поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.05.2009 Җәмгыять

ЧЫН ИРЛӘР, ЯКИ KАРАВЫЛ!

«Ирләр юк хәзер”. Юк, алай түгел. “Чын ирләр юк хәзер”. Менә шулай дөресрәк була. Шундый зарны көн саен ишетергә мөмкин. “Менә вәт элек бар иде алар, хәзер юк. Ю-ук, ю-у-ук...”

Ник булмасын? Салон-малоннар, бутик-шутиклар, шоп-моплар саен чын ирләр! Безне дошман явыннан сакларга тиешле аклы-зәңгәрле-кызыллы Русия армиясе чүп ул! Типсә тимер өзәрлек тулы бер армия ирләр каравылчы булып эшләп көн күрә.

 

Әле кайчан гына адәм баласы өчен көтүче һәм каравылчы иң актык эшләрдән санала иде. Хәзер көтүчеләр кирәкми, ә каравылчылар хөрмәтле бәндәләргә әйләнде. Илнең байлыгын урлап бетерделәр дә, адым саен сакчы куя башладылар.

 

Ярты ил карак, калган яртысы – каравылчы. Алар үзләрен алай атаганны яратмый анысы. Шуңа да бүгенге заман каравылчыларын “шәхси сак хезмәте”, “секьюрити”, “фэйс-контроль”, “куркынычсызлык хезмәте” һәм тагын әллә нинди матур сүзләр белән атыйлар. “Каравылчы” дигәч, артык пычранудан агарган, ә кайчандыр кара төстә булган сырмасы кесәсеннән башланган “ярты” күренеп торган майлы башлы, ертык галушлы абзый күз алдына килә. Ә “секьюрити” дигәннәре “банкир” кебек үк горур яңгырый! “Фейс-контроль” дигәч, күз алдына янарал ук булмаса да, әфисәр килеп баса!

 

Берәр кибеттәге каравылчыны унбиш минут кына булса да күзәтеп карагыз әле? (Кибет эчендә әрле-бирле йөргән бичара кызыйлар турында сүз бармый.) Кызык өчен генә булса да. Эшсезлектән дә авыр нәрсә юк икәнен төшенәсең. Ә кая барма – шунда каравылчылар. Хәтта хатын-кызның эчке киеме сатыла торган кибеттә дә борын астыннан сөзеп караучы шакмаклы гәүдәле “чын ирләр”. Бауман буйлап узасың – урамның ике ягында кояшка кызынырга чыккан чын ирләр. Ә кибеткә керсәң... Үзләрен хезмәт күрсәтүчеләр итеп түгел, дөнья кендеге кебек тоталар. Үләрсең, билләһи.

 

Телевизорны ачып булмый – кешеләрне завод-фабрикаларга куалыйлар. Нигә бөтен халыкны куаларга? Эшлисе кеше кумасаң да эшли инде ул. Завод-фабрикаларда эшләргә тиешле халык эчке кием кибетләрендә берәр түти җан җиренә чәчәкле чүпрәк тыгып чыгып качмагае дип сакта тора әнә. Бездә эшсезләр күп түгел дип куаналар. Ә мондый “каравыл” эшсезлекнең бер төре түгелмени? Бер караганда эшли дә кебек типсә тимер өзәрлек егет кисәге... Икенче яктан карасаң, шулай аягүрә йоклап яшәр өчен туганмы инде ул? Ничә тапкыр сынаганым бар – эшләргә яратучылар бармый каравылга. Барсалар да, озакка түзмиләр.

 

Ә безне кемнәр саклый соң?

 

1 миллион солдат – безнең армия. Без түләгән салымнар исәбенә безне тышкы дошманнардан саклыйлар.

 

1,5 миллион кеше – милициядә. Без түләгән салымнар исәбенә безне “эчке дошман”нардан саклыйлар.

 

Безне сакларга тиешлеләр саклап бетерми, күрәсең, шулай ук безнең акчага (каравылчыларның хезмәт хаклары товарның бәясенә керә) яшәүче 27 меңнән артык шәхси сак хезмәте бар. Миллионга якын кеше шушы оешмаларда сакчы булып исәпләнә, 120 меңендә утлы корал бар. Ә инде барлык каравылда эшләүчеләрне дә кертеп исәпләгәндә, 5,5 миллион кеше каравылчы булып эшли! 1 милиционерга 4 каравылчы туры килә. Болары да “эчке дошман”нан сакларга тиештер инде. Нигә, алайса, әйбер урлаучы кимеми дә, караклар ешрак тотыла башламый соң?

 

“Алар безне саклый”, – дияр кемдер. Саклыйдыр. Араларында профессионаллар бар, әллә нинди угрылык очракларын фаш итәләр. Ләкин нормаль илдә 1 милиционерга 4 каравылчы туры килергә тиеш түгелдер бит инде? Типсә тимер өзәрлек өч ир-атның берсе аягүрә йоклап “эшләргә” тиеш түгелдер? Статистика каравылчылардан артык файда булмавын күрсәтә. Чын-чынлап куркыныч хәл туганда, бу каравылчылар еш кына эш урыннарын беренче ташлап качалар. Нигә кеше малы өчен башны куркыныч астына куярга? Әгәр каравылчылардан файда зур икән, ул очракта да ник кибеткә кергәндә безне “консультант-менеджерлар” түгел, ә нәкъ менә каравылчылар каршы ала? Алдан ук куркытып куяр өченме?

 

Әле ун ел элек кенә каравылчы булып башлыча элекке милиционерлар эшли иде. Хәзер – кризислы 90 нчы еллар тирәсендә югары белем алырга өлгермәгәннәр. Элек шәһәрдә генә иде “ЧОП”лар, авылларга да килеп җиттеләр. Инвестор-агрофирмаларның үз “милиция”се бар. Халыкта аларны “черный ворон” дип йөртәләр икән. Кешеләрнең өйләренә кереп тентү оештырганнарын, сыерларны кулга алганнарын, терлек үлгән өчен колхозчыларга штраф салганнарын, тагын әллә ниләр кыланганнарын да ишеткән бар. Халыкның алардан коты чыгып тора. Болар инде сиңа милиция генә түгел, инвестор “козгыннары”! Тик торгангамыни инде, Мәскәү мэры Лужков та берзаман: “Русиядә барыннан да бигрәк түрәләр, банкирлар һәм каравылчылар күп”, – дигән иде.

 

Илне каравылчылар басса, бу дәүләтнең сәламәт булмавы дигән сүз. Хуҗаның амбары тулы тычкан белән мәче икән, димәк, хуҗа акылдан язган яки мәчеләре ялкау. Мәчеләрне алыштырыргамы, хуҗанымы? Тычканнарны алыштырырлык осталар пәйда булмаган бит әле.

 


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 17 | 01.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»