|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.05.2009 Шоу-бизнес
ЕЛЛАРГА СУЗЫЛГАН ВИДЕОКЛИПМузыкаль видеоклиплар – яшьләр субкультурасының аерылгысыз өлеше. Клипмейкер Илдар Муллинның иҗатын татар видеоклиплары өлкәсендә тере елъязма дип атарга буладыр. Уйлап карагыз, Илдар – «Мастер», «Бизнес-Рекордс», «Союз», «Барс-Медиа», «Оскар-Рекордс» компанияләрендә эшләп киткән кеше. Бу тәҗрибәсе аңар бер-ике ел элек «Тривид групп» дип исемләнгән үз студиясен ачарга ярдәм итә. Әмма шоу-бизнес өлкәсендә бу компаниянең исеменнән бигрәк «Муллин» дигән бренд билгелерәк бугай. «Муллин төшерде», «Муллиннарда ничә сум икән?» кебегрәк сүзләр иҗат кешеләре сөйләшкәндә бик еш колакка чалына. Музыкаль видеоклиплар турында сөйләшеп алырга Илдардан да кызыклырак һәм компетентлырак кеше тапмадым. – Илдар, клип төшерергә кайда өйрәндең?
– Балачактан ук фототүгәрәккә йөрдем. Елдагы ике көнне көтеп ала идем: 1 майны һәм 7 ноябрьне, чөнки бу көннәрдә фотога төшерер өчен шәһәр ямьләнә. «Смена-8» белән төшергән фотоларымны аннары ванна бүлмәсендә чыгардым. Белемем буенча мин төзүче, әмма 90нчы еллар уртасыннан Нефтекамскидагы «Мастер» студиясендә эшли башладым. Гриша Байтерәков кулы астында. Шулчак Мәскәүнең атаклы Горбушкасына барып VHS форматлы «Panasonic 3000» видеокамерасын сатып алдым. Ул заман өчен бу бик зур нәрсә иде! Ул камерам тик ятмады: балалар бакчасындагы «утренниктан» алып зираттагы ритуалларга кадәр барысын да төшердем.
– Менә клип төшерүнең башы кайда барып тоташа икән – зираттагы ритуалларны төшерүгә...
– (Көлә). Язмаңның исемен шулай дип куя күрмә. 96 елда мин Казанга килдем. Мәдәният министрлыгы каршындагы Татар фольклоры үзәгендә эшләүче Марат Хөснуллин мине үзенә эшкә чакырды. Ул җырчылар белән актив эшли иде. Мин дә бу өлкәгә кереп киттем. Беренче клипны «Бизнес-рекордс» студиясе белән берлектә Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга төшердек. Хәтерлим, бәясе 5 мең сум иде. Беренче коймак төерле булды, әмма ул инде КОЙМАК иде. Клипның мөһимлеген берәү дә аңламаган чак бу. Продюсерлык кануннарыннан чыгып караганда дип әйтүем. Ни өчен төшерәбез? Сарыф ителгән 5 мең кире кайтачакмы? Берәү дә белми... Шулай да бу безгә зур тәҗрибә булды.
– Ә продюсерлык ягыннан уйланылган клиплар кайчан төшерелә башлады?
– 97 елда «Союз» студиясе оешты. Мине шунда чакырдылар. Аның җитәкчесе Андрей Дробот Мәскәү продюсерлары белән элемтәдә тора иде. Рәсим Низамовка төшерелгән «Каеннар арасында» клибы продюсерлык ягыннан бик уйланып эшләнгән эш булды. Ул Рәсимгә популярлык китерде дисәң дә буладыр. Дөрес, бу клипны Уфадан килеп төшерделәр. Мин ярдәм генә иттем. Андагы Виталий Мөхәммәтҗановның «Муха» студиясе Россия эстрадасы өчен дә, хәтта чит илләр өчен дә эшли иде. Алар миңа яхшы мастер-класс бирде. Аннары Хәния Фәрхигә «Әлдермешкә кайтам» әле клибын төшердек.
– Элек җырчылар клипка төшәргә Уфага йөри иде. Казанда юньле клип ясаучы юк дигән стереотип яшәде. Белүемчә, бу стереотипны җимерү җиңел булмаган?
– Әйе. Уфада, чыннан да, яхшы клиплар ясыйлар иде. Нигездә, ике кеше: Виталик Мөхәммәтҗанов һәм Рияз Исхаков. Бу эшне Казанда да кузгатырга кирәклеген аңлый идем мин. Нидән башларга? Беренчедән, без бәя белән кызыктыра башладык. Башкортлар 30 мең сумга төшерсә, без 21 меңгә риза идек. Бу акчалар тулаем диярлек төшерү чыгымнарына китә, хезмәт хакына калмый. Әмма шунысын да аңлый идек: бәяне ничек кенә төшермә, әгәр тауарың сыйфатсыз икән – аны алмаячаклар. Шуңа күрә, тырыша-тырмаша сыйфатлы клиплар төшерә башладык. Бу шактый гына заказны үзебездә калдырырга ярдәм итте.
– Яшьләр өчен төшерелгән татар клипларын азгынлыкта гаеплиләр. Имеш, сәләт белән ала алмагач, җырчы чишенергә мәҗбүр. Синең моңа карашың.
– Әле өйрәнеп йөргән чорда мин элеккеге тормыш иптәшем Гөлнара Тимерҗановага «Йолдызлар яңгыры» һәм «Мәхәббәт ялкыны» клипларын төшергән идем. Аларда хатын-кыз гәүдәсенең матурлыгын күрсәтергә тырыштым. Мондый кадрлар татар клибы өчен тансык булды. Минем төп принцип – видео затсыз, азгын булмасын. Әгәр матур икән – димәк, халык кабул итәчәк. Әгәр инде һәр клип та шәрәлеккә генә корылган икән – бу чыннан да, проблема.
– Үз гомереңдә күпме клип төшердең, утырып санаганың юкмы?
– Иллеләп җыела. Кайберләрен искә дә аласы килми. Мәсәлән, авыл турында заказга язылган җырларны. «Уразмәт», «Потап», «Елгабаш», «Мамадыш», «Мөслим» – алар бик күп булды. Берара шундый мода чыккан иде: бераз баеп киткән кешеләр мәчет сала һәм авыл исеме белән башкарылган җырга клип төшерә. Хәзер тынычландылар бугай.
– Кем белән эшләве җиңелрәк: өлкән җырчылар беләнме, әллә яшьләр беләнме?
– Яшьләр белән. Аларга әле йолдыз чире йокмаган була. Минем әйткән сүзләргә дә ышаныбрак карыйлар, чөнки инде яшем дә кырыктан узган, тәҗрибәм дә бар бит. Әмма мин беркайчан да үз фикеремне көчләп такмыйм. Киңәшләшеп эшләргә тырышам – иҗатта башкача булмый. Җырчы мин теләгәнчә түгел, ә үзе теләгәнчә уйнаса, видео күпкә уңышлырак, ихласрак чыга. Мин киңәш, юнәлеш бирергә генә тырышам.
– Иң истә калган клибың нинди?
– Һәр клипта яңа идеяләр, белемнәр, технологияләр кулланыла. Шуңа күрә һәрвакыт соңгы клип истә кала. «Өч аяклы ат»ны төшергән «Легенда» студиясе «Зө-Ләй-Лә»гә тарихи сюжетлы клип эшләде. Мин видеокран белән төшердем. Кечкенә генә кино килеп чыкты ул. Әлегә иң истә калганы шул.
– Безнең клиплар рус һәм чит илләрнекен куып җитәрме? Әллә мондый максат юкмы?
– Барысы да бюджеттан тора. Без 1 сумнан 50 сумга кадәр төшерә алсак, руслар – 1 сумнан 100 сумга кадәр. Аудитория киңлеге дә 10 тапкырга аерыла. Ахыр чиктә табыш та, сыйфат та, гомумән татардагы клип сәнгатенең торышы да шуңа барып тоташа...
www.trivid.ru фотолары.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|