|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2015 Җәмгыять
Сынау дип кабул иттемМатур гына яшәп ятканда, Кадыйровлар гаиләсенең аяз күген болыт каплый. Яшьләрнең киләчәккә планнары ташып торган чак. Олы улларына иптәшкә энекәш алып кайтуның шатлыклы мизгелләрен кичерәләр. Тик бу уйларны, хыялларны бер яше тулмаган Дамирга табиблар куйган куркыныч диагноз җимереп ташлый. Кечкенә малайда тетрапарез, ДЦП һәм башка авырулар табалар, баш миенең үсеше тоткарлыклы булганын ачыклыйлар. “Балаңа салкын тисә, борынына томау төшсә яки тән температурасы күтәрелсә дә, төн йокыларың кача. Ә менә сабыеңа табиблар куркыныч яңгыраган диагнозлар куйса, бөтенләй югалып калсың икән ул, – ди Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Айгөл Кадыйрова. – Ә бит авырлы вакытта барысы да яхшы иде. Бер җирем дә авыртмады. УЗИга баргач та борчылырлык әйбер әйтмәделәр. Тик көтеп алган сабыебызның ике ае да тулмаган вакытта аның авыру икәнен әйттеләр. Вакытында дәваласаң, бу авырудан котылырга мөмкин икән. Шунлыктан вакытны сузмыйча, тизрәк дәваланырга булдык”.
|
Иң күп укылган
|