поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2015 Ир белән хатын

Димче Н.Җиһаншина: “Хатын-кызга кул күтәргәнен белгәч, ул ирне картотекадан алдык”

Дөньяда һәр җан иясе парлы итеп яратылса да, кешеләр арасында ялгызлар бик күп. Ник? Нишләп һәркем үз ярын табып, балалар үстереп, тулы-түгәрәк гаилә булып яшәми? Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе, “Ханым” гаилә кору үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

– Мин бу мәсьәләгә электән үк битараф түгел идем, – диде Наилә ханым. – Бу безнең нәселгә хас “чир” бугай. Әбиемнең әнисе ялгызларны кавыштыра иде, туганнан туган апаларым әле дә булса яучылык белән уңышлы гына шөгыльләнәләр. Мин дә үзләренә яр таба алмыйча, ялгыз каңгырап йөргән таныш-белешләрне эчтән сызып карап-күзәтеп йөрдем дә, аларны димләү эшенә керештем.

Ә 2009 елда “Ханым” гаилә кору үзәге оештырырга карар кылдым. Без (минем ярдәмчем дә бар) Татарстан, Русия, хәтта бөтен дөнья татарлары белән эшлибез. Чит илләрдән нигездә егетләр мөрәҗәгать итә. Австралия, Германия, Америка, Франция, Литва, Латвиядә яшәүче татар егетләрен, ирләрен өйләндердек.

– Хәзер егетләр, кызлар өйләнешергә ашыкмыйлар кебек.

– Яшь чагым – җүләр чагым диләр бит, иң яхшысы – шул җүләр чакта өйләнешеп калу хәерле дип уйлыйм мин. Егетләрнең төпле белемнәре, тотрыклы эшләре булгач өйләнүләре хәерле, билгеле. Әмма соңгы вакытта кызлар матди якны беренче урынга куя башладылар – ялгызлык бәласе менә кайдан килә. Күбесе бай, фатирлы, акчалы, машиналы кияү эзли. Чөнки кызларның байтагы үзләре дә башта югары белем алалар, аннан машина, фатир дип җан-фәрманга чабалар. Барысына да ирешкәч, кияүгә чыгарга кирәклеге исләренә төшә, аннан: “Миңа фатирлы, 100 мең сум акча алып эшләүче, машиналы егет кирәк”, – диләр. Эшмәкәр хатын-кызларның таләпләре аеруча зур. Алар сай кесәле яшь егетләр белән кавышырга теләмиләр, ә үзләре кебек бай ирләргә мондый ханымнар кирәкми...

Кайбер кызлар исә укуга гына бирелеп, артык белдеклеләнеп китәләр дә, үзләре кебек укымышлы кеше эзләп интегәләр.

Беркөнне бер ана килде. Кызы укый-укый 35 яшькә җиткән, өч югары белем алган. Инде үзенә тиң яр таба алмый икән. Әни кеше миңа бүгенге көннең девизы булырлык сүзләр әйтте: “Кыз бала яшьләй кияүгә чыгып калсын икән, – диде ул. – Әгәр гомерне кире кайтарып булса, мин кызымны укыту түгел, ә кияүгә бирү җаен карар идем”.

Ялгызларның бик күп өлешен тәшкил итүче тагын бер төр кызларыбыз бар, алар – “тулай торак саклаучылар”. Без авылдан килеп, яңадан шунда кайтмас өчен тулай торакта еллар буе яшәргә риза кызларны шулай атыйбыз. Аларның кияүгә чыгып, бала табасы вакытларын әрәм итеп, тулай торак бүлмәсе саклап ятуларына эчем поша, җаным әрни. Ир ышыгында яшәү бәхетен, бала сөю ләззәтен тоймыйча картаялар, ә авылда егетләр шулай картая. Ялгыз ир-егетләрнең 85 проценты – авылда. Тораклардагы кызларны кияүгә бирәсе иде шул егетләргә, яшәсеннәр иде рәхәтләнеп! Ләкин кызларның авылга кайтасылары килми. Бер газетага авыл егетенә кияүгә чыгарга теләгән кыз турында игълан биргән идек, телефоныбызга “ут каба” язды: көненә 180-200әр егет чылтыратты.

Авыллар белән аерым эшләү кирәк шул. Берничә районда яучылык үзәге ачып та караган идек, әмма эш барып чыкмады: кайсы районда буйдак ирләрнең генә күп булуы, ә кайсысында ялгыз хатыннарның күбрәк икәнлеге ачыкланды.

Хәзер кызларга авыл тормышыннан куркырга кирәкми дә кебек, югыйсә, чөнки бүгенге авылларны элеккеләр белән чагыштырырлык түгел: юллар бар, су, газ өйләргә кергән, йортлар зур, иркен, авыл саен әллә ничә кибет. Авылда да шәһәрчә шартлар тудырып, менә дигән итеп яшәүче алтын куллы татар егетләре бар. Без татар авылларына барабыз, күрәбез: андый егетләрнең кайсы күпләп мал асрый, кайсы җиһаз ясый яки башка төрле эш белән шөгыльләнә, мул тормышта яши.

Акылы белән идарә итә белгән, төпле фикерле кызлар авылга кайтырга ризалаша, шундый берничә кызны авылга кияүгә бирдек. Ә тәкәбберлеген җиңә алмаганнары ялгыз яши бирә. Әгәр ир эчми, пульт тотып, көннәр буе диванда аунамый икән, аның белән авылда да матур итеп яшәргә була дип уйлыйм мин.

– Авылда эш юк бит...

– Ә нигә хатын-кызга эш? 30-35 яшькә кадәр эшләгәнсең икән, җитәр, бала тап, ирең эшләсен! Хатын-кызның эше өйдә дә җитәрлек. Ирең эштән кайткан вакытка тәмле ашлар пешереп, өйне чиста-ямьле итеп тотсаң, балаңны тәрбияләп утырсаң, начармыни? Гаиләдә матди якны ир кеше кайгыртырга тиеш.

– Сезнең үзәк күпме ялгызны кавыштырды инде, исәбен алып барасызмы? Гомумән, ничек эшлисез?


– Исәбен төгәл әйтә алмыйм, үзәк эшли башлаганнан бирле 600ләп гаилә оешты. Аена 8-10, кайбер айларда 15әр пар кавыша. Үзенә яр эзләп килүчеләргә ялгызлар турында мәгълүмат җыелган (аларның фотолары куелган, анкеталары тутырылган) папкалар тәкъдим итәбез. Пар эзләүчеләр шуннан үзләре ошаткан кешене табып алалар. Шулай ук үзләреннән дә анкета тутыртабыз, фотоларын алабыз һәм башкалар сайлый алсын өчен аларны да картотекага куябыз.

– Кызганыч, хәзер шактый гаиләләр таркала, сезнең үзәк ярдәмендә танышучылар арасында да аерылышучылар бар дип беләбез. Безнең редакциягә Казаннан бер бабай килеп, менә ниләр сөйләгән иде: “Егетләр кулы да тотып карамаган, бар белгәне уку булган оныгым “Ханым” аша үзенә ир тапкан иде, әмма ире коточкыч яман холыклы бәндә булып чыкты, өч-дүрт ай яшәүгә, оныгыбызны тип-кәләп кыйнады. Балакаебыз әле дә үз хәленә килә алмый. Ә кияү дигәнебез, оныгыбыз белән әле загс аша аерылып та җитмәгән килеш, кабат шул яучылар үзәгенә барган, анда аңа тагын берничә кандидат тәкъдим иткәннәр. Әллә ул үзәктә кешенең паспортын да карамыйлар микән?..”

– Мин сезнең кем турында сөйләвегезне аңладым. Бу очракта безнең үзәкнең бер гаебе дә юк. Беренчедән, безгә кәләш эзләп килгән егетләрнең, ирләрнең паспортларын, һичшиксез, карыйбыз. Икенчедән, без кәләшләр белән психологик дәресләр алып барабыз. Анда: “Кияүгә чыгарга ризалык бирергә ашыкмагыз, башта булачак ирегезне яхшылап өйрәнегез, төрле яклап сынагыз”, – дип киңәш бирәбез һәм һәр очрашулары турында безгә бәйнә-бәйнә сөйләп баруларын сорыйбыз. Яшь кыз бала кемнең-кем икәнен аерып бетермәскә мөмкин, ә без инде озак еллар шушы проблема белән шөгыльләнеп, психологларга да, юрист-адвокатларга да әйләнеп беттек. Әйе, ул бабайның оныгы безнең картотекадан ул егетне үзе сайлап алды. Сайлады да, юкка да чыкты. Безгә берни әйтмәде, чылтыратмады, сөйләмәде. Соңыннан шул күңелсез хәлләрдән соң гына килде. “Син нишләп үзең белән шулай эшләргә юл куйдың? Нишләп кияүгә чыкканчы аны яхшылап сынамадың, нигә безнең янга килмәдең, нигә киңәшмәдең?” – дидем мин аңа. Ир белән дә сөйләштек: “Ул бит юктан да тавыш куптара, ә мин үземә каршы кычкыруларга түзеп тора алмыйм”, – диде. Әле шул хәлләрдән соң күпмедер вакыт үткәч, бабайның оныгы безгә кабат килде: “Мин аны яратам, аның белән яңадан кавышасым килә”, – диде. Әмма хатын-кызга кул күтәргәнен белгәч, ул ирне без картотекадан алдык.

– Аерылышучылар тагын бармы?

– Бар, әмма, бәхеткә, андыйлар бик аз. Бер-берсен моңарчы күрмәгән, белмәгән кешеләр кавыша бит, аларга бер-берләренә яраклашып, бер түбә астында яшәп китүе авыр. Әйтик, безнең үзәк аша танышып, бик тырыш, эшчән авыл егете шәһәр кызына өйләнде. Бер гаилә булып яши башладылар. Ир таңгы дүрттә торып, эшкә китә. Ә иртә торырга өйрәнмәгән яшь кәләшкә бу вакытта торып, ирне эшкә озатып калуы авыр. Ир, ярты көн эшләп, ун-унберләргә өенә кайта, ә анда чәй кайнамаган, ашарга пешмәгән, чөнки яшь хатыны әле йокыдан тормаган. Күпмедер вакыттан бу хәлгә ирнең түзәрлеге калмый. Нәтиҗәдә, бу гаилә таркала. Иң күңелсез гамәл – ир белән хатынның аерылышуы. Шушындый хәлләр килеп чыкмасын өчен без “чиләгенә күрә капкачын” табарга тырышабыз.

Тагын бер очрак. Безнең үзәк аша кәләш эзләүче юрист егет исемлектә тормаган, әмма миңа таныш кызга өйләнде. Егет тыныч, сабыр холыклы. Ә кыз, киресенчә, кызу канлы. “Ашыкмагыз әле, сез бер-берегезгә туры килмисез кебек тоела”, – дидем. Чыннан да, күпмедер вакыт үткәч, юрист ир килде: “Без аерылыштык, хатыным бик тиз кызып китә, хәтта балконга чыгып акыра, ә миңа күршеләрдән уңайсыз, – ди. – Беркөнне, кызып китеп, миңа ташланды, тынычландырыйм дип, идәнгә салып, бар көчемә җилкәсеннән кысып тоткан идем, кулы чыккан. Мине судка бирде, аерылыштык”.

Бер-берсенә туры килмәгән парларны кавыштырмый калганыбыз да бар. Әйтик, егет белән кыз бер-берсен сайлап алдылар, ошатышып йөри башладылар, ди. Егеттән кызга мөнәсәбәтен сорыйбыз: “Ул тәртипле, тәүфыйклы, гаиләне алып барачак, миңа ошый”, – диде. “Син ул кызның язмышы өчен җаваплылык тоясыңмы?” – дип сорадык егеттән. “Ул миңа бөтен яктан да килә, ошый, әмма яратмыйм”, – диде. Димәк, кыз аның күңелен яуламаган. Шуннан кызны ул егет белән никахка кермәскә чакырдык, чөнки егет яратмый икән, бу гаиләнең киләчәге юк.

– “Ханым” гаилә кору үзәгенә күбрәк ничә яшьтәге, нинди һөнәр ияләре пар эзләп килә?

– 18 яшьлек егетләр, кызлар да, 80 яшьлек өлкәннәр дә килә. Соңгылары сирәк, билгеле. Ә 60-70 яшьлекләр шактый. Тән генә картая, ә җан картаймый бит. Гомер иткән ярларын югалтып, канатлары каерылган кош кебек ялгыз калган абыйлар килә. Ялгыз хатыннар ирләргә караганда күбрәк, шуңа абзыйларга хатын табуы җиңелрәк. Үзләренә пар тапкач, күрсәгез сез ул абыйларны: битләре яна, күзләре нур чәчә, йөзләре балкый, кул-канатлары җилпенә! Парлы тормыш менә нинди могҗизалар тудыра!

Хәзер бездә 1500ләп ялгыз үз парын эзли. 20дән 40 яшькәчә ялгыз хатыннар һәм ирләр бик күп, кавыштырып кына куясы менә шушы калын папкадагы хатыннар белән менә бу папкадагы ирләрне – юк, нишләптер әлегә бер-берләрен сайламыйлар. Йөрәкне әрнеткәне дә шул – барлык ялгызларны да парлы итә алмыйбыз.

Ә нинди һөнәр ияләре күбрәк дигәндә, юристлар, табиблар, укытучылар, менеджерлар, бухгалтерлар бик күп килә. Дәрәҗәле урыннарда эшләүче түрәләр, эшмәкәрләр – кемнәр генә килми! Без үзебез дә аңлап бетермәгән шундый күренеш бар: артык югары таләп куймаган, чибәрлеге белән дә чәчрәп тормаган, гади генә киенгән, гади генә кыяфәтле кызларны ирләр “кырып-себереп” алып торалар. Хатын-кызга хас табигый гүзәллекне җуймаган, сөйкемле, ягымлы, нәфис кызлар алар. Ир-егетләр шул гадилеккә, нәфислеккә тартыла.

– Икенче, өченче хатын алырга теләк белдерүче ирләр бармы?

– Бик сирәк. Чит илдән бай татар агаен икенче хатынлы иттек. Искәрмә белән генә: аның беренче хатыны урын өстендә ята икән һәм ул иренең икенче никахына хәер-фатыйхасын биргән. Икенче, өченче хатын эзләүче байлар үзләренә ләззәт өчен яшь хатын сорап киләләр. Мин андыйларга: “Менә биш балалы тол хатын бар, байлыгың шулай күп икән, күп хатынлылыкны таныйсың икән, Аллаһ ризалыгы өчен шул толны кияүгә алып, балаларын үстереш әле”, – дим. Шул тәкъдимне ишетүгә, хатын эзләүче абзыйдан җилләр исә. Мин берәр байга икенче хатын булырга риза дип килүче хатын-кызлар да бар.

– Сезнең гаилә кору үзәге белешмәләрдә, визиткаларда “Ханума” дип языла, нигә “Ханым” түгел?

– Ул исемнең тарихы бар. Мин кечкенә чакта Ханума белән Кабато исемле яучы хатыннар турында грузин спектаклен караган идем. Кабато, акчага сатылып, яшь кызны бай кешегә бирергә тырыша, ә Ханума – тиң парларны кавыштыручы гадел яучы. Без дә шул Ханума мисалында яшьләре, уй-фикерләре тәңгәл килгән парларны гына кавыштыру юнәлешендә эшлибез. Русча белдерү-килешүләрдә үзәк исемен – “Ханума”, ә татарча язуларда “Ханым” дип язабыз.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 16 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»