поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.05.2015 Шоу-бизнес

Резеда Шәрәфиева, Наил Шәйхетдинов, Булат Бәйрәмов 1 майны ничек үткәрә?

Май бәйрәмнәре - табигатьнең уянган, иң матур вакыты. Бу ялларны ничек үткәрәсез? Җиң сызганып эшләргә җыенасызмы, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме? Шушы сорау белән иҗат кешеләренең башын катырып алдым.

Резеда Шәрәфиева, җырчы:
 
– Нинди ял ди инде ул безгә, авыл кешесенә? Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре. Быел да туган ягым Минзәлә районы Нарат Кичү авылына кайтырбыз дип торабыз. Ел саен гадәткә кергән бик матур, күркәм традициябез бар – май бәйрәмендә Коръән ашы укытабыз. Менә әле дә кибетләр буйлап азык-төлек эзләп йөргән мәл. Әни исән чагында, кайтып йөрерлек нигезебез булганда, бу – бик күңелле мәшәкать. Очрашу, күрешү, рәхәтләнеп сөйләшү өчен өч бертуганым да, башка туганнарыбыз да зарыгып көтеп ала май бәйрәмен. Бу көнне безнең өйдәге кешенең төгәл санына чыга торган булмый.
 
Җир – минем стихиям. Шуңа күрә, анда казынып энергия алам. Яратам да инде авылны, җирне. Гастрольләрдә йөргәндә дә авылларны, кеше яшәешен күзәтеп, йорт-­ихаталарын карап йөрим. 
 
Быел ике бәйрәмне тоташтырып булмый. Арасында 4 көн бар бит. Әй, артык хафаланмыйм, тагын кайтабыз без. 280 чакрым берни түгел! 
 
Наил Шәйхетдинов, Тинчурин театры артисты:
 
 
– Май бәйрәмендә рәхәтләнеп ял итеп булмастыр. 5, 6 майда «Эх, алмагачлары» дигән спектакльнең премьерасы була, шунда ролем бар. Бар көчем шуңа юнәлтелгән чак әле. Дөрес, 1 Майда эшләмибез, бәлки, шул көнне бакчага барып кайтырбыз. Җир эшен бик яратам, әмма узган ел билемне авырттырдым. Дәрт бар да, дәрман юк диләрме әле? Бакчабызда карлыган, алмагач, чия, кура җиләге, кара җиләк, кыяр, помидор, борыч, суган, кишер, суган үстерәбез. 
 
Җәен бакчага баргалап кына йөрибез. Эшләрем бар бит минем, футбол көтә. Җыенып китә башласак, бакча күршеләрем: «Нәрсә, тагын футболмы әллә», – дип көлешеп озаталар. Футболны гына түгел, барлык спорт төрләрен дә яратып карыйм. Кышын – Боз сараена, җәен стадионга йөрим. Волейбол, баскетбол уеннарын да калдырмаска, күзәтеп барырга тырышам. 
 
Булат Бәйрәмов, «Татар радиосы» ди-джее:
 
 
– Майның берендә Ләйсәннең әти-әнисе янына – Биектауга бармакчы булабыз. Анда бакча эше дә, мунчасы да, шашлыгы да булыр дип уйлыйм. Әгәр көн кояшлы, җылы, матур һава торышы, янымда ким дигәндә ике-өч кеше булса, кулга көрәк тотып җир казырга яратам. Ләйсән дә җир эшен ярата. Без бит авылда туып-үскән балалар. 7 май көнне безнең радиода зур радиомарафон көтелә. «Уян, татар» ди-джейлары (Гөлназ, Ильяс, Айсылу һәм мин) 12 сәгать буе берөзлексез эфирда булачакбыз. Бүләкләр, сюрпризлар, йолдызлы кунак­лар белән бергәләп, Радио көнен бәйрәм итәргә җыенабыз. Ә 9 Май бәйрәменә гаилә дусларыбыз белән табигатькә чыгарга дигән план бар. Палаткалар корып, балык тотып, шашлык кыздырып ял итәрбездер, мөгаен. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.05.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»