поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
29.04.2015 Шоу-бизнес

Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырган

Әле генә дөнья күргән “Рәхмәт” исемле клибында Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырып үтерә.

– Илназ, андый кеше тәмуг кисәве булачак бит, ник алай эшләдең?

– Сюжет буенча, кыз образы юкка чыккач, егет канистрдан бензин салып үзенә ут төртә. Кыз бала кояш чыкканда эреп югала. Бу клип тамашачылар тарафыннан бик авыр кабул ителәчәк. Күпчелек татар клибларында сюжет линиясе төп-төгәл бара, әмма мин алай эшләргә яратмыйм. Фәлсәфи җырдан соң әз генә уйланырга да кирәк. Аллага ышанам, Коръән ашлары уздырам, догалар укыйм.

– Шулай да, үз-үзеңне яндыру ярамый бит инде?!

– Әлбәттә, ярамый. Әмма кыз югалгач, егет шундый карарга килә.

– Кыз образы ник югала соң?

– Бу иҗат кешесенең музасы булырга мөмкин. Җанлы кеше образы түгел. Клипта без бер-беребезгә кагылмыйбыз да, карамыйбыз да.

– Яндыргач, егет нәрсәгә ирешә?

– Андый сорау куелмый, моны тамашачы үзе уйлап бетерергә тиеш. Мәгънәсен ул үзе генә күрә ала.

– Бу мәгънәсез клип түгелме?

– Кемдер мәгънәсез дип саный икән, ул да хаклы.

– Бүтән төрле сюжет башыңа килмәдеме?

– Төрле вариантларны уйладым. Әмма тамашачының маңгаена бәрә торган клип ясыйсым килмәде.

– Тәмугка ышанасыңмы?

– Әйе.

– Бу клип өчен сине шунда яндырмаслармы?

– Юк.

– Үзеңне ничек рәткә китерәсең?

– Иҗатка күмелеп, гитарада уйнап, китаплар укып, тынычлыкта утырып.

– Өйләндеңме әле?

– Юк. Йөргән кызым бар.

Илназ Сафиуллин белән сөйләшеп бетергәч, “Туган авылым” мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем.

– Илнар хәзрәт, Илназ Сафиуллин “Рәхмәт” исемле клибында үз-үзен яндыра, болай кыланырга ярыймы?

– Якынын югалту белән кеше үзен үтерсә, димәк, бу кеше зәгыйфь, үз-үзенә хуҗа түгел дигән сүз. Үз-үзеңне үтерү динебез буенча зур гөнаһ санала. Болай эшләргә ярамый.

Кемнедер Аллаһы Тәгалә алган икән, Аңа шөкер кылабыз: “Йә, Раббым, Үзең бирдең, Үзең алдың. Иннәә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигун”, – дибез. Бу дөньяда югалтусыз булмый. Аллаһы Тәгалә: “Без сезне малыгызны, җаныгызны, якыннарыгызны алып, уңышсызлык белән сынарбыз”, – ди. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, алардан алдарак балаларыбыз, хатын-иребез үлеп китәргә мөмкин. Мондый вакытта үзеңне кулда тота белергә тиешсең. Безнең өчен иң беренче урында Аллаһы Тәгалә булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләне югалтмаска кирәк, бу иң зур фаҗига.

Клипта исә үз-үзеңне яндыруны образ дисәк тә була: сөйгәнең югалгач, син мәхәббәттән көеп яндың, көлгә, күмергә әйләндең. Ләйлә белән Мәҗнүн стилендә. Ислам дине яратуны инкарь итми, әгәр ул әдәпле кысаларда булса. Бер гарәп шагыйре яза: “Сөйгәнемне, әгәр аңа кагылмасам, күбрәк яратам. Ул шундый чиста, мин аңа кагылырга да куркам. Чиста булганга, бозылмаганга күрә мин аны көннән-көн ныграк яратам”, – ди. Аллаһы Тәгаләне ярату хисе көчлерәк булса, калган хисләрне җиңәргә мөмкин.

 


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы