01.05.2015 Киңәш-табыш
Татар әкиятләре геройларыннан торган шахмат бар икән (Avito-күзәтү)
Бушлай игъланнар тәкъдим итүче популяр сайтка күзәтүне дәвам иттерәбез. Әнә Павел атлы бер кеше кызыклы шахмат сата. Фигуралары - татар халык әкиятләреннән алынган персонажлар.
Тауарның бәясе күрсәтелмәгән. Әмма арзан түгелдер. Чөнки, игъланда язылганча, бу сувенир кулдан эшләнгән.
Avito-күзәтүнең башка язмаларын моннан укыгыз: http://matbugat.ru/news/search/?keyword=avito