|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2015 Мәгариф
Татар теле укытучылары да уяна башладыТатар теле һәм әдәбиятыннан тестларга әзерләнү өчен укучыларга җыентыклар җитәме? Укытучылар имтиханга өйрәтүнең нечкәлекләрен беләме? Әнә шундый милли мәгариф проблемалары хакында “Гыйлем” нәшрияты җитәкчесе Рузилә Галләмова белән әңгәмә корырга булдык. – Рузилә ханым, республикада бары сезнең нәшрият кына татар теленнән тест җыентыклары, ярдәмлекләр, кулланмалар чыгара. Бу эшкә ничек керештегез? – Бу юнәлештә эшли башлавыбыз татар теленең үсеш алган елларына барып тоташа. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары арткан, рус мәктәпләрендә дә татар теле укытыла башлаган ул елларда мәктәпләрдә татарча кулланмалар, чыннан да, юк дәрәҗәсендә иде. Без татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ихтыяҗын күздә тотып эшлибез. Теләгебез – булдыра алганча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү, яңалык тәкъдим итү һәм бигрәк тә рус балаларында татар теленә кызыксыну уяту. Башлангыч сыйныф укучылары өчен дәфтәрләр булдырдык. Тест җыентыкларын әле яңа формада имтиханнар турында сүз дә булмаган елларда беренчеләрдән булып әзерләдек. Башта тел белеменең төрле бүлекләренә караган, аннан аерым сыйныфлар өчен тест җыентыклары чыгардык. 4 нче сыйныфта тест кертелгәндә, безнең җыентыклардан файдаланган укытучылар да, укучылар да бу сынауга әзер иде, әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Тугызынчы сыйныфтан бердәм республика тесты үтү өчен кулланмаларга килгәндә, бу – шушы эшебезнең дәвамы кебек булса да, күпкә катлаулы, җитди эш булып чыкты. Вакытның бик аз булуы да авырлык тудырды. Ул елда яңа форма имтиханның ничек булуын белмәүдән, билгесезлектән йөдәгән укытучыларга ярдәм итми мөмкин түгел иде. Татар теле өч төркемгә бүленеп өйрәнелгәч, шул кыска гына вакыт эчендә берьюлы өч төрле җыентыкны да әзерләргә туры килде. Безнең өчен бу зур сынау булды. Иң зур рәхмәтләрне дә шул вакытта ишеттек. “Сез булмасагыз, нишләр идек икән?!” – диюче укытучылар күп булды.
Министрлыкта, тест үтүне яки белемнәрне тикшереп алуны һәр сыйныфта кертергә кирәк, диләр. Бу җәһәттән безнең инде укытучылар өчен җыентыгыбыз әзер. 5–11 нче сыйныфларда һәр чирек ахырында белемнәрне тикшереп алу өчен “Контроль эшләр һәм диктантлар җыентыгы” (авторлары – Хафизова Г.С., Якубова Н.Г.) укытучылар кулына инде барып та иреште.
– Сез ничек уйлыйсыз: тестлар белән генә баланы белем тупларга өйрәтеп буламы?
– Юк, әлбәттә. Тест бит ул – тупланган белемне тикшерү ысулы гына. Димәк, башта белемне ныгытып тупларга, яхшы база булдырырга кирәк. Мәсәлән, “Фонетика“ бүлеген өйрәндек, тестлар ярдәмендә белемне тикшереп алабыз, аннан “Морфология“не узгач шулай ук эшлибез, ягъни һәр бүлекне ныгытып өйрәнгәч кенә, демоверсия формасына күчәргә мөмкин. Минемчә, шушы тәртиптә әзерләнгәндә генә нәтиҗә уңай булачак. Бөтен көчен һәм вакытын бары тестлар аша гына укучыларны өйрәтүгә сарыф иткән укытучылар нык ялгыша, минемчә. Бу – белем бирү түгел, ә тикшерү ысулы. Бәлки, тест үтү ысулы укучының белемен ачыклап та бетерә алмыйдыр, тик имтиханда инша өлеше бар. Анда баланың белем дәрәҗәсе дә, лексик тел байлыгы да, фикерли алу дәрәҗәсе дә ачыклана.
– Татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны туган тел укытучылары ничек кабул итте?
– Төрлечә, әлбәттә. Традицион имтиханнарны сагынучылар да бар. “Яңа форма кертелгәч, укучыларның, әти-әниләрнең татар теленә карашлары үзгәрде, кызыксынулары артты”, – диючеләр дә бар. “Мәктәптә татар теле укытучысының дәрәҗәсе үсте, әлегә кадәр безнең барлыкны белгән кеше дә юк иде”, – диючеләр булды хәтта. Татар теленә, татар теле укытучыларына, чыннан да, игътибар артты. Мин бик күп укытучылар белән аралашам. Аларның һәркайсы үз эшенең остасы булуга иманым камил. Шуңа күрә кайбер сайтлардагы: “Безнең татар теле укытучысы дәрес буе йоклап утыра”, – дигән язмаларга гаҗәпләнә идем.
Хәзер күрәм: андый укытучылар да булган икән, алар да “уянды”. Инде дүртенче ел имтихан яңа форматта тапшырылуга карамастан, шушы көнгә кадәр демоверсиянең нәрсә икәнлеген, аның ел саен үзгәреп торуын, һәр ел министрлык сайтына куелуын белмәүчеләр, аны сайтта таба алмаучылар булуы да ачыклана. Шунысы сөенечле: кызыксынып шалтыраталар. Тест формасы укытучының да эш нәтиҗәсен күрсәтә бит. Бәлкем, районнардагы милли мәгариф эше буенча методистларның аңлатуы җитеп бетмидер. Гомумән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән методистларның барлык проблемаларны уртага салып хәл итүе кирәк.
– Укытучыларны бүген нинди проблемалар борчый?
– Галимнәребезнең уртак бер фикергә килә алмаулары мәктәп өчен төрле кыенлыклар тудыра, бер үк тема төрле дәреслекләрдә, авторына бәйле рәвештә, төрлечә аңлатыла. Мәсәлән, аваз ияртемнәренә бәйле мөстәкыйль сүз төркемнәренең саны төрле дәреслектә төрлечә бирелү, анализ ясау тәртибе, транскрипциядә [а]ның [о]лашу күренеше һ.б. Галимнәрнең һәркайсының үз фикере булу кирәк, әлбәттә. Ләкин төрле карашларны югары уку йортында филологлар гына өйрәнергә тиеш, минемчә. Ә мәктәптә бер төрле генә өйрәнелергә тиештер. Бу мәсьәләне министрлыкта күз уңында тотсыннар иде. Шулай ук мәктәпләр өчен расланган орфографик сүзлек булмавы да борчый. Соңгы елларда яңа сүзләр, сүзләрнең язылышына караган төрле фикерләр бик күбәйде. Һәр нәшрият үз сүзлеген чыгара. Йә Ходам, ул сүзлекләр арасында ниндие генә юк, аларда нинди генә сүзләр юк! Расланган сүзлек булмагач, мәктәп укучысы барлык сүзлекләрдән дә кулланырга хаклы. Бу олимпиада эшләрен, сочинениеләрне бәяләгәндә бигрәк тә мөһим. Расланган орфографик сүзлегебез дә булмау мактанырлык хәл түгел, әлбәттә.
Күп проблемаларны чишәргә алынып, кыска гына вакыт эчендә инде шактый уңай нәтиҗәләргә ирешкән бүгенге министрыбызга зур өметләр баглыйбыз. 15-20 еллык, инде чишелешенә өметебез дә сүнгән әлеге проблемаларны күтәрүем дә шул сәбәптән.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|