|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2015 Бәйрәм
Казандагы быелгы бәйрәм салюты нинди булачак9-нчы майда сәгать 22.00 Казансу елгасы өстендә 2 меңнән артык залптан торган бәйрәм салюты яңгыраячак. Шәһәр күген аллы-гөлле төсләргә күмәчәк салютны карау өчен Казансу елгасының уң һәм сул як ярларына килеп карарга мөмкин. “Казан” милли мәдәни үзәгендә, “Казан” Гаилә үзәгендә һәм “Казан-Арена” стадионындагы парковкада да бәйрәм салюты ачык итеп күренәчәк. Бәйрәм салюты шулай ук Җиңү паркында да яңгыраячак. Нәкъ менә биредә сәгать 22.00 500 залптан торган салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга нокта куячак.
Салют 7 минут дәвам итәчәк, дип хәбәр итте KZN.RU порталына Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын шәһәрнең төп өч мәйданчыгында – Ирек мәйданында, Җиңү паркында һәм “Казан-Арена” стадионында бәйрәм итәләр.
--- |
Иң күп укылган
|