поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.05.2015 Әдәбият

Үги түгел... (ХИКӘЯнең ахыры)

Ниһаять! Сәмига Сәүбанованың "Үги түгел..." хикәясенең ахырын эләбез. Укыгач, хикәя турында сездән фикерләр көтәбез.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=11664

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=11671

Берничә көн тыныч кына үтте. Сатыласы йортны да алам дип килүче юк. Мәскәүдәге туганнары : “Эшен дә, торырга урынын да таптык”, дип хәбәр иттеләр. Бик тиз сатылыр кебек тоелган иде , югыйсә. Кешесез йорт дип ут төртеп китсәләр, булыр менә. Ярый әле, күршеләре әйбәт, күз-колак булып торалар. Әнә, бер як күршесе үзенең туганын димләп тора. “Сата күрмә, менә дигән энем бар, шуңа гына чык”, дип үгетли. Әллә алырга килүчеләрне алар кире борып җибәрә инде? Күрде инде әйбәт ирнең соңыннан нинди кукиш күрсәткәнен. Әзер йортка кереп хуҗа булырга теләүче күп булыр ул. Юк, кияүгә чыгарга һич тә теләге юк әле аның. Ялгыз башы кайда да сыя. Аерылышу мәшәкатьләреннән арынып иркенләп тын алырга да да өлгермәде бит әле ул. 

 
Инде тынычландым дигәндә Фирдәвес тагын тулай торакка килеп, чакыртып чыгармасынмы! Булса да булыр икән шушы хәтле бәйләнчек кеше!
 
- Әйттем бит инде, чыкмыйм мин сезгә, дидем. Бала-чага түгел бит инде мин кат-кат әйтергә!
 
- Беләм лә... Бүтән барыр кешем юк шул. Авылдан икенче кызымны да китерделәр. Ә минем туганым өйләнә... Миннән башка безнең яктан барырдай кеше юк .Бармый калырга һич ярамый. Сез миңа булышмассыз микән? Ике көннән кайтам.
 
Бүтән борчымас идем... Аннан бала карашырга инәйне дә алып киләм.
 
- Балаларны үзегез белән дә алып барып булмыймыни? Шунда карарлар иде.
 
- Туй вакытында бала карау кайгысы буламыни? Гөлсинәне балдыз ял көне үзе белән алырга булды. Ул да сезнең кебек тулай торакта яши. 
 
- Үзе генә сезгә килеп тора алмыймыни?
 
- Бәләкәен карый белми шул ул. Аңа ничек ышанып калдырыйм? Бераз йөткереп тә тора...
 
- Гаилә хәлен җайлаганчы, балаларны әбиләре янында гына тотып булмыймыни?
 
 - Гөлсинәнең мәктәбе монда шул .
 
- Мәктәп анда да бардыр бит.
 
- Әйе, берәр нәрсә хәл итәсе булыр. Тагын ярдәм итегез инде. Сездән башка сорардай кешем дә юк...
 
“Юк, килмим”, дия алмады бу юлы да. Каршыда басып торган бу иргә карата бернинди хис тә юк, тик аның кызганыч кыяфәтен күреп:
 
- Ярар, кайчан китәсез? Китәсе вакытка килермен, - гына дия алды.
 
Шул минуттан үзнең ике бала анасы булганы башына да кереп карамады әле. Икенче көнне әйткән вакытка килеп җитте.
 
Бу сабый да өрсәң очып китәрлек, үзе ябык, үзе минут саен йөткерә, яшь тә ике айлык кебек тә түгел. Ничек инде чирле баланы калдырып туйлап йөрмәк кирәк? Соңыннан ник алып калганына мең тапкыр үкенде. Үзенең дә бала тотып караганы юк бит әле. Күкрәгенә кысып күтәреп тә йөри, тыны белән җылытмакчы да була, җылы сөт тә эчерә, йөткерүдән туктамый гына бит. Нишләп чирле баланы ялгыз ир кулына китереп тоттырганнарын да аңлый алмады. Авылда табиблар юк микәни? Аның кулында үлсә?
 
Төне буе йокламый чыккач, иртә белән күршеләренә шылтыратты. Ишекне бер олы гына хатын ачты.
 
- Менә шундый-шундый хәл апа, нишләргә дә белмим, берәр поликлиника бардыр бит, табиб чакырып булмас микән? - диде ул инәлеп.
 
- Сеңелем, бүген ял бит, табиблар өйгә килми. Син баланы шунда үзең алып бар. Ерак түгел ул, каршыдыгы йортлар арасыннан барсаң, туп-туры шифаханәгә килеп чыгасың, дежур табиб булмыйча калмас.
 
Баланы төреп, кочагына кысып, апа өйрәткән юлдан шифаханәне тапты ул.
 
- Миңа табиб кирәк иде, - диде ул регистратурада торучы кызга.
 
- Табиблар бүген эшләми бит.
 
- Дежур табиб бардыр бит?
 
- Ул да юк.
 
- Мөдирегезне чакырыгыз алайса.
 
- Мөдир дә юк.
 
- Күрәсез бит, бала авырый!
 
- Бүген кабул итмиләр, дидем бит.
 
- Кайчан кабул итәсез соң?
 
- Дүшәмбедә.
 
- Дүшәмбедә? Ике көн нишләргә кирәк бу бала белән? Аңынчы үлсә, нишләрмен?
 
- Бала авырый дим бит! Берәрсе бардыр бит!
 
- Берәү дә юк , дидем бит! – диде кыз тупас кына сүзне беткәнгә исәпләп. 
 
Ул баланы күтәреп тагын кайтып китте. Ә сабый буыла-буыла йөткерә алмый , көчкә тын ала, үзе гыҗылдый. Шулчак арттан калын ирләр тавышы ишетелде.
 
- Кире бар!
 
Артына борылып караса – беркем дә юк. Бер-ике атлагач, тагын шул ук тавыш кабатланды.
 
- Кире бар!
 
Тагын борылып карады – тагын беркем дә юк.
 
Ул тиз генә өйгә кайтып, баланың юеш ыштаннарын корысы белән алыштырып , кире шифаханәгә китте.
 
Яшь балалар өчен ясалган өстәлгә салды һәм:
 
- Авырган баланы карамаган өчен мин сезне җавапка тарттырам! Хәзер калдырам да кайтып китәм. Мин сезне моның өчен судка бирәм ! – диде.
 
- Сез кеме буласыз?
 
- Мин аның беркеме дә түгел! Кем булуым әһәмиятлемени?
 
Бу юлы аның болай гына кире китәргә нияте юк иде инде. 
 
Шунда ук ишекне бикләп алдылар. Чынлап та ташлап качар дигәннәрдер инде. Әллә каян табиблары да, мөдире дә табылды. Баштарак тупас кына сөйләштеләр. Әйткән адрес буенча баланың карточкасын да таптылар. 
 
- Бу теге үлгән хатынның баласы бит, – диде кайсыдыр.
 
Хәзер сөйләшү тоны бөтенләй үзгәрде. 
 
Баланы әйбәтләп карый башладылар.
 
- Балада бума ютәл. Үпкәсе дә кабарган. Сез хәзер өйгә кайтыгыз. Мин ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым, биш минуттан килеп җитәр. Ул сезне хастаханәгә илтер, - диде мөдир .
 
Өйгә кайтып, запас күлмәк-ыштаннар, үзе алып килгән йомшак сыр , печеньены да алды, өйдә бүтән алырдай әйбер юк иде. Машина аларны үзәк парк каршындагы йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханәгә алып килде.
 
Анда кабул итү бүлмәсендә үк балага йөткерүдән дару эчерделәр.
 
Тагын шул ук сорау.
 
- Сез аның кеме буласыз?
 
Тагын аңлатырга туры килле. 
 
- Монда бала киемнәре үзебезнең дә бар, алып килгәннәрен үзегез белән алып китегез. Без аны беренче каттагы палатага урнаштырабыз. Тәрәзәсе урам якта, сезгә күренеп тора. Тик аңа күренмәгез, юкса ул елар.
 
Баланың аңардан һич аерыласы килми.
 
 Ул аның кулына үзе белән алып килгән печенье белән сырны тоттырды һәм:
 
- Син елама, мин тагын килермен, – диде.
 
Үзе баланы алып кереп киткән бүлмәнең тәрәзә почмагыннан карады. Сабый караватына утырган килеш, кулын күтәреп, аңа карап, нәүмизләрнеп калды.
 
Ике көнгә дип кайтып киткән әтисе 5 көннән соң гына кайтты.Соңыннан:
 
- Бу бала барыбер үлә инде, күз алдымда үлмәсен, - дип кайтып киттем, - дигән иде. Менә сиңа туйга дип киткән кеше...
 
Ә хәзергә... Раузаның күңеле әллә нишләде. Ходай бер яктан бирмәгәнне икенче яктан бирде түгелме соң? Йорт сату кайгысы да, Мәскәүгә китү уе да баштан чыкты. Бала яткан хастаханәгә илле көн буена аның янына бер көн дә бармыйча калмады. Фирдәвес “минем хатын бул”, дип бүтән әйтмәде. Ул әйтмәсә дә бөтенесе дә ачык иде инде. Сеңелесе Хәбирә Норлатта яшәүче әти-әниләренә хәбәр биргән, үзе дә “нишлим икән” дип киңәш сорап хат язган иде. Аларның ризалыгы әһәмиятле түгел иде инде. Әнисеннән:
 
“И, кызым, өстеңә бик зур йөк алырга җыянасың икән”, -дип хат килде. Ә икенче хатында: “Бергәләшеп кайтыгыз”, - дип язылган иде.
 
Хастаханәдән баланы алып кайткач, Раузаның эшенә якынрак булыр дип, бүтән урынга яшәргә күчтеләр. Эшеннән балалар бакчасына урын бирделәр. Ул чагында завкомнар, профкомнар әйбәт эшли, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү фонды бар иде. Ай саен балалар бакчасына йөргән өчен түләргә тиешле акчаны да түләтмәделәр. Балаларның әнисе булса да, иренә ул әле беркем дә түгел иде. Бер түбә астында ике ай яшәгәннән соң гына алар бер юрган астына керделәр. 
 
Яңа фатирда аның үги әни икәнен белмәделәр дә. 8 ел яшәгәч кенә никахларын рәсмиләштерделәр һәм балаларны үз исеменә яздырды. Шулай итеп законлы хатын, законлы әни булды. 
 
Алар аның үги ана дип белмәделәр. Баштарак Гөлсинә:
 
- Әни син элек еш авырый идең, бүтән авырма яме? - дип әйтсә дә, соңыннан сабый чагындагы авыр хатирәләре артка чигеп, әкренләп хәтер төпкелендә күмелде.
 
Үз әниләре түгеллеген җиткән кыз булгач кына белделәр. Кешедән ишеткәнче, үзебездән ишетсеннәр, дип әйтергә булганнар иде. 
 
Аңа карап аларның әниләренә мөнәсәбәте начараймады, ныграк ярата башладылар гына. 
 
Әтиләрен яраттымы ул аларның? Бу сорауга әле дә җавап бирә алмый. Фирдәвес бала үстергәндә “тегеләй ит, болай ит” дип акыл өйрәтеп юк-бар белән бәйләнмәде, балаларны тулысы белән аның ихтыярына тапшырып дилбегәне кулына тоттырды да ,тәрбия эшенә кысылмады. Гаиләсен фатир белән , материал яктан тәэмин итәргә тырышса да , акчага артык кинәндерә алмады. Намус белән хезмәт итеп яшәгән кешеләрнең уртак проблемасы инде анысы. Ярый әле, үзенең йортын сатарга өлгермәгән иде, соңыннан андагы йортларны сүтеп, ул урынга биек йортлар салып куйгач алган яңа фатирны арендага бирүе, иш өстенә куш булды, дигәндәй, бик ярап куйды. Бүтән хатыннар белән шаярып кимсетмәде. Булыр-булмастай эшкә тотынмады, юк-бар вәгъдәләр биреп өметләндермәде, шапырынмады. Ормады, сукмады, теле белән дә кимсетмәде, “яратам” дип тә төче телләнмәде. Аннан соң ул төче теллелекне үзе дә өнәп бетерми иде. Аларның тормышлары ярларыннан язгы ташу вакытларында да чыкмыйча тыныч кына аккан елганы хәтерләтте. Шуңа да карамастан янәшәсендә нинди генә давыл-
зилзиләләр булганда да таянырдай кешесе барын тоеп яшәде. 
 
Чирле баланың үләр дип бер Фирдәвес кенә уйламаган икән. Олы кызының терсәген тешләрдәй булып, яшереп кенә Гөлсинә янына мәктәпкә килеп йөри башлаганын белеп алгач, үлгән хатынының әнисе:
 
- Алдан карыйлар аны, хәзер соңга калдың инде! - дип әрләп туктатты. Бүтәннәрне дә йөртмәде. - Ул хатын балам өстеннән йөреп, аертып килмәде. Оныкларымны үстерергә комачау итмәгез . Миңа : “ Хастаханәгә салам”, - дип алдап, чирле баланы ялгыз ир кулына үләр өчен илтеп ташлагансың. Ирләр чирле түгел, таза баланы да карый белми бит алар, карардай булсалар, үзләре бала тапкан булырлар иде.
 
 Гөлсинә вакыт-вакыт:
 
- Сезне мин өйләндердем бит, – дип үртәп алгаларга ярата хәзер.
 
Аннан соң күпме вакыт үтте, күпме сулар акты. Балалар үстеләр, югары белем алдылар, гаиләле булдылар. Инде оныклар үсә. Олы оныгына да кызлар исе керә башлады. Аның артыннан бүтәннәре калкып килә. Ходай Тәгалә аңа кызлар бирде. Ә кызларына - малайлар... 
 
Кемнәрнең газизлары кемнәргә генә калмый. 28 яшеңдә җир астына кереп ят әле. Әниләренә бала табу түгел, кияүгә чыгарга да ярамаган, югыйсә. Шул турыда белә торып өйләнешкәннәр. Беренче баласын да беркемгә әйтмичә күтәргән, икенчесе буласын да очраклы рәвештә генә, төшерер вакыт узгач кына белгәннәр. Баласын таба алса да, үзе озак яши алмаган. Яшәгән булыр иде бит...
 
 Әниләре үлгәч, хатынының апасын чыгарга димләгәннәр. Ә ул:
 
- Бәләкәе барыбер яшәмәс. Аннан чыгармын, - дип баланы хастаханәгә салырга илтәсе урында, әтисенә илтеп биргән. 
 
Балдызының ни уйлаганын белмичә кулына китереп тоттырган сабыйның үлгәнен күрмәс өчен Рауза кулына калдырып киткән Әминә дә дүртенче дистәне ваклый инде хәзер. 
 
Бераз үсә төшкәч, әниләренең чире мирас булып күчмәде микән, дип , табиблардан тикшертеп, аларның сәламәт булуын белгәч кенә тынычланды ул. Ә аңынчы: “Бу балаларны үстер-үстер дә, үсеп җиткәч кенә җир астына кереп ятсалар нишләрсең”, дигән борчу аңа тынгы бирмәде. “Әминәм үз янымда булыр,” дип, ул йөргән балалар бакчасына эшкә керде. Ул мәктәпкә йөри башлагач, аның белән үзе дә мәктәпкә эшкә керде. Ике кызы да аның күз каршында укыдылар. Дәресләрен бергә әзерләтте, көндәлекләрен тикшереп, укытучылары белән киңәшеп яшәде. Алар да әниләренең юлын сайладылар , матур итеп гаилә кордылар. Хәзер үзләре педагоглар.
 
Рауза бер нәрсәгә инанды: бәхет күктән төшми икән. Ул канатлы кош та түгел, аны атып алып та, читлеккә ябып куеп та булмый, ә бер ычкындырсаң, канатлы коштан да елгыррак – кире эләктерермен дип уйлыйсы да юк . Бәхетле булу өчен түземлек, сабырлык, тырышлык сорала. Яшьлекнең гомере кыска, ә картлык барыбер киләчәк. Үз балаларын миһербанлы итеп үстерә алмаган аналар бүгенге көндә беркемгә дә кирәкмичә аларның тормышыннан сызып ташланган икән, моның сәбәпләрен яшьләрдән генә түгел, яшь чагында үзләре ясаган хаталардан да эзләргә кирәктер. Тапкан ананың гына түгел, үзең дөньяга китергән баланың да хакы зур. Ул шушы балаларның хакын хаклап яшәвенә һич үкенми. Олыгайган көннәреңдә яннарында бер кич кунарга кеше таба алмыйча интеккән ялгызларны күреп тора бит ул. Күңел җылыңны бирәсең икән, үги балалар да , үги әниләр дә үзеңнеке була ала бит...
 
Әйе, алар бер-берләренә һич тә үги түгел. Түгел... Үзләрен якты дөньяга китергән әниләренең ел саен каберен тәртипкә китереп , чардуганын буяп кайталар алар. Ә аны күреп калу бәхете эләккән Гөлсинәнең хәтер төпкелендә әнисенең томанлы шәүләсе барыбер Рауза төсмерләрен хәтерләтә.
 
Ә Альберт? Чәчәктән чәчәккә кунып тиз эштән чыкты ул. Әти-әниләре рухына дога кылганда аны да догасыннан калдырмый Рауза. 
 
 Январь 2014 ел

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 04.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»