|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.05.2015 Ир белән хатын
Балы бетеп, ипие калса...Яше утыздан арткан һәм өйләнмәгән ир-атны күргәч, хатын-кызларның күбесе: “Берәр җитешсез ягы бардыр, юкка гына өйләнмичә йөрмидер”, – дип фикер йөртә. Ә инде аерылган, җитмәсә, элеккеге хатынында баласы да калган ир-ат очраса: “Әйбәт ирдән хатыны китми”, – дип шомлана. Ә тормыш кору өчен икесенең берсен сайларга кирәк. Редакциягә Актаныштан хат язып җибәргән туташ та икеләнеп калган.
“Йөргән егетем өйләнеп аерылган. Аның 7 яшьлек баласы бар. Хатыны белән улы тугач та аерылышканнар. Аңа беренче елларда баланы бөтенләй дә күрсәтмәгәннәр. Ләкин законлы төстә алимент түли башлагач, Илһам шарт куйган: “Бала белән күрештерсәгез генә алимент түлим, югыйсә судка бирәм”, – дигән. Бала хәзер зур инде. Ялларда гел күрешеп торалар. Моңарчы хатыны белән бөтенләй дә аралашмады диярлек. Улын балалар бакчасыннан, соңыннан мәктәптән генә барып ала иде. Тик минем белән йөргәнен, озакламый өйләнү уе барлыгын белгәч, хатыны Илһамга еш шалтырата башлады. “Баланы тегендә алып барырга кирәк, балага бу кирәк”, – дип, һаман нинди дә булса сәбәп эзләп тора, гел акча сорый. Илһам – бик йомшак кеше, хатынның хәйләсенә төшенеп җитми әлегә. Ләкин мин борчыла башладым. Әле хәзер шулай, ә өйләнешеп тора башлагач, нәрсә булыр? Безнең дә бит балаларыбыз булачак. Улы белән аралашуына каршы түгел мин. Ләкин хатыны ике арабызны бутап ятар дип борчылам...” – диелә хатта. Туташ язганнардан аңлашылганча, мөнәсәбәтләр очрашудан узып, тәкъдимгә барып җиткән инде. “Әйе” яки “юк” дигәнче, аңа психолог, психология фәннәре кандидаты Илдар Әбитов киңәшләренә колак салырга киңәш итәбез.
Аерылу сәбәбен ачыкла
Тартынмыйча аннан беренче гаиләсе таркалу сәбәбен сорагыз. Беренче хатыны турында фикеренә, аерылуда кемне гаепләвенә колак салыгыз. Әгәр ир, хатынын калкан итеп, үзен яклый икән, димәк, уйланырга кирәк. Берничә елдан сезнең хакта шул ук фикерне башкаларга сөйләргә бик мөмкин. Акыллы ир кайчандыр яраткан хатынын түбәнсетмәс.
Балаларны яратамы?
Аерылышканнан соң үз балалары белән аралашмый икән, димәк, тупас, эгоист... Мондый ир сезгә кирәкме? Сезнең уртак балагыз булгач та, аны яратыр дип өметләнеп буламы? Әгәр сезнең үз балагыз бар икән, өйләнешкәнче үк сайлаган ярыгызны бала белән таныштырыгыз һәм аның балагызга мөнәсәбәтен күзәтегез. Насыйп ярым дигәнегез очрашып йөргәндә үк балаларны “тормыш йөге”нә тиңләүче кеше була икән, аның белән кушылудан мәгънә юк.
Үз-үзегезне сынагыз
Булачак ирегез үз балаларының тормышында актив “кайныймы?” – шунысын да күзәтегез. Сез аның балалары белән дуслаша алырсызмы? Ирегезнең хезмәт хакының бер өлешен элекке гаиләсе белән бүлешә алырсызмы? Әгәр юк икән, мөнәсәбәтләр гаилә коргач киеренкеләнәчәк кенә. Балалар булган очракта, ирегезнең балалары белән дуслашырга теләп тә, уртак тел таба алмавыгыз ихтимал. Бу очракта аның балалары сездән көнләшергә, эзәрлекләргә мөмкин. Балалар ышанычын яулау өчен көч һәм сабырлык сорала.
Үз-үзегезгә тугры булыгыз
Сезне булачак ирегез дә, аның дуслары, туганнары да беренче хатыны белән чагыштырачак: осталыгыгыз да, пөхтәлегегез дә, якыннарына мөнәсәбәтегез дә сыналачак. Башкаларга охшарга тырышам дип, артык кыланмагыз. Үзегез булып калыгыз һәм сезгә игътибар итүчеләрдән чагыштырмауларын сорагыз. Кыек караш, түбән бәяләрдән курыкмагыз. Сез бит алар белән яшәмәячәксез.
Берничә фразага игътибар итегез
“Әнием әйткәнчә...”– ди икән, сезнең кавалер әле әни “итәгеннән төшмәгән”, димәк, яки өлкәнәймәгән, тормышта үз фикере юк.
“Ничек әйттем, шулай була...” – дисә, бәлки, беренче хатыны белән дә шулай булгандыр, алай икән, гаиләсе таркалуга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Үзегезнең киләчәкне уйлагыз. “Мин аны яратмый башладым...” – дигән кеше чәчәктән чәчәккә кунучы күбәләк кебек...
Гаилә коруга җитди караш, мең кат сынау сорала. Заманында Туфан абый Миңнуллин: “Мәхәббәт ул – бал ягылган ипи кебек, балын бер көндә ашап бетерәсең дә... аннары ипиен кимерә башлыйсың”, – дигән. Бүген балын ялап, ипиен читкә атучылар ешрак очрый. Насыйп ярымны таптым, дип ашыкмагыз, йөрәк белән түгел, акыл белән киңәшергә кирәк.
Мәхәббәт сыналып килде (сез ничек таныштыгыз?)
Хөрмәтле укучылар, күптән түгел генә башлап җибәрсәк тә, әлеге рубрикага өелеп-өелеп хатлар килә. Конкурс дәвам итә, хатларыгызны көтеп калабыз.
Русларда “Слюбится, стерпится” дигән әйтем-гыйбарә бар. Нәкъ минем тормышыма туры килә торган сүзләр бу. Элек укытучыларны, диплом алу белән, берәр районга, авыл мәктәбенә эшкә юллыйлар иде. Мине дә шулай үзем бер тапкыр да барып карамаган Сарман районына җибәрделәр. Наҗия исемле әби йортка кертте. Ләкин миңа бу яклар бер дә ошап бетмәде, бер ел эшләрмен дә кире туган ягыма кайтып китәрмен, дип уйладым.
Булачак ирем Нияз белән шул авылда таныштык. Наҗия әбинең сеңлесенең улы иде ул. Мин тора башлагач, ул безгә ешрак килә башлады. Йә тегесен эшләргә булыша, йә тагын берәр сәбәп табып килә. Мин аңа әллә ни игътибар бирмәдем. Йөргән егетем дә бар иде. Ул армиядә булып, хатлар алыша идек.
Шулай бер ел вакыт узып та китте. Икенче елны мин үзебезнең районга кайтып киттем. Китапханәче булып эшкә урнаштым. Ә Нияз мине онытмаган булып чыкты. Атнага бер булса да, ерак араны якын итеп, килеп йөри башлады. Баштарак, эш белән килдем, дип алдаша иде. Иң соңгы күрешүдә: “Дус малайның туе була. Шунда минем парым булып бар әле”, – дип ялынды. Әгәр шушы теләгемне үтәсәң, мин сине тынычлыкта калдырачакмын, дип сүз бирде. Ничарадан бичара, ризалашмыйча булдыра алмадым. Ә туйга барган көнне Нияз мине урлап кайтты. Күпме генә карышсам да, елый-елый сорасам да, җибәрмәде. Ул инде алдан барысын да уйлап, планлаштырып куйган булган. Икенче көнне әти-әнисе минем әти-әни янына кыз сорарга киттеләр. Әти-әнием бик кайгырышты, борчылды. Егетем белән өч ел очрашып йөргәнне белә иделәр. Инде армиядән кайтырына да санаулы гына көннәр калган иде.
Язмыштан узмыш юк, диләр. Буйсынудан башка чара калмады. Бу хәлне бик авыр кабул иттем. Шуның аркасындадыр бик озак балам да булмый торды. Ләкин Нияз да, аның әти-әнисе дә мине беркайчан да кыерсытмадылар, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәделәр. Никахыбызның бишенче елында Гөлзирәбез, аннары Илдар белән Илмас туды. Чын гаилә бәхетенең нәрсә икәнен мин балалар тугач кына аңладым. Хәзер исә, Нияз белән бергә 35 ел гомер яшәгәннән соң, чын мәхәббәт еллар аша, сынала-сынала килә, дип ышанып әйтә алам. Үткән тормышымның бер генә мизгеленә дә үкенмим. Ниязның үҗәтлеге минем бәхетемә булган.
Әминә Гәрәева. Сарман районы
--- |
Иң күп укылган
|