поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.04.2015 Әдәбият

Үги түгел... (ХИКӘЯнең дәвамы)

Сәмига Сәүбанова авторлыгында "Үги түгел..." дигән хикәянең башын 1 көн эчендә 1 меңгә якын кеше укыды. Бүген дәвамын эләбез.

Хикәянең башы монда: http://matbugat.ru/news/?id=11664
 
Урман юлы җәйге лагерьга алып килеп җиткергәч, койма аша балаларның кайсы әти-әниләре белән, кайсының үзләре генә уйнап утырганнары күренде. Фирдәвес куак төбендәрәк утырган балаларның берсенә күрсәтте.
 
- Әнә минеке, - диде. 
 
Бала кулы белән башын кашып-кашып ала да, комнан нәрсәдер әвәли.“ Башы бетләгән икән”, дип уйлап кына куйды, сабый күтәрелеп карады да аларны күреп йөгереп чыкты.
 
Әтисе аны кочаклап калды.
 
Алып килгән җәймәне җәеп, ризыкларны тезеп салдылар һәм утырыштылар.
 
Бала ябык, бәләкәй гәүдәсе белән Раузага сыенды. Ул аны алдына яткырып, башындагы бетләрне, серкәләрне үтерергә тотынды. Үзе: “Бете миңа кермәсә генә ярар иде” дип уйлады.
 
- Нишләп баланың башын карамыйлар икән? - дип гаҗәпләнде ул.
 
Башы тынычлангач, бала аның алдында йоклап ук китте.
 
Альберт белән җиде ел яшәсәләр дә аларның баласы булмады. Башта булмый торуы әйбәт кенә тоелган иде. Торырга урыны да юк, эшли-эшли укыйсы да җиңел түгел . Аерылышасы булгач, бала булмавына тагын бер кат сөенгән иде. Бала булса, бу хәл дә килеп чыкмаган, аерылмаган да булырлар иде бәлки? Үзенең әти булырга сәләтен белергә теләп уңга да сулга да ташландымы әллә?
 
Алдында яткан баланың чәчләреннән сыйпап, кочагына алып иркәләүдән үзен көчкә тыеп калды. Ярамый. Ул үз өстенә мондый җаваплылыкны алырга әзер түгел . Шулай булгач, юкка өметләндерергә дә кирәкми. Ә бала аның ни уйлавыннан хәбәрдар түгел. Ул аның алдында тигез сулап рәхәтләнеп йоклый, йокы аралаш китә күрмәсен, дигәндәй , арык гәүдәсе белән тагын да ныграк елыша, ара-тирә еламсыраган шикелле сулкылдап та куя. 
 
Кояш кичкә таба авышты. Килүчеләр кайту ягына кузгалдылар. Алар да җыена башлады. 
 
- Гөлсинә, кем килгән синең янга? – диде тәрбияче.
 
- Бу минем әнием.
 
Тәрбияче бүтән сүз әйтмәде. 
 
- Минем янга тагын киләсең бит? Киләсең бит? – дип инәлде бала Раузага. Әйтерсең, бу минутта әтисенең аның өчен әһәмияте бөтенләй юк иде.
 
- Белмим шул. Эшләрем күп бит минем.
 
Эшнең нәрсә икәнен бала каян белсен?
 
- Кил яме? Тагын кил!
 
Йөз тапкыр кабатлагандыр.
 
- Бу бала әнине бигрәк тансыклаган икән, – диде Фирдәвес кайтканда уйчан гына. Бер генә тапкыр түгел, шулай дип әллә ничә тапкыр кабатлады. 
 
Бүтән бала янына бармады ул. Йөрәге җитмәде. 
 
Беренче сентябрь якынлашты.
 
Тагын йомыш белән килде аның янына Фирдәвес.
 
- Кызым мәктәпкә беренче сыйныфка барасы . Нәрсә алырга да белмим.Миңа булышмассыз микән?
 
Рауза каян белсен? Баланы мәктәпкә озатып караганы, бала үстергәне бармыни аның? Шулай да каршында үзеннән ярдәм көтеп торган бу бәхетсез иргә “юк”, дип тә әйтә алмады.
 
- Ярар, киемнәр кибетендә таныш хатыным эшли, аңардан белешеп карармын, – диде.
 
- Син баланың үзе белән кил, бергә сайларбыз, - диде танышы. Кызга иң кечкенә размер да зур булып чыкты.
 
- Алайса, мин сезне складка бикләп куям, нульле үлчәмдәгеләрне аерым китермиләр, шулай да һәр төргәк арасында берәү булса да була, үзегез эзләрсез, - дип складта калдыргач , кирәк әйберләрнең барысын да таптылар. Иң кечкенә дигәне дә аяк йөзеннән иде. Рауза аларны тулай торакка алып кайтып, биленнән кыскартып бирде.
 
Фирдәвес тагын килде. 
 
- Сездән башка бармыйм, ди бит, мәктәпкә дә озатырга килерсез инде.
 
 “Килә алмыйм”, дия алмады. 
 
Икенче көнне иртә белән урамда сатып торучылардан зур чәчәк бәйләме алып, аларга китте ул . Килеп җиткәч, кыңгырауга кагылырга да өлгермәде, ишек ачылып китте һәм Гөлсинә куанып аны кочаклап ук алды.
 
- Сәгать 4 тә үк уянып, көтә инде, - диде Фирдәвес.
 
Баланы чәчен тарап, ак бантиклар куеп, матур итеп киендереп, кулына чәчәк тоттырып, таксига утырып мәктәпкә киттеләр.
 
- Җәяү барып булмый микәнни? - дип уйлады Рауза.
 
- Әти кая барабыз соң без, мәктәпкә түгелмени, - дип Гөлсинә кыбырсый ук башлады.
 
- Мәктәпкә, кызым, мәктәпкә. – Үзе Раузага борылып: - Кечкенәсен дә авырый дип шалтыраттылар әле, - нишләргә дә белмим, - дип өстәде.
 
“Кечкенәсе? Бер генә кызым дигән иде түгелме соң? Булмагае! Миңа димәгән биш булсын! Бусын мәктәпкә илтәм дә вәссәлам!”
 
Ниһаять килеп җиттеләр. Ишеге өстенә зур итеп язылган “интернат-мәктәп” дигән язу күзгә чекрәннәп бәрелдде. 
 
Укытучысын табып, баланы калдырып чыккан гына иделәр, ишекне дөмбәсли башладылар. Аның артыннан Гөлсинәнең үкереп елаганы ишетелде.
 
- Калмыйм! Монда калмыйм! Алып китегез моннан!
 
Ишекне ачтырып, баланы юатмакчы гына булганнар иде. Кая ул! 
 
- Калмыйм ! Калдырсагыз да барыбер качам! Сез мине мәктәпкә алып килмәгәнсез!
 
Укытучы балаларга:
 
- Сез монда яшәп укыячаксыз. Ял көннәрендә генә өйгә кайтырсыз. Килеп алсалар әгәр, – дип тә өстәгән булган икән. 
 
Шәһәр буйлап кире якындагы мәктәпкә илттеләр. Дәресләр башланган инде, директорын табып, укытучысын чакырып чыгардылар. 
 
- Нишләп соңга калдыгыз? – диде директор.
 
Хәлне аңлатып биргәч, баланы сыйныф бүлмәсенә алып киткәндә, әтисеннән:
 
- Сезнең белән килгән хатын кем соң? – диделәр. 
 
- Беркем дә түгел. 
 
- Ә без аны әнисе дип торабыз.
 
- Әнисе булам дисә, бик сөенер идем дә, риза түгел шул.
 
Шулай итеп баланы укытучысына тапшырып килде Фирдәвес.
 
- Мин эштән сорап кына киткән идем, объектны калдырырга ярамый. Зинһар өчен сез баланы өйгә дә алып кайтыгыз инде. Ишеген бикләп китәрсез, үзе калыр. Миндә ачкыч бар. Киткәндә үзегездәге ачкычны ишек төбендәге җәймә астына калдырырсыз. Беркемгә дә ишек ачмаска кушыгыз, - дип җаваплылыкны аңа калдырып китеп барды.
 
Баланы җитәкләп өенә кайткач, суыткычны ачып караса, анда каткан сыр кисәгеннән башка берни дә юк. Нәрсә ашап яшәгәннәрдер. Ванна бүлмәсен ачып, берсе эченә икенчесе тыгып куелган чиләкне кузгаткан иде, көя күбәләкләре көтүе белән очып чыкты. “Күптән кузгатылмаган икән”, дип уйлады ул һәм чүпрәк алып идәннәрне юып чыгармакчы булып, чиләкне алса, аста көя теткәләп бетергән йон ыштан балагын күрде. Көя күбәләкләре шунда оялаган икән. Аны пакетка тыгып чүп савытына салды. Тузаннарны сөртеп идәнне юып чыгарды һәм: 
 
- Әтиең кайтканчы ишекне берәүгә дә ачма. Мин тыштан бикләп китәм , - диде. 
 
- Юк, мин берүзем калмыйм. Мин калырга куркам. Мине дә үзең белән ал.
 
- Әтиең югалтыр бит. Мин сине ала алмыйм.
 
- Мин берүзем калмыйм! Калмыйм!
 
Шушы шыксыз, күптән хатын-кыз кулы тимәгән , ашарга бер кисәк ипие дә булмаган бүлмәдә сабыйның кичкә хәтле берьялгызы утырасын күз алдына китереп, Раузаның йөрәге сыкрап куйды. Нишләп бу дөнья шундый ? Шушы бер гаебе дә булмаган баланы Аллаһы Тәгалә әнкә җылысыннан кемнең гонаһлары өчен мәхрүм итте икән? Аның берялгызын калдырып, үзе тынычлап кайтып китсенме?
 
- Ярар, әтиеңә миндә икәнеңне әйтеп язу калдырам да кайткач килеп алыр.
 
Ачкычны ишек төбендәге җәймә астына калдырып тормады. “Үземдә бар”, диде бит. Кайда икәнлекләрен әйтеп ишеккә язу кыстырды да баланы җитәкләп тулай торакка китте.
 
- Кем килгән безгә? – дип каршы алды аны вахтер апа.
 
- Мин – Гөлсинә.
 
- Кем янына килдең?
 
- Әни янына килдем.
 
Вахтер апа сораштырып тормады. Баланы җитәкләп үз бүлмәсенә алып кереп киткәндә , аның авыр сулап:
 
- И, бала, – дигәне генә ишетелеп калды.
 
Рауза балага конфет-перәннек белән чәй эчерде, кәгазь, карандашлар тоттырды, алар белән нишләргә икәнен өйрәтте дә кич әтисе алырга килгәнне көтә башлады.
 
- Бүлмәдән беркая да чыкма, – диде ул. – Озакламый әтиең килеп алыр. Минем эшләрем бар. 
 
Күрше бүлмәдә яшәүче кызга күз-колак булырга кушты . 
 
- Мин ят апа белән калмыйм.
 
- Ул ят апа түгел, минем дустым. Синең дусларың бардыр бит.
 
- Миңа дус апа кирәкми, миңа син генә кирәк.
 
Тәки калдырып булмады. Җитәкләп йөрергә туры килде.Кич белән әтисе килеп алгач, ул Раузага мөлдерәп карап калды.
 
- Нигә безнең белән яшәмисең? – диде ул.
 
Рауза аңа каршы ни әйтергә дә белмәде.
 
Икенче көнне төш вакытында аны тагын дәшеп чыгардылар. 
 
- Анда теге бала синең янга килгән. “Кем янына килдең ”, -дигәч: “Әнием янына”, - ди.
 
“Уф , бер бәладән котылган идем, икенчесе өстәлде “,- дип сөйләнә-сөйләнә баланы тагын җитәкләп алып керде. Нинди бәйләнчек бала булды бу! Ничек килгән ул? Машина юллары аркылы чыкканда ничек машина астына кермәгән? “Әни”, ди бит, әни... Әни булырга әзер түгел бит ул, һич түгел...
 
- Мин әни түгел, ә Рауза апа... Миңа апа, диген. Ә әниең ... ул еракка киткән, кайтып кына өлгерә алмый әле. Кайтыр ул, көт яме. Кайтыр...
 
Ак бантик таккан, мәктәп формасы кигән нәни кыз бала “нигә алдашасың”, - дигәндәй, аңа ышанмыйча карап торды. Сумкасы җирдән сөйрәлә, юньле тәрбия , ашау эләкмәгәне әллә каян күренеп тора. Үзе юка гына, өрсәң очып китәр шикелле. Бакыйлыкка күчәсен белгән анасының гомере кыска булуына бер үзәге өзгәләнсә, балаларының ятим каласын белеп тагын бер өзгәләнгәндер. Тиккә генә бала тугач “әти-әниле, алтын канатлы булсын”, дип теләмиләр шул. 
 
Ул баланы җитәкләп алып керде дә чәй эчерде, дәрес әзерләргә утыртты. Аның тырыша-тырыша дәфтәр битенә туры сызыклар сызганын карап утырды. Үзе дә шулай сызды микән? Беренче сыйныфта укыган чакларын исеннән чыгарган инде ул.
 
- Әтисе кайда икәнен белмәс бит, – дип уйлады.
 
Кәрәзле телефоннар юк чак, тиз генә шылтыратып та булмый. Каян белсен? Кая икәнен әйтеп язу калдырырлык түгел бит әле ул.
 
Кич белән бик борчылып әтисе килеп җитте.
 
- Кызым өйдә юк. Каян эзләргә дә белмим. Алай-болай сездә түгелме? – диде ул. 
 
- Миндә. 
 
- Сез алдыгызмы әллә? Бик зур рәхмәт инде.
 
- Юк, ул үзе мине эзләп килде. Сез берүк берәр туганыгызга күз-колак булырга кушыгыз инде. Туганнарыгыз бардыр бит?
 
- Сезгә бик зур рәхмәт инде. Иртәгәдән озайтылган көн группасы эшли башлаячак. Бүтән сезне борчымабыз. Тик... 
 
- Бүтән берни дә әйтмәгез. Минем эшем бар.
 
Ул аның ни әйтергә теләгәнен дә тыңлап тормады.
 
Аллага шөкер! Үги ана булыр өчен үстердемени аны әти-әнисе? Балалы кешенең кулы бәйдә .Бер генә түгел, икәү бит! Әле анысы ниндидер, күргән юк. “Яшь тә ике ай”, диде бугай. “Нишләп бу баланы ир кеше кулына ташладылар микән? Әнисенең туганнары кайда ?” - дигән уйлар бер-бер артлы башыннан үтте. 
 
Ахыры берничә көннән.
 

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 30.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»