|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2015 Тарих
Бөек Ватан сугышы турында үзәк өзгеч хатирәләр (ВИДЕО)"Балтасти.ру" сайты хуҗасы Ранил Шәрифҗанов видеокамерасын тоткан да ветераннар һәм ветеран оныкларын төшерергә чыгып киткән. Ахырдан монтажлагач, чистарткач кызыклы гына видеосурәтнамәләр килеп чыккан. Бу роликларны тыныч күңел белән карап булмый. "Матбугат.ру" хәбәрчесенең: "Бу видеоларны нинди максат белән эшләдең?" - дигән соравына Ранил болай дип җавап бирде: "Үзем теләдем һәм эшләдем. Бу хатирәләрне тарихта калдырасым килде". Афәрин! Берәү булса, әлеге эш өчен грантлар эзләргә чыгып чабар иде. Ранил, үзенең күңелендә булгач, тоткан да эшләгән.
--- |
Иң күп укылган
|