поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.05.2015 Мәдәният

“Тәртип FM”нан нафталин исе килә диючеләргә

“Тәртип” радиосын нәкъ менә халкыбызның бай мирасын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хәзерге буынга тапшырганга “халыкныкы” дип атыйлар. Радио көне уңаеннан, “Тәртип”леләрнең үзләре белән дә очраштык.

Радиодан нафталин исе килә диючеләргә
 
Әле бер ай элек кенә «Тәртип»кә бер яшь тулды. Былтыр 16 апрельдә, алар көндезге сәгать икедә, Хәйдәр Бегичевның  “Туган ягым Татарстан” җыры белән эфирга чыга. «Тәртип»нең җитәкчелеге татар җырына, моңына сусаган тыңлаучыларга чын хәзинә әзерләгән икән ләбаса! Радионың исеме дә юкка гына шулай аталмаган.
 
- “Тәртип” исеме күнелебезнең, тормышыбызның, иманыбызның тәртибе мәгънәсендә сайланды, - дип искә ала аны оештыручылар.
 
Баштарак радионы кабул итеп бетермәүчеләр дә табыла. Сезне тыңлаучылар әби-бабайлар, радиогыздан нафталин исе килә, дигән сүзләр дә ишетелгәли. Әмма дөрес куллансаң – дару, дөрес кулланмасаң – агу, ди халык.
 
- Нафталин - химик элемент, зыян да салырга мөмкиндер... Ә безнең очракта, элеккеге җыр-моңнарыбызны “көя” төшүдән саклап калган, димәк, халык өчен дә, безнең өчен дә файдалы ”дару” булган! Безне олылар гына тыңлый дигәннән, янәшәдә бөтерелгән оныклары да бар бит, алар чукрак түгел. Тамчы тамып  ташны тишә диләрме әле? Киләчәкне уйларга вакыт җитте бит, җаныйларым! - дип шәрран ярасылары килә кайчак, - дип искәртә радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова.
 
Бүген “Тәртип FM”ны Казаннан 150-200 чакрым ераклыкта да тыңлыйлар. Интернет аркылы чит төбәкләрдә дә ишетә алалар. Аудиториясе 30-60 яшьлекләр өчен дип булса да, радионың бүгенге тамашачысы - олысы да, кечесе дә. “Тәртип”нең халык күңеленә хуш килүен алардан килгән хатлар да раслый. Ризәлә Исмәгыйлова әйтүенчә, редакциягә унар битле хатлар да килә! Кемдер шигырьләрен юллый, кемдер киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә, кемдер тәнкыйтьли.
 
- Иң кызыгы шунда: укучылар тәкъдим иткән фикерләрнең күбесе бездә инде эшләнгән, әле эфирга чыгарылмаган гына була. Димәк, кыйбла дөрес, фикерләр уртак! - ди Ризәлә апа.
 
Җырлар берәмләп җыела
 
93,5 ешлыгында эшләүче радио күңел җәүһәрләрен халыкка кире кайтарырга тырыша. Тапшыруларда туган телебез, үзенчәлекле мәдәниятебез, дин-әхлак, гореф-гадәтләребез белән бергә, сәламәт яшәү рәвеше, милли спорт төрләре, аларның үсеше турында сөйләүгә зур урын бирелә.
 
Шушы көннәрдә генә фольклорга нигезләнгән «Риваять» дигән тапшыру эфирга чыккан. Анда халкыбызның гореф-гадәтләре,  музыка уен кораллары белән таныштырачаклар икән. Башкалабыз урамнары буйлап “сәяхәт иттерүче” «И Казан, дәртле Казан, нурлы Казан, моңлы Казан» дигән тапшыру да дөнья күрәчәк.  Экскурсияне Рушания ханым Миңнуллина һәм Россиянең, Татарстаның халык артисты Наил Шәйхетдин алып барачак.
 
Ризәлә Исмәгыйлевадан  борынгы җырларны кайдан алулары белән дә кызыксынам.
 
- Авыркан җиргә бастыгыз димме... – дип көрсенә ул.  - Безнең әзер архив юк. Каян табабыз, шуннан алабыз, берәмләп җыела. Килгән кунаклар үзләрендә бар хәзинәне калдыра, рәхмәт аларга. Радиотыңлаучылар да ярдәм итә. Көйләрне пластинкалардан күчерергә дигән хыял да бар.Сыйфатка да зур игътибар бирелә. Сүзләре, көе аңлашылганнары гына эфирга керә. Бу җырларның һәрберсе кадерле икәнен тыңлаучылар аңлый, сыйфат ягын әллә ни тәнкыйтьләмиләр. Яңгырашы бүгенге студия язмаларыннан аерыла билгеле, әмма, шуның белән тансык та,кадерле дә инде ул җырлар. 
 
Хәзер ретро җырлар популярлаша бара кебек. Яшьләр дә борынгы көйләрне башкара, дөрес, үзләренчә аранжировка ясап, заманчалаштырып. Бу мәсьәләгә карата Ризәлә апаның үз фикере: маңкорт булып, җил куып, чит ил җырларын гына кычкырып йөргәнче  яшьләр үз ана телләрендә нәрсәдер эшли , аралаша, җырлый, сөйлиләр икән – моңа сөенергә генә кирәк.
 
Радиода дини тапшырулар да эфирга еш чыга. Мәсәлән, көн саен биш тапкыр азан яңгырата торган бердәнбер радио ул «Тәртип». Сүз уңаеннан, ул азан әйтүченең кем икәнен радио хезмәткәрләре  үзләре дә әле дә белмиләр икән. Газетабыз аша укучыларга да мөрәҗәгать итәләр:  «Тәртип»тә азаны яңгырый торган әлеге дин әһәрлен табасы иде.  Аның белән тапшыру эшләү нияте дә бар.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»