поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2015 Җәмгыять

Матросов батырлыгын кабатлаган Бари Шәвәлиевка бюст ачылды (ФОТО)

Бүген Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында А.Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Бари Гани улына бюст ачылды. Тантаналы вакыйгада район хакимияте башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев та катнашты.

 
Шәвәлиев Бари Гани улы 1925 елда Түбән Тимерлек авылында туган. Уналты яшендә ул фронтка китә, фашист илбасарларына каршы канлы сугышларда катнаша. 1944 елның 23 июнендә “Багратион” операциясе барышында Белоруссиядәге Витебск өлкәсенең Осинторф авылы янында барган бәрелештә Бари Шәвәлиев фашист амбразурасын үз тәне белән каплап һәлак була. Бу каһарманлыгы өчен 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
 
 
Сулдан уңга: Мәктәп директоры Илфар Габдрахманов, 
меценат Фәрит Хәсәнов, каһарман сугышчының энесе Габделвәли Шәвәлиев, 
Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев, 
Бари Шәвәлиевнең сеңлесе Рахилә апа.
 
Батыр татар егетен язучы Шамил Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” әсәрендә мәңгеләштергән. Шәвәлеев исемен Казан урамнарының берсе йөртә.
 
 
Бари Шәвәлиев турында тарихи материалларны туплауда директор Габдрахманов Илфар Габделхәй улы җитәкчелегендә Югары Тимерлек мәктәбе зур хезмәт куя. Мәктәп музеенда каһарман якташларына багышланган бай гына күргәзмә тупланган. Директор башлангычы һәм меценатлар ярдәмендә мәктәп ишегалдында Бари Шәвәлиевның бюсты яңартылды да инде. Элекке бронза бюст таушалган иде инде. Яңаны исә шушы авылда туып үскән, хәзер Тольятти шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фәрит Рәшит улы Хәсәнов ясаткан.
 
 
Авыл гына түгел, район күләмендә зур дип танылырга тиешле вакыйгада авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты.
 
Чыганак: magarif-uku.ru
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»