|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2015 Интернет
«Матбугат.ру»ның төп конкуренты – бакча!Ел саен бер үк хәл. 1 майга авылларга, бакчаларга таралышкан матбугатрулыларның якынча 20 проценты кире әйләнеп кайтмый. Буразналарда, түтәлләрдә “батырларча” ятып кала. Быел да шулай булды. Апрель буе сайтыбызга тәүлегенә 3500ләп кеше керде. Майның беренче эш көнендә исә 3000гә дә тулмыйбыз. Сез кайда? Алё? Болай дип кычкыруның мәгънәсе юк. Чөнки кайларда икәннәрен яхшы беләбез.
Хәер, тәүлегенә 2500-3000 уникаль кулланучы да татар телле сайт өчен шактый зур күрсәткеч. Ә җәйге сезон проблемасы безгә генә түгел, башка сайтларга да кагыла. Сайтларга гынамы соң? Хәтта басма матбугат, телевидение, радио, шоу-бизнес өчен дә “несезон” бу.
Аның каравы, урамда рәхәт. Урамда яз! Почти җәй! Тәрәзәгез аша кояшка карагыз әле. Шул кояш нурлары аша сәлам җибәрәбез сезгә )). Җәй буена “Матбугат.ру”дан аерылмагыз. Сезне әле бик күп кызыклар көтә.
Десертка тәмле бер шигырь:
Күпме кәтлит көйде табада?
Чурту-матыр, бүтән кермим диеп,
Тәүбә иттем бүген тагы да.
Ничә тапкыр "биш минутка" кереп,
Ярты көнгә шунда адаштым!
Әллә кайда сәфәр кылып йөрдем,
Әллә нәрсә укып маташтым.
Менә тагын кердем. СМС лар,
Укыйм берәм-берәм, бик тәмләп,
Кайберсенә бүләк эзләп китәм,
Җавап язам шуннан берәмләп!
Матур җырлар тыңлыйм, дөньядагы,
Яңалыклар белән танышам,
Һава торышларын укып чыгам,
Шигырь язып кайчак маташам...
Төн уртасы җиткәч ятып йоклыйм,
Иртәгәдән димен үзгәрәм!
Болай булмый димен, ә иртәсен,
Почти чәй эчкәнче түзәләм.
Юк, чыннан да, болай булмый, дуслар,
Чыкмыйм бүтән әйткән сүзләрдән!
Озакламый ташлыйм интернетны,
(Или сәпсим язам күзләрдән!)
Дүшәмбедән... , точно, үзгәрәм!!!
Гөлфия Низаметдинова.
--- |
Иң күп укылган
|