поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2015 Әдәбият

Юморкалар һәм җем-җем җөмләләрдән торган ләбибият

Татарстан Язучылар берлегенең бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы көнне, кысан, тынчу залда утырыш башланганчы бераз гына булса да саф һава запасы туплап алу нияте белән ишегалдына чыккан идем, май кояшы кебек елмаеп, Ләбиб Лерон килеп җитте. “Менә, иң беренче итеп сиңа бирим әле”, - дип, кулыма үзенең яңа китабын тоттырды.

Юк, чираттагы бер җыентыгына беренчеләрдән булып мин рецензия язганга күрә, “монысына да тиз арада бер-ике кәлимә сүз язып ташламасмы” дип бирүе түгел, ә студент еллардагы хәтердән мәңге җуелмас күңелле вакыйгалар (бер чорда укып йөрдек, бер тулай торакта яшәдек бит) истәлеге дип бирүе... 
 
Кулымда – бүгенге татар әдәбиятының күренекле сатиригы Ләбиб Леронның, әле генә тавык эченнән чыккан йомырка кебек җылылык саркып торган, әле генә табадан төшкән коймак кебек авыз суларын китереп торган, әле генә басмаханәдән кайтып авторны чиксез куандырган, эсбижи буяу исе аңкып торган өр-яңа “Юморкалар” китабы. Аның турында әйтеләсе фикеремне басманың дүртенче битендә үк Ләбиб үзе, үз куллары белән язган шигырь юлларында әйтеп бирә кебек.
 
Көлә әби-бабай да,
Егетләр дә, кызлар да...
Татарда юмор үлмәс –
Мәңге яшәр без барда!
 
Юмор һәм сатира өлкәсендә диңгез-галәмнәрне кичкән Ләбибнең “Ихлас” нәшриятында дөнья күргән чираттагы китабы башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла? Әйе, сүз дә юк, беренче чиратта, бу җыентыкта да укучылар үтә җылы кабул итә торган юмор-сатира әсәрләрен, Ләбиб аеруча киң колач җәеп йөзә торган пародия, эпиграмма жанрлары үрнәкләрен тупланган. Һәм шуны да әйтергә кирәк, бу китап белән танышып чыкканнан соң, Ләбиб Леронны, аның даими укучысы буларак, бик тә үткен телле канатлы сүз-афоризмнар язарга сәләтле каләм иясе булуын ачыкладым.
 
Ассызыкларга тиешмен: Ләбибнең “Җем-җем җөмләләр” дип, бер түбә астына тупланган канатлы сүзләре, темасы буенча, төрле бүлекчәләргә аерып бирелә. Биредә язучының шаян тел белән язылган “гадәти” сатирик афоризмнарын да, җитди милли, сәяси проблемаларны күтәргән “җөмлә”ләрне дә, тормыш-көнкүреш, мәхәббәт, әдәбият-мәдәният, табигать һәм кеше һәм башкаларны бәян итүче канатлы сүзләрне дә очратабыз.
 
“Үзем бии белмәсәм дә, хатын мине бик шәп биетә”
“Өйләнмәгән ир үзенең нинди хайван икәнен белмичә яши”
“Җирдә йолдыз шухәтле күбәйде, күктәгесенә багарга һич вакыт юк”
“Потлап-потлап тоз ашап кына олпатлык килми”
“Барлык юллар да Римгә илтә, әмма Рәсәй юлларыннан аңа барып җитәрмен дип өметләнә күрмә”
“Бер кешегә дә кирәксез булганчы, кемнеңдер колы булуың яхшырак”
“Энә дә, дөя дә бүләктер, анысы, ләкин миңа, зинһар, акчалата гына бирегез”...
 
Бер караганда, әллә ни яңалык та юк кебек үзләрендә, бөтенесе белән дә сүзсез килешерлек, ләкин... Аларны укыйсың да: “Болай итеп нәкъ Ләбиб Лерон гына әйтә алыр, билләһи. Үзенчә, үзенә генә хас юмор белән тирәнәйтеп язган бит”, - дип куясың.
 
Әлбәттә, афоризмнар арасында уен-көлке, төртмә тел белән әйтелгән җөмләләр генә түгел, шактый җитди сүзләр дә җитәрлек. Алары инде көлдерми, уйландыра, “әйе шул, бик дөрес язган” дип әйттерә.
 
Бер уйласаң, шаян тел белән язылган канатлы сүзләрнең дә бик җитди нәрсәләрне тасвирлавын чамаларга була. Мондый ысул әлеге афоризмда күтәрелгән проблеманың асылына төшенергә сизелерлек ярдәм итә. Юмор-сатираның бик җитди әдәбият икәнлеген аңламаучы-белмәүчеләр, гомумән, юктыр да инде ул. Сатира – чынбарлыкны, зарарлы күренешләрне фаш итү, алардан ачы көлү. Бу нисбәттән, Ләбибнең үз иҗатында шушы өлкәне сайлавын бик уңышлы адым дип әйтик.
 
Ләбиб әйтер инде: “Һеһ, ансат булса үзең язып кара сатирик әсәр!” – дияр. Беләм, мондый сәләт бик сирәкләргә генә бирелгән. Шуның өчен дә без, гади укучылар, Ләбиб Леронның сатирик, юмористик иҗатын хөрмәт итәбез. Шуңа күрә аның һәр әсәре көтеп алына. Шуның өчен дә без кулыбызга аның җитди язмалары, әсәрләре килеп эләккән вакытларда (әйе, алары да аз түгел) аптырап-шүрләп калабыз, уйга талабыз. Сүз дә юк, алар да бик зур осталык белән язылган, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия әсәрләр. Ә бәлки без, гади укучы буларак, бу шәхеснең бөтен иҗатын белеп бетермәгәнбездер? Бәлки ул инде күптәннән төрле жанрда иҗат итә торгандыр, юмор – аның бер кечкенә генә тармагыдыр? Бәлки шулайдыр. Ләкин Ләбиб Лерон, иң беренче чиратта, татар халкы өчен нәкъ менә сатирик язучы буларак билгеле. Шуңа күрә, җитди темаларга җитди каләм белән ник әллә никадәр роман-поэмалар язмый шунда, ул – сатира һәм юмор остасы булып калачак!
 
Алда әйтелгәннәрнең бер чагылышы дип кабул итәрсезме, анысы сезнең фикер: яңа китапның 27 нче битендәге “Гомер уртасында басып торам” дигән шигырьне шәхсән үзем “күз йөгертеп” кенә уздым. Тукталып, җентекләп укудан курыктым. Сүз дә юк, ул да камил әсәр, хәтта анда да бераз гына юмор чаткылары сизелгәндәй. Ләкин, әйтүемчә, күпкырлы иҗатының төп нигезен тәшкил иткән сатирадан читтәрәк йөри, һәм шуңадыр, күрәсең, Ләбиб үзе үпкәли күрмәсен, мин кабул итә алмадым...
 
Робагый - шәрык шигъриятендә (шул исәптән, соңгы йөз ел эчендә татар әдәбиятында да) киң таралган лирик жанр. Сер түгел, аны “кыска шигырь” яки “дүртьюллык”ка тиңләргә маташып хаталанучылар да юк түгел. Ә “тулы канлы” робагый логик-интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне белдерергә, мөстәкыйль кулланылырга тиеш. Эчтәлек буенча робагыйлар гадәттә фәлсәфи һәм гыйшкый характерлы. Ләбибнең китабындагы “Шадра робагыйлар” бүлеге шаккаттырды мине. Биредәге төртмә телле каләм белән язылган робагыйлар, һич икеләнүсез, фарсы шигърияте классигы Гомәр Хәйям, татар әдипләре Сәйф Сараи, Мифтахетдин Акмулла, Мәҗит Гафури, Әхмәт Исхак һәм күп башка шагыйрьләр белән бер дәрәҗәгә куярлык. Монда да Ләбиб үз калыбында: робагыйлары сәясәтне дә читләтеп үтмәгән, мәдәни тормышны да.
 
“И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык:
Бер үк тырма тешләренә кырык бастык...
Үзебезчә сөйләшергә һич вакыт юк:
Кияү – урыс, килен марҗа, онык маңкорт!”
 
Әлбәттә, өстенлекне шаян, юмористик робагыйлар ала:

“Сөбханалла, күкрәкләрең бигрәк күркәм! –
Тефү-тефү, күз тимәсен берүк, иркәм.
Ни диярсең, әгәр әрсез кулларымны
Шул тирәңдә тыйнак кына сыйпап йөртсәм?!”
 
Ничек кенә булмасын, Ләбиб Лерон робагыйлары, һәр пародиясе, һәр эпиграммасы кебек үк, тирән эчтәлекле, фәлсәфи, тормышчан, төгәлләнгән тулы бер әсәр.
 
Ә менә - “Шакмаклы такмаклар”, “Пародияләр”, “Эпиграммалар”, “Мин дә җырлыйм шундыйны” (җырулы пародияләр)... бүлекләре. Болары инде без күптән белгән, күптән укып килгән Ләбиб Лерон! Татар укучысы күнеккән юмор - тормышта очрый торган гадәттән тыш күренешләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләүче шаян әсәрләр.
 
Хәтеремнән чыккан инде, көннәрнең берендә, кайдадыр Ләбибнең иҗаты хакында фикерләшеп утырганда, кемдер: “Ләбиб минем шигыремә пародия язсын, миңа багышлап эпиграмма чыгарсын иде, дип бик күпләр хыялланам”, - дигән иде. Бу нисбәттән, китапта үз исеменә эпиграмма язылган егерме дүрт әдәбият-мәдәният әһелен, әсәрләре пародияләнгән ике дистә ярым шигырь һәм җыр авторын чын-чынлап бәхетле дип әйтергә буладыр. Дүрт юллык эпиграммамы ул, озын җыр текстымы, Ләбиб шәхеснең бөтен барлыгын ачып сала! Ул әсәрләрдә “герой”ның тышкы кыяфәте дә, эш-гамәлләре дә, холкы да, казанышлары да, кимчелекләре дә “кычкырып тора”.
 
“Юморкалар” - бик кыйммәтле, бик бай китап. Һич арттырып әйтүем түгел: китапның бер генә кимчелеге дә күзгә чалынмады. Авторның әйтергә теләгән үз фикере белән тулысынча килешеп, “йомырка кебек шоп-шома әсәрләр тупланган” дияр идем. Кем булуына карамастан, андагы әсәрләр аша һәр кеше үзен таный ала. Таный, үз кимчелекләрен, уңай-үрнәк сыйфатларын ачыклый. Һәм шул кимчелекләрен бетерү турында уйланып кына булса да куя. Ә әдәбиятның төп вазыйфасы да шул бит – кешене тәрбияләү.
 
Китапта авторның үз әсәрләре генә түгел, башка язучыларның аның турында юмористик язмалары, Ләбиб Леронга катышы булган мәзәк хәлләр дә (“Ләбибият” бүлеге) урын алган. Алары да авторны төрле яклап ачучы бербөтен җыентыкны тулыландырып тора, дияр идем.
 
Портрет авторы - рәссам Вәкил Шәйхетдинов

Амур ФӘЛӘХ
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»