|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2015 Криминал
Буада йорт подъездында танышын кыйнап үтерүче хөкем ителдеУл алдагы елларын каты режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк Февралъ аенда 43 яшьлек буалы И. (суд карары тулы көченә кергәнче исеме күрсәтелми) квартирасында бергә спиртлы эчемлекләр эчкән танышын якасыннан сөйрәп подьездга чыгара һәм диварга башын бәреп кыйный. Аннан соң ул корбанын йолкып алып, диварга көчле итеп этеп җибәрә. Тегесе башы белән диварга нык бәрелә, авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар була. Ул аңсыз килеш дәваханәгә озатыла һәм анда вафат була. Судта И. гаебен өлешчә генә таныды, ул кешене үтерергә теләге булмаганын әйтте. Ул киләсе 8 елын каты режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк, дип белдерә “Байрак” газетасы.
|
Иң күп укылган
|