поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2015 Җәмгыять

Аерылышу "мода"сына ник иярәләр?

Күптән түгел театр училищесында укыган курсташ кызлар белән очрашып алырга булдык. Очрашуга байтак кешене чакырган булсак та, барлыгы җиде кеше генә килә алды.

Күпме еллар узган, сагынышканбыз. Шул гомер эчендә һәркемнең тормышында зур үзгәрешләр булган. Ә тормышыбыз, гаилә хәлләребез турында һәркем кыскача гына чиратлап сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, сөендем дә көендем. Кичәбез күңелле генә узса да, өйгә кайтканда ук бик уйланып, исем китеп, гаҗәпләнеп кайттым мин.

Эш шунда ки, җиде кызның өчесе иреннән аерылып, ирсез бала үстерә, өчесе – шөкер, тулы гаиләле, ә менә берсенең ире, кызганыч, вафат булган. Менә сиңа статистика! Бу безнең төркемдә генә булган күренеш түгел, бу бөтен җәмгыятебезнең аяныч хәле, проблемасы! Кызларның барысы да тәртипле, акыллы, тырыш, кияүгә яратып, аңлашып чыкканнар! Ни өчен, ни сәбәпле аерылганнар соң алар? Үзләре исә каенаны гаепли, ул тормышка кысылган да, ул араларны бозган... Барысы да бертавыштан "өйләнешүгә үк, мөнәсәбәтләр бозылганчы, аерым торырга кирәк икән ул", ди. Ә ирләре кая караган? Алар үз тормышына хуҗа булырга тиеш! Киленнәр дә хәзер "акыллы", юл куймый, каенаналар да усалланды. Заманасы шундый, кешеләр дә башка. Шуңа күрә мин каенана белән тору яклы түгел. Әле үз әнием белән торып та, сүзгә килгән чаклар була.

Статистикага күз салсак, узган 2014 елда Татарстанда 32500 пар өйләнешкән, 15000 пар аерылышкан. Гаилә таркалуның сәбәпләре арасында иң популярлары: уйламыйча ашыгып өйләнешү, хыянәт (яңалык эзләү, гашыйк булу, үч алу, канәгать булмау), бала туу, холыклар туры килмәү, көнкүреш проблемалар (кичке аш әзер булмау, фатирны җыештырмау һ.б.), туганнарның кысылуы, "расчет" белән өйләнешү (акча белән бәйле проблемалар), начар гадәтләр (алкоголизм, наркомания), балага уза алмау, гаилә коручы пар артык яшь булу һәм башкалар.

Аерылышу очраклары еш булу сәбәплеме, Казанда гаилә таркату агентлыгы барлыкка килгән! Бу оешманың девизы - "Дуслар булып калыгыз!" Гаҗәп инде, бездә дә хәзер Америкадагы кебек аерылышуны зурлап билгеләп үтә башладылар микән? Оешма белгечләре аерылышуны тавыш-гаугасыз, савыт-саба шалтыратмыйча гына тыныч оештырырга ярдәм итә. Ул гына да түгел, бу агентлык гаилә таркалу кичәсенә тортка заказ бирергә тәкъдим итә, янәсе шулай күңеллерәк була. Ә тортка заказны күп очракта хатын-кызлар бирә икән.

Шәһәрнең ЗАГС бүлегенә керсәгез, анда гадәттә өч чиратны күрергә мөмкин: яңа туган баланы теркәү, гаилә кору һәм гаилә таркату буенча гаризалар тапшыру. Россиядә 10 гаилә кору очрагына 6 гаилә таркалу очрагы туры килә. Америкада да шул ук хәл. Тик анда аерылышу күңелле бәйрәм булып санала һәм аны еш кына туй сыман гөрләтеп үткәрәләр. Моңа бәйле бу өлкәдә бизнес та бик яхшы чәчәк ата.

Россиядә танылган кешеләрнең аерылышуын зур яңалык итеп сөйләү, аннан сенсация ясау еш күзәтелә. Шуларның иң зур тавыш куптарганы: узган ел 49 яшьлек рус эстрадасы җырчысы Валерий Меладзе 25 ел бергә гомер иткән хатыны Ирина Меладзе белән аерылышты. Бу парның 23 яшьлек Инга, 15 яшьлек Софья, 12 яшьлек Арина исемле кызлары бар. Гаиләнең таркалу сәбәпләре инде күптәннән бөтен илгә мәгълүм иде: Валерийның "ВИА Гра" төркеме җырчысы Альбина Джанабаевадан 10 яшьлек Костя исемле улы бар. Гыйнвар аенда суд гаиләне Иринаның рөхсәтеннән башка гына аерып та куйган.

Шулай да аерылышу - ул зур трагедия. Гаилә таркалу, баланы ятим итү, туганнар белән аралар бозылудан да начары юк. Бу очракта, әлбәттә, балалар кызганыч. Ни генә булмасын, бала әтисен яки әнисен ярата, аны сагынып, күрергә тилмереп яши. Үз әти-әнисен аңа бернинди апалар да, абыйлар да алыштыра алмаячак. Икенче яктан, бөтен авылны җыеп, зурдан кубып туй үткәргән һәм аерылышкан парларның шул туйга киткән вакытлары һәм иң мөһиме - акчалары кызганыч...


Гөлнара ГАФУРОВА
Интертат.ру
№ | 12.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»