|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2015 Дин
Хаҗга багышланган яңа тәңкә дөнья күрдеТатфондбанк сатуга Хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде. Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында. Тәңкәнең бер ягында Мәдинәдәге (бу изге урын һәм анда Мөхәммәд Пәйгамбәр җирләнгән) Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында хаҗның 3 символы урын алган: алтын йөгертелгән ябык Коръән, Кәгъбатулла һәм алтын йөгертелгән ачык Коръән. Шулай ук тәнкәдә Әл-Хәрәм мәчете дә бар. Әлеге 999 нчы проба көмештән эшләнгән тәңкәнең тиражы 200 данә, авырлыгы 124,4 г, ә бәясе 35 мең сум тәшкил итә.
|
Иң күп укылган
|