагылдырмау кебек шелтәле сүзләр әйтелә. Гаилә темасын яктыртучылар исә нигездә калыплашкан сценарий буенча эш итә. «Массакүләм мәгълүмат чараларының традицион гаилә кыйммәтләрен саклаудагы роле» түгәрәк өстәлендә шундый кимчелекләр билгеләп узылды. Билгеле, бу журналистларның гына гаебе түгел, гаилә темасына язучыларны куәтләмәү, бу темаларга хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибарның аз булуы нәтиҗәсендә, гаилә темалары игътибардан читтә кала.