поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.04.2015 Мәдәният

Түбән Новгородта “Дуслык күпере” фестивале узды (ФОТО)

17 апрель көнне Түбән Новгородның Тимерьюлчылар сара¬енда “Дуслык күпере” (“Мосты дружбы”) III өлкә фестивале кабат күптөрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды. Фестивальне, гадәттәгечә, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы һәм Канавин районы администрациясе белән берлектә оештырды.

Бу чараның кызыклы, матур булып узачагын шәһәр халкы белә инде, шуңа да залны тутырып диярлек җыелды. Фойеда төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәткән күргәзмәләр оештырылган иде, теләгән кеше милли бизәкләр төшерелгән савыт-саба, сувенирлар, чәк-чәк, өчпочмак ише милли ашлар сатып алды. Әлбәттә, күрешүләр, аралашулар күп булды.

Фестивальне ачып җибәреп, алып баручы сәхнәгә өлкә хөкүмәте вәкиле Сергей Тарасовны һәм РНКАТНО рәисе урынбасары Шәмил Мансуровны чакырды. Сергей Михайлович бар халыкны да бу милләтләр бәйрәме белән котлап, өлкә хөкүмәтенең, шәхсән губернатор Валерий Шанцевның котлау сүзләрен җиткерде. “Безнең өлкәдә күптөрле милләтләр гасырлар буе дустанә мөнәсәбәттә яшиләр, ә мондый фестивальләр аларны тагы да ныграк берләштерүдә мөһим чара булып тора”, - диде ул һәм “Дуслык күпере”нең төп оештыручысы булган өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясенә рәхмәтен белдерде. Аннары алар Шәмил Нариманович белән бергәләп барлык милли оешмалар рәисләренә милли гореф- гадәтләрен, туган телләрен саклап үстерү юлында куйган хезмәтләре өчен өлкә сәясәт министрлыгы һәм автономия исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе Марат Юнисов, Кызыл Октябрь районының мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин һәм Спас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синева да бар иде. 
 
Концерт программасын Спас үзешчәннәре матур чыгышлары белән башлап җибәрделәр. Аннары украин, белорус, әрмән, азәрбайҗан, чуаш, үзбәк, корея халыклары үз иҗатларын күрсәттеләр. Әрмән кызларының чыгышы, һәрвакыттагыча, искиткеч булды. “Туган як моңнары”, “Мирас” ансамбльләре профессиональ чыгышлары белән тамашачыны сөендерделәр. Кызыл Октябрь районының җыелма хорының чыгышы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Спас районы Татар Моклокасының “Сәрвиназ” фольклор төркеменең чыгышы да матур булды. Ә тулаем алганда, районнардан килгән үзешчән коллективлар күп булмады, татар җыры, татар моңы аз яңгырады бу юлы. 
 
Ахырда барлык катнашучыларга автономия исеменнән бүләкләр тапшырылды. Тәнәфестән соң, кичәнең икенче өлешендә талантлы егетләребез Радик Яруллин һәм Айрат Сафин зур концерт бирделәр. Алар икесе дә чыгышлары белән безнең өлкәдән – Радик төбе-тамыры белән Зур Рбишчадан, ә Айрат Сафин Сафаҗайдан. Шуңадыр да концертлары зур кызыксыну уятты һәм өлкәнең татар авылларыннан да тамашачылар күпләп килгән иде. Ә тулаем алганда, тамашачының 80 проценты яшьләр булгандыр, чөнки бу җырчылар бүгенгә безнең яшьләрнең кумирлары. Концерт барышында зал Радик белән Айрат башкарган җырларның барысына да кушылып җырлады, алкышлар тынмады диярлек. Җырчылар икесе дә күп кенә популяр җырлар да, әлегә яңа булганнарын да башкардылар. Яшь җырчы, тагы бер талантлы кызыбыз Айгөл Рәхимова да үзенең матур, моңлы тавышы белән тамашачының күңеленә кереп калды. Шулай ук безнең яклардан булган Мәскәүдә яшәүче талантлы җырчы DJ Ниязның чыгышын халык кайнар алкышларга күмде, ул популяр татар җырларыннан попурри башкарды. Ә тулаем концертны Казан егете, “Татар радиосы”ның алып баручысы Айваз Садыров бик оста, кызыклы итеп алып барды. Халык бу концерттан бик канәгать калды, артистларга байтак кына чәчәкләр бүләк иттеләр, ә инде концертның төп оештыручысы булган автономиягә, шәхсән аның каршында эшләп килүче “Шатлык” клубы җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллинага зур рәхмәтләр белдерделәр. Рәхмәтнең иң олысын татар авылларыннан килгән тамашачылар әйтте, чөнки нәкъ аларга автономия үз исәбеннән 200дән артык билет алып бирде.
 
Ә яшь талантларыбызга без уңышлар телибез һәм аларны зур сәхнәләрдә күрербез дип ышанып калабыз. 
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 

Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»