14.05.2015 Авыл
"Мин кешедән киммени дип, 700 төп виктория җиләге утырттым"
Яшел Үзән районының Олы Җәке авылында тырыш халык яшәгәнен ишетеп кенә түгел, күреп кайтырга да насыйп булды.
– Авылда үз эшен башлаучылар күп булсын дип йөри торгач, башыма бер уй килде: мин кешедән киммени, дидем үз-үземә. Менә шуннан соң 700 төп виктория җиләге утырттым, – ди авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Безнең авыл кешеләре бер генә дә тик тормый. Кайдан килгәндер ул шулкадәр хезмәт ярату?
Моны үз күзләребез белән күрү өчен, шәхси хуҗалыкларга юл тотабыз.
Яшелчәләр җитми дә әле
Әнәс Шәрифҗанов элек “Уразлы” колхозында баш инженер була, хәзер яшелчәләр үстерә. “Агрономга әйләнгәнемне сизми дә калдым. 1997 елда, үз эшебез булсын әле дип, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган идек, шуннан соң китте инде. Ике малаем да авылда яши. Олысы үзе дә яшелчәләр үстерә. Аңа зур йорт салдык. Подвалын трактор йөрерлек иттердек. Чөнки без үстергән яшелчәләрне анда саклыйсы бит”, – ди ул.
Шәрифҗановлар кыяр, помидор, кишер, чөгендер, сарымсак, суган, кәбестә үстерәләр икән. “Быел кәбестәне 2 гектарга җиткерергә дип торабыз. Кәлшәләрне иртә яздан үзебез утыртабыз. Орлыкларны Мәскәүдән барып алабыз. Баштарак кыенлыкларга юлыксак та, хәзер аларны җиңел генә үткәрергә өйрәндек”, – ди Әнәс абый.
Бу гаилә күпләп сыер да тота, бозаулар да үстереп сата икән. “Эшләмичә утырып булмый. Тырышабыз. Күршеләрдән күрәбез дә, ник без дә шулай итмибез әле?” – дибез. Авылдашлар барысы да шөгыльле. Кирәк икән, бергә киңәшләшеп, уңыш серләрен дә уртаклашабыз. Һәркемнең үз клиенты бит. Арабызда көнләшү, усаллык дигән нәрсә юк. Безнең килешү төзеп куйган зур оешмаларыбыз бар. Шуңа күрә яшелчәләр әрәм булыр дип кайгырасы юк. Кайчак җитми дә кала әле. Андый чакта җаен табабыз – сатып алучыны югалтмас өчен, кыйммәткә сатып алып, арзанга да биреп җибәрәбез”, – ди Әнәс абый.
Сыйлы көнең – сыер белән
Нәҗмиевләр кыш буе сыерларыннан рәхәт күрә. “Казан базарына 7-8 ел йөрибез инде. Үз сатып алучыларыбыз бар. Алар безнең килгәнне көтеп тора. Кайчак соңга калсаң, шалтырата башлыйлар”, – ди Эльмира ханым.
– Тик менә базарга килеп сата башласаң, безнең кебек җитештерүчеләрне аннан куалар. Авылдан килеп сатучыларга бераз мөмкинлек булсын иде ул, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Илдар әфәнде.
Нәҗмиевләрнең 20 яшьлек улы белән 17 яшьлек кызы Казанда эшли. Көн саен кайтып йөриләр икән. “Алар шәһәр дип өзелеп тормыйлар. Авылны яраталар. Безнең гаилә иртәнге биштә тора. Иртә торсаң, ит пешә, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Балалар барысы да үз эшен белә. Әле кызым кыш айларында: “Рәхәтләнеп чүп утар идем”, – дип утыра. Аларны сүгәсе дә, эшлә дип тә әйтәсе түгел. Хезмәт ярату балаларның канында ул”, – ди Эльмира ханым. Олы Җәке Казанга якын. Ә моның уңай яклары күп. “Без шәһәр кешесен экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итәбез. Кайвакыт сатарга бармый калсаң, кешеләр үзләре кайтып ала”, – ди Нәҗмиевләр.
Бездә балалар уйнамый
Күптән түгел Олы Җәке авылы мәктәбенә Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин килгән булган. Балаларның хәлләре, укулары, каникулны ничек уздырулары турында сораштырган. 3 нче сыйныф укучысының: “Кәбестәнең берсе 7-8 кило була. Аны ун сумнан сатабыз. Ә бер пачкада 2500 орлык була. Димәк, җәйне чүп утап, кәбестәләргә су сибеп уздырсак, күпме акча эшли алабыз”, – диюе район башлыгын шаккатыра. Шулай булгач, Олы Җәке авылының киләчәге 9 яшьтән акча саный белгән малай-кызлар кулында түгел дип кем әйтә ала? Бу авылда эшсезлектән тилмереп яки исереп йөрүчене дә таба алмыйсың. Авыл халкы, киресенчә, эшләтер өчен, күрше Мари Республикасыннан кешеләр алып кайта икән.
Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин да бу авыл халкы белән горурлануын яшерми. “Районның йөзе алар. Мондагы халык кебек барысы да тырыш булса, башкалар авыл хуҗалыгын куып тота алмас иде”, – ди ул.