|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2015 Әдәбият
“Фәнис абый, усал булсагыз да яратам мин сезне” (Ф.Яруллин көндәлекләрен бирә башлыйбыз)Бүгеннән Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирә башлыйбыз. Әлеге планны тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен Фәнис абыйның туганы, китапны чыгаруда зур эш башкарган Сәүия Хәкимовага һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат сәркатибе Рузилә Мөхәммәтовага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 29 май 2005 ел
27 май көнне Татарстан язучыларының съезды булды. Мин дә бардым. Беренче тәнәфескә кадәр утырдым. Җитәкчеләрдән премьер-министр Миңнеханов, вице-премьер һәм Культура министры Зилә Вәлиева бар иде. 25 кешедән торган президиум сайладылар. Мине дә. Исемнәре аталган барлык кешеләр йөгерешеп президиумга менеп киттеләр. Мине уйлаучы да юк иде, ярый Мәдинә Маликова: “Нигә Фәнис Яруллинны алып менмисез?” – дип берничә кат әйткәч кенә, мине сәхнәгә күтәрделәр. Бер як читтә, ятим баладай, үз коляскамда утырдым. Анда президиум өстәле озын түгел, начальстволарга гына җитәрлек. Аларга кызлар чәй китереп йөрделәр, миңа абына язып үткәндә дә: “Сезнең эчәсегез килмиме?” – дип сораучы булмады. Юкса өстәлләрендә шешәләр белән минераль сулар да бар иде.
Съездны ачуны, нигәдер, Туфан Миңнуллинга тапшырдылар. Ул, бераз фәлсәфә сатып алганнан соң, съездны ачык дип белдерде. Рөстәм Миннехановка беренче итеп сүз бирделәр. Ул, авырлык белән генә, язган кәгазен укып чыкты. “Язучылар союзына бер “Газель” микроавтобусы бүләк итәм”, – дигәч, залдагылар җанланып алды. Аннары Фоат Галимуллин отчет доклады белән чыкты. Доклады күбрәк мактанудан торды. Авыру кешеләргә матди ярдәм күрсәткәннәр, хәтта минем дә өемә килеп, даими рәвештә сәламәтлегем турында кызыксынып торганнар икән. Күрәсең, алар миңа “ярдәм” иткән көннәрдә мин өйдә булмаганмындыр инде. Фоаттан соң, ревизия комиссиясе председателе Фарсель Зыятдинов озак кына язучыларга күптин-күп ярдәм күрсәтелүе хакында сөйләде. Доклады русча иде. Үзенең русча белгәнлеген күрсәтәсе килгәндер инде. Аннары литфонд председателе Гәрәй Рәхим, һәр сүзен чапы-чопы китереп, литфонд хәлләре турында сөйләде. Шуннан соң тәнәфес игълан иттеләр. Тәнәфес вакытында ашап ала аласыз, анда сезне табын көтә, диделәр. Барлык язучылар, гомер буе ипи чырае күрмәгән кешеләр кебек, аш бүлмәсенә ташландылар. Шул исәптән президиумдагылар да каядыр төшеп китеп юк булдылар. Мин сәхнәдә берүзем коляскамда утырып калдым. Нурсөя залдан чыгып бетәргә өлгермәгән кешеләрнең кайберләренә мине төшерү турында әйтеп караган иде, ләкин аның сүзен ишетергә теләмәделәр. Мин, артык борчылмыйча гына: “Моның ахыры ничек бетәр икән?” – дип утырдым. Шунда адашыпмы, берәрсен эзләпме, Галимҗан Гыйльманов килеп керде. Сәхнә бик биек булганлыктан, ул берүзе генә төшерә алмый иде. Кемнәрнедер эзләп чапты. Ниһаять, берәүне эләктереп килде. Мине президиумнан төшерделәр. Мин арыган идем, ашарга кереп тормадым. Өйгә кайтарып куярга куштым. Минем өчен съезд шуның белән бетте. Ә ул төнге 11 гә кадәр барган. Председатель итеп Илфак Ибраһимовны сайлаганнар. Ул “Мөхәммәт Мирза” псевдонимы белән шигырьләр язып йөри иде. Илфак нинди булыр, карарбыз.
Фоат Галимуллин рәислеккә сайланып бераз вакыт үткәч, аны ике урынбасары – Шаһинур Мостафин һәм Галимҗан Гыйльманов белән өйгә чакырып, бик каты сүккән идем. Күбрәк Фоатка эләкте: “Нишләп сез, халык каршына чыгып баскач, түрәләр артында мескен балалардай басып торасыз. Билегез бөкрәйгән, сүзләрегез залдагы халыкка ишетелми, җитмәсә, ике-өч минут саен борын сөртәсез. Болай итеп бит сез Язучылар союзының дәрәҗәсен төшерәсез”, – дидем. Алар минем сүзләргә үпкәләмәделәр. Фоат Галимуллин Президент янында да гәүдәсен туры тотып, сүзләрен кеше ишетерлек итеп сөйли башлады. Ә Галимҗан Гыйльманов: “Фәнис абый, усал булсагыз да яратам мин сезне”, – диде. Шаһинур Мостафинга ни әйтсәң дә: “Рәхмәт, рәхмәт”, – дип үткәреп җибәрә, эшен эшләми.
Дәвамы бар...
--- |
Иң күп укылган
|