поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.04.2008 Мәгариф

МЕДАЛЬЛӘРНЕ БЕТЕРӘЛӘР

2009 елдан мәктәпне медальгә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары да вузларга, башкалар кебек имтихан биреп, ягъни ташламаларсыз кабул ителә башлаячак, дип хәбәр итә үзәк матбугат чаралары.

Алтын-көмеш медальләр белемнең сыйфатын билгели, дигән сүзләргә кем генә ышана икән бүген? Күп очракта алар дип баш күтәрмичә укыганнарга түгел, ә санаулы айларда гына “үстерелгәннәргә” эләгә бит ул. Башкалабызның бер мәктәбендә практика үткән иптәш кызым: “Бу укучы медальгә бара, моңа берничек тә начар билге куярга ярамый”, – дигән сүзләргә гаҗәпләнеп кайткан иде. Шуннан соң әлеге “тимер кисәген” нигезле белем билгесе дип әйтеп буламы соң? Медаль алуга ирешкәннәрнең күбесе югары уку йортларына кергәч тә, белемнәренең ныклыгын күрсәтә алмый.

- Медалистларга ташламалар калдырмауны ... хуплыйм. Төпле белеме булганнар өчен имтихан бирүнең бернинди авырлыгы юк бит аның. Бөтен абитуриент та сынауларда бертигез хокукка ия буласың,- ди Аксубай районының Тахталы урта мәктәбе директоры Илгиз Гинатуллин.

Мөгаллимнәр арасында әлеге мәсьәләгә төрле караш белдерүчеләр бар.. Аларның күпчелеге ташлама бетерелгән очракта вузларга керүче авыл балаларына авырга туры киләчәген истә тота. “Болай да алар колхоз эшләрендә катнашу сәбәпле, мәктәп программасын тулысынча үтә алмый. Мондый ташламаларның бетүе тырышып укыган гади авыл баласына файдага түгел инде”, - ди Арча ягы мөгаллимнәре. әлбәттә, алар белән дә килешергә була. Ләкин колхозда бил бөккәннәрнең балаларына тәтиме соң әле медаль алу бәхете?

- Шәһәрдә бала тырышып укысын өчен, барлык шартлар да бар. Ләкин барлык мәктәпләрне дә бер калыпка салып булмый. ә бит авылда бер компьютеры да булмаган мәктәпләр җитәрлек. Медальнең төсе бер, ә “авырлыгы” төрлечә була дип саныйм мин. җитмәсә, аны күп очракта иң-иңнәргә бирмиләр бит әле, күбрәк түрә, укытучы балаларына эләгә бит ул. Шуңа күрә аны бирүне бөтенләй туктатырга кирәк, - ди журналист, мәктәптә укучы ике бала анасы Нәүбәһар Кәбирова.

ә менә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты мөгаллимәсе Лениза Мөхәммәдиева, медаль - балага яхшы уку өчен этәргеч бирә, шуңа да аны бирүне бетерергә ярамый, дигән фикердә тора. Көмеш һәм алтын ияләренә бирелгән мөмкинлекләрне бетергәнче, вузлардагы ришвәтчелекне киметү юлларын эзләсеннәр иде, диләр. Шәхсән үземә шунысы аңлашылмый: ташламаларны бетерү медалистларның белеменә шикләнү яки гаделлек торгызу ниятен генә күздә тотамы икән? әллә, киресенчә, болардан да акча тама башлаячак, дигән уйлар яшеренгәнме монда? әгәр укучы медальгә лаек булган икән, вузга кергәндә ни өчен ул бу мөмкинлектән файдаланмаска тиеш соң әле? Медальне үз көче белән алганнарны түгел, әлеге дәрәҗәгә җиңел генә ирешкәннәрне иләктән уздырырга кирәк, минемчә. Менә шунда белем йөген чамалап була да инде. Гыйлеме “кәҗә” медаленә торамы аның, әллә чын-чынлап алтынгамы?

Р.S. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлегә медальләр бирү системасы нәкъ элеккечә сакланачак, яңалык хакында бернинди мәгьлүмат юк.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 15.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»