поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.05.2015 Шоу-бизнес

ИлГәрәй кызы белән юл һәлакәтенә очраган (ФОТО)

6 май көнне кичке алтыларда Казанның Җиңү проспекты тирәсендә җырчы ИлГәрәй машинасы белән һәлакәткә юлыга. Олы кызы Әдилә белән балалар өчен күңел ачу чаралары уза торган сәүдә үзәкләренең берсенә юл тоткан була. Әдилә алгы урында махсус балалар өчен эшләнгән креслосында утырып бара. Кирәк бит, нәкъ кызы утырган яктан, ягъни машинаның уң ягыннан “Mitsubishi Outlander” машинасында утырып барган ирле-хатынлы килеп бәрелә.

- Олы юлдан барганда уң ягымнан килеп керделәр. Көчле бер бәрелү булды. Башта аңламыйча калдым. Күбрәк мин бала өчен борчылдым. Әдиләгә карап куйдым. Баланың куркудан күзләре зурайган иде. “Әти, нәрсә булды?” - дип әйтергә тотынды. Мин аңа: “Борчылма, кызым, барысы да яхшы”, - дип тынычландыра башладым. Чыгып кына карыйм әле дигәч, кызым Әдилә мине җибәрмәде. Кулымнан ук кысып тотты. 4 яшь кенә әле аңа. Баланың психологиясенә зыян килде, әлбәттә. Әллә ничек куркып калды. Тимерне ясап була ул, ә менә балага килгән зыянны кайтарып булмый. Хәзер рәтләнеп килә инде. Аллага шөкер, курку хисләре бетте кебек. Иң мөһиме исән-сау, артык бәла-каза килмәде, - диде ИлГәрәй Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
 
 
Җырчы әлеге машина алдан күргән булган. Авариядән соң “Минем күземә кояш яктыртты. Мин сезне күрмәдем”, - дип җавап кайтара йөртүче. Шуннан соң “Әйдә, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйк инде. Икебезгә дә бер үк төрле гаепне язачаклар. Таралышыйк. Вакыт та кысан”, - дип фикерен куәтли. Уйлый торгач, җырчы Эчке эшләр идәрәсендә эшләүче дуслары белән киңәшләшеп, ГИБДД хезмәткәрләрен чакырырга дигән карарга килә. Бәхеткә, ИлГәрәйнең машинасында видеорегистраторы була. Ул аны күрсәтеп,  гаебе булмавын раслый.
 
Бәрелү белән тормыш иптәшем Айгөлгә шалтыратып, Әдиләне өйгә алып китүен әйттем. Калганын барысын да хәл итеп бетердем. Миңа машинасы белән килеп кергән ир-атның тормыш иптәше дә: “Кояш яктыртты. Ул сезнең килгәнне күрмәде. Әйдәгез, кайтыйк инде. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырып тормыйк”, – дип торды. 40ка якынлашып килүче ир-ат миңа озак кына карап торды да: “Сезнең йөзегез таныш. Туйларда алып баручы мәллә сез? Без сезнең белән туганнарыбызның туенда бергә булдык инде алайса”, - диде. “Әмма бу бернәрсә турында да сөйләми”, - дидем җайлап кына. Аның баштан ук теләге – сөйләшеп таралашып китү иде. Шулай да сүземдә тордым. Дөреслек булуын теләдем. ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп, безнең юл-транспорт һәлакет теркәп киттеләр. Протоколны әлеге иргә төзеделәр. Хәзер безне 13 майга Казанның Идел буе районындагы ЮХИДИ идәрәсенә чакырып калдылар. Ә юл һәлакәтенә булган урыннан без кичке сәгать 22:00да гына кузгалган идек, - дип сөйләде ИлГәрәй.
 
Бәрдерткән машина йөртүченең бер көпчәгендәге “ободогына” гына зыян килә. Ә җырчының тулаем алгы ишеге күпмедер дәрәҗәдә эчкә бата. Хәтта икенче ишегендә дә сыдырылган эзләр кала. Әлеге ирнең тәгәрмәче аның уң яктагы ишекләрен кырып барган икән. Әйтергә кирәк, җырчы беренче тапкыр гына юл һәлакәтенә очрамый. Һәр очракта да аның машинасына килеп кергән машина йөртүчеләр гаепле булып кала. Бәрдерткән кешеләрен дә ул исендә калдырган. Берсе аның әфьюнчы, калганнары зур күзлекле абзыйлар. Менә чираттагы “Mitsubishi Outlander” хуҗасы да күзлекле булып чыккан. ИлГәрәйнең үзенә дә кызык булып тоелган бу. Бәла аяк астында, ди ул. Аннары юлда йөргән вакытта штрафлары турында да сүз кузгатты. Бүгенге көндә штрафы юклыгы ачыкланды. Бер 6 ай элек кенә бер штраф түләгән. Ул да булса, 500 сумлык. Ринат Рахматуллинның ай саен нинди суммада штраф түләгәнен искә алсак, бу бермә-бер “юк диярлек”.
 
ИлГәрәйгә бәрелүдән зыян килгән машинаның уң ягындагы алгы ишеген тулаем алыштырырга һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән машинаны иминиятләштергән оешмаларның ахыргы нәтиҗәсен чыгаруын көтәргә шактый туры киләчәк.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 08.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»